Логотип
Арабыздан беребез

Венераның таяну ноктасы

– Утыз секунд... Егерме... Ун... Башладык! 

– Утыз секунд... Егерме... Ун... Башладык! 
Турыдан-туры эфирда 26 минут озакмы-түгелме? Ток-шоу алып бару өчен ничә ел әзерләнергә кирәк? Студиядә чакырылган кунактан ничек фикерен суырып алырга? Татарча ток-шоу башкалардан аерыламы-юкмы? 
Һәр кичне үз аягың белән ут эченә – пожарга (турыдан-туры эфирда эшләүне ул үзе шулай чагыштыра) атлап керү өчен кайдан көч алырга?


 
Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалында эфирга чыгучы «Таяну ноктасы» социаль-иҗтимагый мәгълүмати-аналитик тапшыруының алып баручысы Венера АИТОВА (ИВАНОВА). Һәр көн саен диярлек безнең өйләргә: «Хәерле кич! Исәнмесез!» – дип килеп керүче Венера үзенең тормышындагы бик күп нәрсәне язмыш бүләге – бәхет дип саный. Без бүген аны бәхетле итүче шушы БӘХЕТЛӘР хакында да сөйләшәбез. 
 
Тапшыру әйбәт килеп чыккан икән, бу – команданың уңышы.
 

Беренче бәхет

– «Нәүрүз гүзәле» Иванова фамилияле була алмый», – дигәннәр... Жюри шундый нәтиҗә чыгарган. Моны миңа соңыннан әйттеләр. Югыйсә районда да, зона бәйгесендә дә җиңеп чыккан идем. Хәтерем бик калды ул чакта. Авылда фамилиямә игътибар иткән кеше юк иде бездә...
Арсентий бабасы Иванов фамилияле була аның. Венера аны яхшы хәтерли: озын буйлы, баһадир гәүдәле, зәңгәр күзле... Укымышлы! Гомер буе Сарман һәм Минзәлә районнарында мәктәп директоры булып эшләгән, ялга чыккач, умарталар тоткан. Зур хәсрәтләр кичерсә дә, йөзеннән елмаю китмәгән Хәдичә әбисе балаларына татар исемнәре кушкан, аларны мөселман итеп тәрбияләгән. (Телевидениедә эшли башлагач, Венера Рамил кызына: «Бәлки эфирга Иванова булып чыкмассың, псевдоним алырсың?» – дип әйтеп карыйлар. Шунда кинәт кенә унынчы сыйныфта укыган чагы, «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә катнашуы искә төшә... «Юк, үзгәртмим!» – ди ул,  кырт кисеп.)
Үзенә зур йогынты ясаган кешеләрнең берсе дип, әнисенең әтисен – Фәйзи бабасын саный Венера. Бер авылда яшәгәч, аларга ешрак күрешергә, күбрәк аралашырга насыйп була. Брежнев шәһәрендә үсәсе Венера Зәй районы Бигеш авылы кызы булып китә шул. Әти-әнисенең беренче баласы ул. Кызчыкларының авырып китүе аларны шуңа да зур хафага сала. «Авыллар әнә ком ашап үсә, авырмый», – ди, тәмам гаҗиз булган әнисе табибка. «Анда яшәсәгез, сезнең балагыз да чирнең ни икәнен белмәс иде» – дип җавап бирә табиб. Шул сүз җитә! Ике айдан фатир алачакларын да оныталар, менә дигән эшләрен дә калдыралар – «малосемейка»дагы бүлмәне күршеләргә бүләк итәләр дә, көне белән авылга кайтып урнашалар. Югары белемле ике икътисадчыга эш, әлбәттә, анда да табыла. «Шәһәрдә яшәп калсак, мин, мөгаен, башка төрле булыр идем, – ди Венера. – Авыл кешесе табигатькә генә түгел, хакыйкатькә дә якынрак кебек тоела миңа. Калада үскән кешеләрне азрак кызганам да: алар ниндидер бер мөһим тирәнлекне татымый калган кебек». Өч ягыннан өч шәһәргә – Зәй, Түбән Кама, Чаллыга терәлеп утырган Бигешне гадәти авыл дию авыррак инде, әлбәттә. Әмма Венера үскәндә кала утлары авыл өстенә болай ук якын төшми торган була әле. Фәйзи бабасы белән Нурия әбисенең унбер оныгы алар – каникулда барысы да Бигешкә җыела. Ул җәйләр ничек күңелле узмасын?! Үзеннән бер яшькә генә кечерәк сеңлесе Айгөл белән әти-әнисенең иркәсе булып үсә Венера. Ә кызларның икенчесе дә инде мәктәп тәмамлаган елны әнисе аларга бик кадерле энекәш – Радикны алып кайта. 


 
– Әниләр Казанга күченгәч, ике әбием дә алар белән килде. Аннан Нурия әбине дә. Аларның бездәге бүлмәләре авыл өен хәтерләтә. Хәдичә әбием күптән түгел вафат булды. 92 яшендә иде... Ә Нурия әбием бүген дә өебезнең нуры! Мин якыннарымның кайсысына охшаган икән? Мөгаен, барысыннан да аз-аз гына нидер алганмындыр. Фәйзи бабам туры сүзле иде, ике төрле сөйләшә белмәде, шул ук вакытта юмор хисле иде. Әнием дә шундый... Әмма мин сүземне азрак сабыр итеп әйтергә өйрәндем. Холкым исә – әтиемнән. Мин дә аның кебек эчтән генә борчылам – тышка чыгармыйм. Күңелдә уйнаган бураннарны күпләр кайчак күрми дә кала. «Венераның һәрвакыт барысы да әйбәт аның», – дип уйлыйлар... 
Әти-әни, әби-бабайлар, туганнар – Венераның бәхете!
 
 

Икенче бәхет 

– Туры эфир алдыннан килгән кунаклар белән сөйләшеп торам. Уңайсызрак бастым, ахрысы, кинәт сизәм – туфли үкчәм сынды! Ул арада режиссер тапшыру башланырга калган вакытны саный башлады: «Утыз секунд, егерме, ун...» Нишләргә?! Әйтсәм – килгән кешеләр дә минем белән бергә дулкынланачак. 26 минут буе бер аякта диярлек басып тордым – бу хакта барысы да тапшыру тәмамлангач кына белде... Әйе, төрле хәлләр булырга мөмкин. Көн саен туры эфирда эшләүне Мәскәүдәге коллегалар юкка гына  «молотилка» дип атамый.  


 
2004 елдан бирле телевидениедә – балалар һәм яшьләр редакциясендә эшләп (без аны «Яшьләр тукталышы», «Яшьләр on-line» тапшырулары буенча таныйбыз), шактый тәҗрибә туплаган Венера «Таяну ноктасы» кебек җитди тапшыруны алып барырга әзер була инде. Әмма ток-шоу – башка формат. Эфирга чыгып, әзер текстны уку гына түгел ул, алып баручыдан бик күп сыйфатларга ия булуны таләп итә: югалып калмауны, киң эрудицияле булуны, тапкырлыкны, кайчакта – кискенлекне... Студиядә атмосфера тудыра белүне! («Татар телевидениесенә кайчак ихласлык җитми кебек миңа... Ул менталитетыбыз белән бәйледер. Бездә бит: «Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә», диләр, «Кеше ни әйтер?» дип уйлыйлар. Шуңа да эфирда кайчакта чын түгел, ә ясалма тормыш килеп чыга... Бала төшертүләр турындагы тапшыруда һәркем үз тормышын сөйләп китте шулай. Ачылдылар! Боз эрегән кебек булды ул... Бәлки кемдер: «Артык туарылып ташладым», – дип соңыннан үкенгәндер, әмма мин күрергә теләгән тапшырулар – шундый ихлас алар. Чирен яшергән – үлгән, дигән гыйбарәне онытырга ярамый безгә».)
Көн саен – яңа тема һәм син анда судагы балык кебек йөзәргә тиешсең. («Әзерләнгән вакытта темаларның һәрберсе катлаулы тоела. Узган ел, мәсәлән, тел темасы бик кискен торды. Дөреслеккә хилафлык та китермәскә кирәк,  профессияңнең чикләреннән дә чыкмаска, кешеләрне артык хискә дә бирелдермәскә... Тапшыруда катнашучылар сөйләгәннәр аларга зыян салмаска тиешлеген дә онытмаска. Басым ясамаска, үз фикеремне такмаска (ул хакыйкать була алмый!). Минем максат – теманы күтәрү, резонанс тудыру, чишү юлларын санап чыгу – тамашачыга уйланырга җирлек калдыру».) 


 
Татар телевидениесенең төп проблемасы – татарча әйбәт сөйләүче кешеләр табу аларга да кагыла. Әмма «Таяну ноктасы»на бу гына җитми – аларга проблеманы курыкмыйча сөйләүче, фикерле кешеләр кирәк! («Кайберәүләрнең тирәнлегенә шаккатам! Ә кемнәрнедер үзем өчен яңадан ачам. Төрле хәлләр була. Кайберәүләр текстны алдан язып, ятлап килә. Аны шул тексттан «чыгара» алсаң, ул әйбәт кенә сөйли башлый. Һәркем белән алдан контакт булдырырга тырышам, бигрәк тә студиягә беренче килүчеләр белән. Тик иң авыры – «киләм» дип вәгъдә иткән кешенең «югалуы», телефонын алмавы».) 
Тапшыруның дилбегәсе – алып баручы кулында. Вакыт чикле: кирәк дип тапкан урында сөйләүчене туктату – аңа бирелгән вазыйфаларның берсе. («Беренче тапкыр эфирда Миңгол абый Галиевны туктаткач, миңа: «Син кем соң әле аны бүлдерергә?» – дип хат яздылар... Кешене сүзен бүлеп туктату – минем өчен гел стресс. Безнең бит тәрбия дә шундый: өлкәннәр сөйләшкәндә бүлдермә, кысылма дип өйрәтәләр. Әйе, эфирда мин кырыс, каты күренәм, әмма тормышта күпкә йомшаграк») 
«Таяну ноктасы» кебек тапшыруны алып бару – ул әле социаль җаваплылык та. Венераны кайда гына күрсәләр дә, бер белмәгән кешеләрнең аның янына килеп, проблемаларын сөйли башлаулары хәзер гадәти күренеш. («Бер генә мисал. Яман шеш белән авыручылар турында тапшыру әзерләгән идек. Өмет уята торган итәргә тырыштык аны. Никадәр мөрәҗәгать итүче булды шуннан соң?! Ышаналар, димәк. Барысына да ярдәм итәсе килә дә бит...»)
– Кайчаннан бирле туры эфирда эшлим, әмма барыбер дулкынланам... Бу хакта бер тапшыруга килгәч, Салават абый белән дә сөйләштек. «Дулкынлану миндә дә бар әле, – диде ул. – Ул булганда гына уңышка ирешергә өмет бар». Эчке халәтеңне сиздермәс өчен үз өстеңдә эшләргә дә эшләргә кирәк, димәк... 


 
Үз өстендә эшләүдән Венераның туктаганы юк: Познер, Долецская кебек автор-алып баручылардан алып, чит илдәге коллегаларының инглиз телендәге интервьюларын бик күп карый, чагыштыра, үрнәк итеп ала, үз эшендә куллана. Магистратура тәмамлаган, диссертациясенең темасы да бүгенге төп эшенә бәйле. Яраткан эше – Венераның бәхете! 
 
«Булмый» дигән кешеләр белән аралашсам, мине мүк сарган кебек була.

 

Өченче бәхет 

Венераның исемен җыйсаң, узган елның көзеннән бирле интернет иң беренче чиратта «Венера Иванова кияүгә чыкты» дигән мәгълүматны бирә. Бөтен татар дөньясына билгеле атаклы Аитовлар нәселенә килен булып төште ул. 
– Аллаһы Тәгалә бөтен нәрсәне кичектерермен, әмма никахны кичектермәм, дигән бит. Безнең татарда: «Вакытында кияүгә чыгарга кирәк, югыйсә, утырып каласың», – дию бар. Чит ил журналларын укыйм: гаиләле булып та, үзен ялгыз тойган кешеләр кайда да күп хәзер. Балалары да бар. Ә мәхәббәт киткән... Ашыгып тормыш корганга, ди белгечләр. Чиләгенә күрә капкачы табыла: сиңа дигән кеше, һичшиксез, сиңа була. Кая китсен инде – ул да бит сине эзли... Динар белән гел бер юлларда йөреп торганбыз. Уртак дусларыбыз булган. Бер-беребезне көтеп җиткездек – очраштык менә... Мин хәзер аның фамилиясен йөртәм. Әнием бер генә җөмлә әйтте: «Яраткач, Нәбиуллинаны Ивановага да алыштырдым әле...»
Мин пешерергә һәрвакыт ярата идем. Әмма кемдер өчен әзерләү бөтенләй башка икән... Җирдә үз парыңны табу – бәхет ул...
 


Дүртенчесе

 Михаил Лабковский, Уильям Пол Янг, Карлос Кастанеда, Сергей Довлатов, Элизабет Гильберт, Айн Рэнд,  Курбан Саид, Нурихан Фәттах, Клара Булатова, Равил Фәйзуллин, Эльмира Җәлилова... Бер язучыдан икенчесенә, өченчесенә күчәбез – укыган китаплары хакында Венера бертуктамый сөйли ала! 
– Китаплар мине үзләре эзләп таба, – ди ул. – Психология белән бәйле китаплар белән 19 яшьтә ук кызыксына башладым. Бүгенгедәй тренинглар юк иде бит әле – шуңа да ул китапларны су урынына эчтем. Мин беркайчан да бер авторның гына карашын укымыйм. Анысыныкын да белергә кирәк миңа, монысыныкын да. Бу китаплар миңа үз өстемдә эшләргә, үз-үзем белән дуслашырга ярдәм итә. 
Китапларны яхшыга һәм начарга бүлү белән риза түгелмен. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабын кемнәрдер бөтенләй юкка чыгарды менә. Алар тормышта ак һәм караны гына күрә, ә башка төсмерләрнең яшәргә хакы юкмыни? Алай була алмый бит. Мин үзем бу әсәрне укыгач, сабырлык төшенчәсе турында уйландым. Юк, түзү түгел бу, барысына да рәхмәтле булып, тормышны яңадан башлау. 


 
Китапларга, укуга мәхәббәт уятканы өчен укытучым Мәдинә апага рәхмәтлемен. Яңа кеше белән танышканда, аның ул китапны да, монысын да укымаганын белсәм, югалып калам, ә мин аның белән нәрсә хакында сөйләшермен соң, дип уйлыйм. Дусларыма китап бүләк итәргә яратам. Аны озак итеп сайлыйм, китап аша кеше күңеленә дә ачкыч табам кебек тоела... Өстәлеңдә укырга яңа китап булу – бәхет ул...
...«Сәләт», «Алтын каләм», дуслар, сәяхәтләр, ул күргән илләр, уйнаган рольләр («Тузган торактан күчкәндә», «Ак чәчәкләр» белән генә тәмамланмаячак, киләчәктә, һичшиксез, тагын булачак әле алар!), Мәскәүнең Кремль сарае кебек мәһабәт биналарда узган концерт-тамашаларны, Татарстанда барган халыкара һәм республика күләмендәге чараларны алып бару, остазлар киңәшләре... Болар барысы да Венераны бәхетле итә! «Ул бүген яши!» – диләр дуслары аның хакында. Бүгенге заманда күбебезгә җитми бу сыйфат...
 
