Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем бабам

Шаһиәхмәт улы Вәлиәхмәт бабам – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтларны кичеп, туган авылына исән кайтучы солдатларның берсе ул. Ләкин мин сугыш ветераны турында түгел, ә хөрмәтле һәм барыбыз белән дә яраткан бабам хакында язарга телим.

Әлфия ШАҺИЕВА әзерләде

Минем бабам Кайбыч авылында туган. Зарыгып көткән улларын әтисе һәм әнисе шатлыктан яшьле күзләре белән каршы ала. Мулла чакыртып, Вәлиәхмәт исеме кушалар. Гарәп теленнән «Аллаһының тугры колы» дип тәрҗемә ителә. Ә татар телендә «тугры һәм игелекле кеше» дигәнне аңлата. Чыннан да, исеме җисеменә туры килә – гомеренең соңгы сулышына кадәр рәхимле, юмарт һәм шәфкатъле була. Ләкин бәхетләре озакка сузылмый шул. Әтисе Шаһиәхмәт вафат була, ә әнисе баланы асрамага бер әбигә калдыра да Свердловск якларына кияүгә чыгып китә. 
Вәлинең тормышы әнә шулай башлана.

Биш яшендә Вәлиәхмәт Иске Чәчкаб авылына – Сабировларга килеп эләгә. Аларда – Әшрәф абый һәм Сәүдә апа гаиләсендә, аларның балалары белән тәрбияләнеп үсә.

Кечкенәдән эш сөючән була. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Ә тиздән озын буйлы, кара чәчле, яшел күзле чибәр егет үскән нигезеннән ерак китмичә, күршедә генә йорт салып чыга. Шулай яшәгәндә, берсендә Чирмешән авылына эш буенча юл тота.  Кире юлда кайтканда шат күңел, көләч йөз белән кайта. Моның сәбәбе – бер гүзәлгә гашыйк була. Күп тә үтми алар өйләнешәләр. Бәхеттә-сәгадәттә кыз бала үстерәләр. Әмма бергә гомер кичәргә насыйп булмый. Ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыга да, хатыны кызы белән Чирмешәнгә кире кайтып китә. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк. Вәли дә шулай уйлаган, күрәсең. Бу авыр чорне ул сабырлык белән үткәрә. 

Колхозда эшләп йөргәндә, авылдашы Фатыймага күзе төшә. Моңарчы ничек күрмәдем икән дип уйлап куя... Кыз да карышмый, бөркет кебек егетне үз итә. Тиздән кызыл туйлар уздырып кавышалар. Бер-бер артлы ике сабыйлары дөньяга килә: Фәрит һәм Фәридә. Әти-әни бәхетен татып, гөрләп яшәп ятканда, илебездә сугыш башлана...

 Шаһиевлар гаиләсен дә бу коточкыч афәт әйләнеп узмый. 1941 елның җәендә почта ташучы Вәлиәхмәткә дә повестка китерә. Фатыйма иренең сугышка китәчәген белгәч, үзен кая куярга белми. Үзе өчен дә курка ул, балалары өчен дә, бигрәк тә ире өчен. Ләкин нишли аласың: тешен кысып, Вәлиен Ватанны сакларга озатып кала. Вәлиәхмәт ул чакта утыз биш яшьтә була. Аны Ленинград шәһәрен сакларга җибәрәләр, сапер булып хезмәт итә. Аңа фашистлар куеп чыккан миналарны табу бурычы йөкләнә. 

Куркуның күзләренә тутырып караган кеше ул минем бабам. Ул һәрдаим искә алган, күңелендә тирән эз калдырган вакыйга бар. Фронтташ иптәшләре белән кышкы салкында өч көн һәм өч төн урман арасында ятуын сөйли иде. Башкалар белән элемтәне югалталар – камалышта калалар... 

1943 елда ул бер кулын югалта. Шул ук елны туган авылына әйләнеп кайта. 

Сугыштан кайткач, тормышы икегә бүленә: холкы үзгәрә, катылана, кырыслана... Өлкән бригадир булып эшли башлый. 

Көннәрнең берендә урамда ике артель сугыша. Вәлиәхмәт бабам кыю була – боларны аера. Ә артельдән берсе тота да аны судка бирә... 
Бабай үзенең гаепсезлеген раслый алмый, суд аны ике елга төрмәгә утыртырга карар кыла. Ул, моннан да куркынычрак хәлләрне күргән кеше буларак, төшенкелеккә бирелми. 
Ике айдан инде кайтып та төшә – аны аклыйлар. 
Соңгы елларда аның өчен иң сөенечле хәбәр – улы тууы була. Фәһим дип исем кушалар. (Ул – киләчәктә минем дәү әтием булачак!) Шатлыгының чиге булмый. Шушы бала аңа берникадәр көч өсти. Бригадирлыктан киткәч, янгын сүндерү бүлегендә каравылчы булып тора Мәчетне дә ул карый. Һәр җомга бабайлар килгән төшкә, мичкә ягып, мәчетне җылытып куя. Мәчет тирәсендәге сынган, каерылган рәшәткәләрне яңарта. 

Балаларының да кечкенәдән үзе кебек эш сөючән булып үсүләрен тели. Шуңа да төрле кул эшләренә, бигрәк тә итек ямарга өйрәтә. Балаларына карата шактый кырыс була ул, аларда әти сүзе закон саналган.

Бабама авылдашлар, яшь чактарак Вәли абый дип, өлкәнәя төшкәч, Вәли бабай дип эндәшкәннәр. Бер кулсыз булганга, «чулак Вәли» дип тә йөрткәннәр. Әмма бер куллы гына булса да, бөтне эшкә дә бик оста була ул. Агачтан урындык, пычак, кашык, пычкы һәм башка йорт өчен кирәк-яраклар ясый. Печәнен дә чаба, кадагын да каг – өлгер һәм җитез була. Кибеткә гел үзе йөргән. Аннан өйдәгеләргә йә бер тартма прәннек, йә бер төргәк кәнфит күтәреп кайткан. 

Вәлиәхмәт бабамның гаиләсе бик зур була. Бер йортта тугыз кеше яшәгән: әби белән бабай, улы (дәү әти) белән килене (дәү әни) һәм биш онык. Алар һәркөнне кичке ашка бәрәңге боламыгы ашаганнар. Килен кеше боламыкны пешереп, табаны өстәл уртасына куйган да, барысына әле генә савып кергән сөт салып биргән. 

Шул чаклардан безгә кадәр килеп җиткән бер вакыйганы безгә гел сөйлиләр. 
Гадәттәгечә бабайлар гаиләсе шулай кичке ашка дип өстәл янына җыела. Минем әтием ул чакта яшүсмер була һәм ул үзенчә шаяртып, бабайны үчекли башлый. Бабай йомшак тавыш белән аның тик кенә утыруын сорый. Тиздән табынга әле генә пешкән, кайнар бәрәңге чыга. Ә әти шаяруын дәвам итә... 
Бабай шунда түзми: әтинең маңгаена бер кашык бәрәңге ыргыта. Берничә секундка табын янында тынлык урнаша. Аннан әти сикереп торып йөгерә. Әби бабайны орыша, ә башкалар көлешә... Сугыштан кайткан кеше юаш булмый инде ул. Тик бу усаллыктан бигрәк балаларны тәрбияләү ысулы була – әтием гомерлек сабак ала. Өлкәннәрне ихтирам итүнең ни икәнен бездә яхшы беләләр. 
Ә бабай кырыс кына түгел, шаян да була. Мәсәлән, бер киявен урысчалап «Господин» дип йөртә. Аңа нигә шулай әйтүе дә сер түгел бездә... 
 
 2003 елның 10 ноябре. Рамазан уразасының 14 нче көне. Кояш кыздырмый – ураза тотарга күпкә җиңелрәк. Әмма Вәли бабам бу вакыт инде ураза тота алмаган. Сиксән тугызын тутырган инде ул бу вакытта! Иртә белән килене дөге боткасы салып, чәй ясап биргән дә үз эшләре белән шөгыльләнгән. Бабай янына улы – дәү әтием белән – утырып чәй эчкән. Дәү әти шунда бабайның кружкасын өстәлдә таба алмавын, бармаклары белән кабалана-кабалана эзләвенә шакката. Ул шунда бабайның сукырая башлавын аңлый... Бу хакта хатынына да әйтә, тик дәү әни аны-моны сизмим, ди. Шулай көн уза. Кояш байый. Уразалылар дога укып, авыз ача. Намазларын, аннан тәравихларын укый. Кичке унберенче яртылар җитә. Вәли бабай шул вакытта соңгы сулышын ала...

Минем бабам көчле рухлы, олы йөрәкле, тормыш авырлыкларына бирешмәгән, бер кулсыз да яшәргә өйрәнгән кеше. Язмыш аны бишектән үк сыный. Алдан шулай озын, кыенлыклар белән тулган, катлаулы тормышка әзерләгән, күрәсең. Дөнья юашларны, куркакларны кызганмый. Кыю һәм чыдам кеше генә гомерен байрак күтәреп барган сыман уздыра ала. Вәли бабай нәкъ шундыйлардан. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар