Иде... Шундый кыска гына сүзне дә әйтә алмый торган чаклар бар тормышта. Әйтергә тел әйләнмәгән. Акыл аңласа да, йөрәк кабул итмәгән. Күңел ышанмаган... Югалту белән беркайчан да җиңел генә, тиз генә килешеп булмый шул. Бигрәк тә ул синең якыннарыңа кагылса... Алар да хәзерге заманда сөйләгән җирдән, ялгышуларын аңлап, кинәт туктап төзәтеп куялар: «Иде...»