 Сине алга илтүче көчләрнең берсе – тормыштан тәм таба белү! 
 
Язмага кермәгән юллар
* Инстаграмда фотоларым бар, әмма сез анда барлык сәяхәтләремне, дуслар белән һәр очрашу-күрешүне, иң мөһим вакыйгаларны тапмассыз. Әгәр инстаграмың тормышыңа караганда кызыграк була башлый икән, шәхес буларак югаласың. Чама булырга тиеш. Минем өчен ул тормышның бер өлеше генә һәм иң яхшысы түгел.
*Минем өчен ничек йоклап китү бик мөһим: борчулы уйлар, начар кәеф белән иртәрәк ятып йоклаганчы, канәгать булып, соңрак ятуны дөресрәк дип саныйм. 
* Мәктәптә укыганда Айгөл белән икебезне әти Зәйгә – каратэ түгәрәгенә йөртте. Аннары айкидо белән шөгыльләндем – кызыл билбавым да бар(көлә). Аның фәлсәфәсе ошый миңа. Айкидо – үзең һөҗүм итү түгел, сиңа һөҗүм итүченең көчен кире үзенә җибәрү генә ул. 
* Дус кызларым: «Син җиңел генә җыенып, тиз генә каядыр чыгып китә аласың», – дип аптырыйлар. Бу җиңеллек узса, яшьлек китә дип уйлыйм... Ашыгып чыгып киткән кебек тоелсам да, барысы да бөтен нечкәлекләренә кадәр планлаштырылган була минем. Һәр илдә эшлисе килгән биш әйберне язам башта. Дус кызым белән Венага барып кайттык менә. (Кечкенә багаж белән билетларыбыз нибары 1200 сумга төште!) Барысына да өлгердек: Бельведерда булдык, Густав Климтның атаклы «Үбешү» картинасын күрдек, Вена операсын тыңладык... 
* Сәяхәтләр миңа илһам бирә. Бер урында озак утыра башласам, калыплашам кебек тоела. Очкычка утырып очып китәсең дә, бөтен нәрсәгә өстән карыйсың: проблема кебек тоелган мәшәкатьләргә, көндәлек ыгы-зыгыга... Шушы хис – кайчак тормышка азрак өскә менеп карау – күп кешегә җитми кебек. 


 
* Тел белү дигәннән. Бервакыт шулай тапшыруда бер сүзне оныттым. Испанча хәтерлим, инглизчә, русча, ә татарча юк! Баштагы компьютер буталды... Татарча начар белгәнгә түгел бу – башка телләрне тагын да камилләштерү кирәк дигән сүз генә.
* Вакыт җитми бит инде: эшкә барганда да, кайтканда да автобуста иң арткы утыргычка утырып гел йоклап бара идем. Берсендә үземне фотога төшергәннәренә уянып киттем. Таныйлар иде инде. Шәхси тормышыма кагылу, үземнеке генә булган мәйданга керү дип кабул иттем моны. Шулвакыт: «Начар гына булса да, бер машина алырга кирәк», – дип уйладым. 
* Казан мәдәният һәм сәнгать университетында мин алган белгечлек «социаль-мәдәни өлкәдә икътисадны идарә итү. Чит телне тирәнтен өйрәнү белән» дип атала иде. Хәзер аны берничә белгечлеккә бүлделәр. Ә без ни генә өйрәнмәдек: сәнгать, кино тарихы (тарихлар, гомумән, 8-9 иде!), инглиз теле, режиссура... «Болар, бер-берсенә бәйле булмаган нәрсәләр, миңа нәрсәгә кирәк?» – дип уйлый идем кайчакта. Һәркайсының кирәге чыкты! Әйтик, режиссер буларак, «Аулак өй» тапшыруында эшләдем (аны идеядән чынбарлык иттек!), «Студентлар язы», «Созвездие-Йолдызлык», хәтта Бөтенроссия студентлар язы гала-концерты видеоверсиясен төшердем. Безнең тормышта бүген булган һәр вакыйга, нигә икәне хәзер аңлашылмаса да, дулкын сине үзе алып барган кебек кенә тоелса да, бервакыт бер җепкә барыбер тезеләчәк. Мин моңа күптән ышандым. 
* Бервакыт әбинең апасы чирләде – кан басымы күтәрелде. Кызы җанын бирергә әзер булып басып тора, тик бернәрсә эшли алмый. Мин укол кадагач, Фәйрүзә апаның хәле җиңеләйде... Әби белән бабайга укол кадарга әни кечкенәдән өйрәткән иде. Чарасызлык, ярдәм итә алмау – иң куркынычы, табиб булам дип уйладым. Хирург! Химия, биологияне тырышып укыдым. Әмма сукмаклар башка юлга алып кереп китте менә... Яхшы хирург булыр идем – кирәк чакта үземне кулга ала беләм мин.
* Илһам белән идарә итәргә дә була икән. «Таяну ноктасы»да эшли башлагач, үзем өчен яңа кагыйдә чыгардым: ноутбукны өйгә алып кайтмаска тырышам. Иртәгә тапшыруда күтәреләчәк теманы кичтән өйдә өйрәнәм, укыйм, эзләнәм. Элеккеге кебек төнлә компьютер каршында утырып, илһам килгәнне көтәргә җай юк хәзер – туры эфирга чыгасы булгач, төнне йокысыз уздырырга ярамый. Эшкә барам да, фикерләремне туплап, язарга утырам: баш өстемнән йөреп торсалар да, яза алам.

Теги: Венера Аитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошый мина Венера! Бик сойкемле, гади булып тоела.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлнур ханым ! Һәр яҙған мәҡәләгеҙ - нәфис журналистиканың аҫыл өлгөһө , рәхмәт һеҙгә . Бына Венера тураһында ғәжәйеп новеллағыҙҙы өс тапҡыр уҡып сыҡтым . Һәр нимә үҙ урынында , шул тиклем ихлас , мөхәббәтле , яҡты хис һәм айыҡ аҡыл менән ИЖАД ителгән ул. Уҡып туйғыһыҙ ! Татар теленең байлығы һоҡландыра ... Яҙыу стиле рухландыра ... Венера Иванова иһә үҙ урынында . Ток - шоу алып барвыу ни тиклем ҡатмарлы эш икәнлеген бик яҡшы аңлатҡанһығыҙ ... Гүзәл Сәғитова иҫ киткес аһәңле , белемле , оҫта алып барыусы булды - ТНВ каналы өсөн ҙур юғалтыу , әлбиттә . Әммә Гүзәл Сәғитова кемдең кемлеген күрһәтәсәк ле . Иншәә АЛЛАҺ... Венера үзе зәвыклы , костюмнары тыйнак , буй - сыны да килешле , чибәрлеге дә бар , тавышы ягымлы , моңлы , яхшы дикция - менә , ичмасам КОРОЛЕВА ТОК%ШОУ ! Бар яклап килгән . Табигый талант - кычкасы , күпләргә үрнәк шәхес , халыкта әхлакый сыйфатлар тәрбияләүче зыялы , акыллы , абруйлы ЧЫН ЖУРНАЛИСТ . Рәхмәт , Сөембикә журналы , Рәхмәт Гөлнур ханым . Яңа Ел бәхете СЕЗГӘ , сәләмәтлек һәм уңышлар !

      • аватар Без имени

        0

        0

        Янис белән килешәм. Талантлы җурналистның язмаларын укысаң, күңелдә ниндидер канәгатьлек кала. Кара-каршы утырып сөйләшкән кебек. Венерага да, Гөлнурга да уңышлар теләп калам.

        Хәзер укыйлар