Логотип
Гореф-гадәт

Талак, талак, талак!..

Соңгы вакытта «никах яңарту» дигән сүз ишетелә башлады. Нәрсәне аңлата ул?
– Иң элек нәрсә соң ул никах дигән сорауга җавап бирик. Никах – ул килешү. Ир-ат белән хатын-кыз берсе – ир, икенчесе хатын булырга килешәләр. Никах ул гыйбадәт түгел, күбрәк сату-алу, алдым-бирдем кебек килешү. 
Килешү ничек бозылырга мөмкин? Үзеннән-үзе ул ике очракта гына бозыла:  ике якның берсе вафат булса яки ике якның берсе ислам диненнән чыкса. Мәсәлән, ир (яки хатын) христиан диненә күчә икән, ике арадагы никах бетә.  Кайчакта ислам дине кабул иткән булып, яшьләр никах укыталар, аннан, яши башлагач, ире (яки хатыны) кире үз диненә кайта – бу очракта да никах юкка чыга. Хаталарын аңлап, дингә әйләнеп кайткан очракта, бу парга яңадан никах укыла. Бу – никах яңарту, дөресрәге, яңадан уку була. 
Килешү тагын ике якның теләге белән бозылырга мөмкин. Мәсәлән, ир кеше хатын-кыздан канәгать түгел: ул аны аерып җибәрә. Моның өчен  «талак» дигән сүз әйтү җитә. Әгәр бу сүзне рәттән өч тапкыр әйтсә, ир хатыныннан мәңгегә аерыла. Моны катгый талак? диләр. Ашыктым, ялгыштым, дип, хатынына кабат өйләнергә теләсә, җәмәгате иң элек башка кешегә кияүгә чыгарга, аның белән җенси якынлыкка керергә, аннан яңа ире хатынны аерырга тиеш. Шул чакта гына беренче ире аны кабат үзенеке итә ала. 
Әгәр дә «талак» бер яки ике тапкыр әйтелсә, хатыны вакытлыча гына аерыла:  бу очракта ул башка кешегә дә кияүгә чыга ала яки ире гафу үтенсә, «онытыйк» дисә, кире аңа да кайтырга мөмкин – яңадан никах укыталар да, бергә булалар.  
«Талак»ны башка сүзләр дә алыштырырга мөмкин. Мәсәлән, «бүгенге көннән син минем хатыным түгел» дию дә «талак» сүзенә тиң. Хатын-кыз кайчак: «Китәм дә барам, синнән яхшыракны, юньлерәкне таба алмаммы әллә?!» – ди. Ире шул вакыт: «Бар, бар, дүрт ягың кыйбла», – ди икән, бу инде «талак» дигән сүз. Өч ай эчендә ул әле хатыны белән яңадан кавыша, аны никахсыз да үзенә кайтара ала. (Кайтаруга гафу үтенү, сөйләшү, үбешү-кочаклашу, якынлык кылу керә – сез инде кабат бергә дигән сүз.) Өч ай узганнан соң гына аралар җылынса, бу очракта инде никах укытырга – никах яңартырга кирәк.
Никахны кемнәр, ни өчен яңарта соң? Кайвакыт кешеләр ачуланышканда, югарыда китерелгән шушы сүзләрне әйтеп куялар. Хатын, чыгып китеп, бер-ике ай әти-әнисендә торып ала. Шуннан соң бу пар яңадан кушыла. Һәм, «безнең никах инде беткәндер», дип, яңадан никах укыта. Ә болай матур гына яшәгән җирдән никах яңарту кирәкми. Ул матурлык, хисләрне яңарту, яшь чакларны искә төшерү өчен ярый. Шәригать ягыннан аның мәгънәсе юк, ул бернәрсә бирми, өстәми. Кайберәүләр: «Әй, без яшь чакта дөрес укылмагандыр инде ул», – ди. Шаһитлар да булмады, мәһәр дә бирелмәде, әти-әни аны безсез генә укытты, без белмичә дә калдык, диләр. Совет чорында кавышканнар шулай яңартып алса да була: чыннан да, аларның никахы дөрестерме, юктырмы – кем белә?!
 
Хыянәт булган очракта, никахны яңарту мәҗбүриме?
– Беренчедән, ислам динендә хыянәт дигән нәрсә бөтенләй булырга тиеш түгел. Мөселманнарда хыянәт – ул җинаятькә тиң. Җинаятьнең зурлыгын җәзага карап билгеләргә була. Бу очракта исә үлем җәзасы каралган, аның да авыры, газаплысы: мондый ирне яки хатынны таш белән бәреп үтерергә диелгән. Бездә бүгенге көндә, әлбәттә, берәүне дә таш белән бәреп үтермиләр, димәк, андый кеше җәзаны теге дөньяда алачак. Хыянәт – гаиләне тарката. Бу очракта, кеше  үзе дә, аның белән очрашып йөргән теге хатын-кыз яки ир-ат та, аларның  балалары да бәхетсез булачак. Гаилә таркалгач, әти-әни белән үсмәгәч, бу балаларның тәрбияләре дөрес юлдан китми. Шуңа күрә хыянәт  җинаятькә тиң дә. 
Тик исламда хыянәт юк дигән сүз, җәмгыятьтә юк дигән сүз түгел. Әгәр андый хәл булган икән, моны онытырга тырышырга кирәк. Бер-береңне гафу итә алсаң, әлбәттә... Дин юлында булмаган ир-атларның күбесе яшь чакта читкә күз ата, йөри инде ул. Табигатьләре шундый аларның. Ирләренең йөргәнен хатыннары күп вакыт белми дә кала. Мәчеткә намазга килгән егетләр арасында: «Хатыныма хыянәт иткәнем булды. Намусым борчый – сөйләргәме икән аңа бу хакта?» – диючеләр бар. «Булган – беткән, тәүбә итәргә дә онытырга һәм моңа  кире әйләнеп кайтмаска кирәк», – дим. Сизмичә калган икән, аны хатынга хәзер белгертмәсәң хәерлерәк. Белсә, әйткәнемчә, гаилә таркалуы бар: синең инде тәүбә итүеңне, бүтән бу адымга бармавыңны хатын-кыз аңлап бетермәскә мөмкин.  
Инде хыянәт аркасында никах яңарту турында. Хыянәт никахны таркатмый, аңа  карап никах бетми. (Никах шул чагында юкка чыгарга мөмкин, әгәр ир (яки хатын) бу гаебен казый каршында таныса һәм ул аларны аерса). Хыянәттән соң кешегә рухи яктан зыян килә, үзенә, хисләренә. Күңелдә туган шушы авырлыктан котылу өчен кайберәүләр никах укытып, аны яңартып алалар.  Бу очракта аның мәгънәсе бар. Әмма, иң мөһиме: тәүбә итәргә кирәк, тәүбә итсәң, Аллаһы Тәгалә гафу итә ул. 

Ир-атның озак вакыт командировкага китеп эшләүләре гадәти күренеш хәзер. Кемдер ике-өч айга китә, кемдер ярты елга... Озакка аерылып тору никахны бозмыймы? 
– Хатын-кыз казыйга барып: «Ирем югалды, мине тәэмин итми, башка болай яши алмыйм», – дип, әйтмәсә, озак күрешмичә торудан никах бозылмый. Хәтта аерым торуларына бик озак, әйтик, егерме еллап вакыт узса да. 
Ире белән үпкәләшкәннән соң, ул: «Мин сине аермыйм, син минем хатыным», – дип торса, кумаса да, хатын төенчекләрен җыеп, әти-әнисе янына кайтып киткән очраклар бар. Мондый чакта да никах бозылмый: алар кабат кавышсалар, аны яңарту кирәкми. Бездә, гадәттә, шулай була: хатын, «аерылам» дип иреннән китә (дин буенча исә бу сүзне бары тик ир-ат кына әйтә ала!), бераз вакыт узгач, бу хатын икенче кешегә кияүгә чыгарга җыена. Чыга да. Чынлыкта, ислам дине буенча, ул әле һаман беренче иренең хатыны булып санала. Кабат кияүгә чыкканда укылган никахы шуңа күрә дөрес булмый. 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар