Логотип
Арабыздан беребез

Татарның бар Дунае

Кем өчендер ул иң беренче чиратта – Мирвәли («Өч аршын җир»), кемгәдер һаман да Газиз («Хуш, Назлыгөл»), Фигаро («Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе»), Сәяр («Әни килде»)... Гөргери («Гөргери кияүләре»)! Шук, кешелекле, мөлаем бу керәшен агаен кайсыбыз хәтерләми! Хәер, ул уйнаган рольләрнең барысын санап чыгу мөмкинме икән?! Күп бит алар: Тукай («Тукай»), Бәхтияр («Бәхтияр Канкаев»), Шәмсетдин («Кол Гали»), Камали («Банкрот»), Нурислам («Хушыгыз»), Ногман («Мәхәббәт турында сөйләшик»), Алексей («Илгизәр + Вера»)... 
 
Әңгәмәдәшебез – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республиканың Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре иясе Наил ДУНАЕВ. Иң беренче щепкинчыларның берсе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры (дистәләгән талантлы шәкертләре өчен ул иң элек – остаз!). Тәрҗемәче (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ул тәрҗемә иткән унлап пьеса куелганын белә идегезме?) Тагын... Хәер, юк, калганын үзе сөйләсен әле.
 
 
ТАМЫРЛАР
Дунай фамилиясе Ак патша заманнарыннан ук килә, дип, әтинең сөйләгәне истә калган. Бу болай килеп чыккан. Тимри дигән крестьянның (безнекеләрне элек Тимринекеләр дип йөрткәннәр) улы Константин патша армиясенә китә. Бик озак хезмәт итә, хәбәрләре Дунайдан килә. Аның сабые Данила (минем бабай була инде): «Атаң кайда?» – дип сорагач, горурланып: «Дунайда», – дип җавап бирә торган була. Ул заманда авыл халкы өчен ят булып яңгыраган бу сүз нәселгә шулай берегеп калган.
Безнең Әхмәт авылында мәчет тә, чиркәү дә бар иде. Авылның яртысы – керәшен, яртысы – мөселман татарлар. Ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп яшәделәр. Дөрес, элегрәк үзара өйләнешү юк иде, хәзер күп инде. Мин – атаклы умартачы Бал Ибан малае. Әти нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган оста куллы иде: итеген дә үзе басты, бүреген дә үзе текте, өебезне дә үзе салды... Ясаган умарталары да җыйнак, шкатулка кебек ялт итеп тора иде. Хрущев заманында крестьянга биш умартадан артык тотарга рөхсәт ителмәгәч, эчтән бүленгән озын умарталар ясады әти. Авыл җитәкчеләре: «Иван бер умартада берничә баш умарта тота икән», – дип, аны тикшерергә килделәр. Кайдан тишсәң, шуннан очып чыга инде алар дип, әти умарта түбәсенә төртеп күрсәтте. Берни аңламадылар... Бишебез дә әтигә булышып үстек: безнең өстә ике чүнник – колхозның 150 баш умартасы һәм икенче аланлыкта үзебезнең 30-40 баш умарта иде.
Коеп куйган чибәр булмаса да, туган-тумача әнигә «Матур түти» дип дәште. Аңа бар да тартылалар иде. Шуңадыр, безнең өйдән кеше китеп тормады, табыннан ризык өзелмәде. (Килен булып төшеп, беренче тапкыр кайтканда хатыным: «Сездә конвейер кебек икән», – дип башта моңа гаҗәпләнгән иде, аннары күнекте.) Үзе зур гәүдәле булмаса да, киң сулышлы, моңлы, көр тавышлы иде әни. Юкка гына аны гел аш-суларга, мәҗлесләргә чакырмаганнардыр. Театр артистлары гастроль вакытында бездә кунакта булдылар, шунда әнинең һәм сеңелләренең өч тавышка җырлаганнарын әле дә сагынып сөйлиләр.
Җырак әби дә безнең авылда яшәде. (Бездә әнинең әнисен шулай «җырак әби» дип атыйлар.) Бик мәрхәмәтле җан иде, рәхмәт төшкере.

БАЛАЧАК
Юклык заманда үскәнгәме, бүтән сәбәптәнме – мин Пыкрау бәйрәмен сагынып искә алам. Бу бәйрәмгә Пыкрау тәкәсе суела иде. Әни берьюлы дүрт төрле бөккән (бездә аны тәкә диләр) пешерә: чөгендер кушылган киндер орлыгыннан, тары белән кабактан, ит белән эчәгедән, ә берсен иттән генә. Балачакның иң тәмле бәйрәме булып шул истә калган.

УКУ
Башлангыч сыйныфны – туган авылым Әхмәттә, җидееллыкны – өч чакрымдагы Кадер авылында, унъеллыкны җиде чакрымдагы Түбән Биш авылында укыдым. Урта белем алырга авылдан бер мин генә бара алдым. Ни кызганыч, яшьтәш малайлар тормыш авырлыгы аркасында укуларын дәвам итә алмады. Аларның барысының да әтиләре сугыштан кайтмаган иде... 
Безнең авылның мәктәбе мәчет бинасына урнашкан иде. Кызыл кирпечтән салынып, манарасындагы ярымаена кадәр кисеп төшерелмичә сакланып калган  ике катлы бик мәһабәт мәчет иде ул. (Татарстанда манарасы гына түгел, ае да киселмәгән өч мәчетнең берсе!) Аны Мәннән хаҗи дигән бай салдырган булган. Ае әле дә исән. 
Элек кышын кар-буран, салкыннар күп була иде бит. Андый көннәрдә без, Кадергә йөреп укучылар, басу капкасы төбендә җыелышабыз да сөйләшәбез: «Сүз бер булсын, буран, юл юк, барып булмады», – диярбез». Беркөн шулай өйгә кайтып кердем. Әти кереш җәя белән йон тетеп ята. «Нигә мәктәпкә бармадың?» – ди. «Юл юк, суык», – дим. Тунны салып элеп куйдым: туннан да, минем аркамнан да бөркелеп пар күтәрелә... Әти: «Бар, мич башына мен, бик туңгансың шул, – ди. Үзе әнигә күз кыса. – Җылынгач, йон тетәргә төшәрсең...»

МӘХӘББӘТ
Без – тирә-як авыллардан җыелган егет-кызлар Түбән Биш авылы мәктәбендә урта белем алабыз. Минем алдымдагы партада Кабан-Бастырык авылы кызы Зина утыра. Көннәрдән бер көнне ул Алабугада китапханәчегә укучы ахирәтеннән хат алды. Хат эчендә кечкенә генә фото да бар икән. Бөтен класс мәш килеп шул фотоны карый. Фотокарточка, кулдан-кулга йөри торгач, миңа килеп җитте. Һәм... нәкъ шул минутта дәрес башланырга кыңгырау шалтырады – фото миндә калды. Карыйм – чибәр! Тәнәфескә чыгуга, мин фотоны бүрәнә ярыгына кыстырып куйдым. Шулай итеп, ул «юкка чыкты». Мин Зинадан ул кызның адресын алып, Алабугага хат та язып карадым әле соңрак. Бик көтсәм дә, җавап килмәде... 
Менә инде мәктәпне дә тәмамладык. Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәүгә, М. С. Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китеп барам. Юлда очраштык: нәкъ минем кебек үк йөк машинасы кузовына утырып, классташым Зина авылга кайтып килә икән. «Татый да Мәскәүгә китте, аны озатырга бардым», – дип кычкырып узды ул. Эчкә җылы керде: Мәскәүне зур шәһәр диләр дә анысы, тик кем белә?!. Ярый, укулар башланды. Миңа бит инде теге сорау тынгылык бирми: Таня кая укырга керде икән? Китапханәчегәдер инде. Беркөнне Роберт Батулла белән җыендык та, китапханәчеләр әзерли торган институтка киттек. Эзләп таптык. Татьяна Батаева дигән кыз, әлбәттә, шушы институтка кергән! Аның кайда яшәгәнен ачыклау инде авыр булмады. Очраштык... Булачак хәләлемне беренче кат шунда күрдем. Дөресен әйтим, теге кечкенә фото алдамаган – кыз чынлап та чибәр иде. (Сүз уңаеннан: безне таныштырган ул «шедевр» әле дә исән – саклыйбыз.) Ә Таня мине инде ике тапкыр күргән булган икән. Беренчесендә – Борды авылы Сабан туенда. Аңа мине Зина күрсәткән булган. Икенче тапкыр – Зәйгә практика үтәргә килгәч, үзешчәннәрнең йомгаклау концертын караган, анда исә мин дә катнашкан идем. Ул бу хакта үзе соңыннан сөйләде.
Таня укуны бездән бер ел алдан тәмамлап Казанга кайтты, Ленин исемендәге китапханәгә эшкә урнашты. Тормыш бер дә җиңел башланмады. Хезмәт хакы аз, яшь белгечләргә вәгъдә ителгән фатирлар бирелмәде. Гаиләлеләргә генә булыр, дигән сүз чыкты бервакыт. Без бит барыбер өйләнешәчәкбез, дип, Таня белән ЗАГСка гариза бирергә киттек. Пропискагыз юк, дип кире бордылар (фатир булмагач, кайдан булсын инде ул?!) Өстәвенә, минем паспортның срогы да чыккан икән... Театрда бер бүлмәдә – без, икенчесендә Туфан белән Нәҗибә яшәде. Паспортны рәтләп, пропискага кереп, икенче тапкыр ЗАГС ишеген ачканда, без инде менә-менә ишәергә җыена идек. Улыбыз мин гастрольдә чакта туды. Таня миңа: «Әти, дөньяга килүем белән котла, улың Владик», дип телеграмма суккан иде... 
Минем кебек үк, хәләл җефетем дә үзе сайлаган һөнәргә тугры калды. Татарстан китап палатасында директор булып эшләде, диссертация яклады, доцент, профессор булды, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының деканы, проректоры дәрәҗәсенә күтәрелде. 
Бүген театрда нәрсә уйналасын белсә дә, мин спектакльгә чыгып киткәндә хатыным гомер буе: «Бүген нәрсә була?» – дип кабатлый. Ул сүзне ишетү миңа рәхәт. Ә кайткач, һәрвакыттагыча: «Спектакль ничек үтте, тамашачы бар идеме?» – дип сорый. Миңа тагын рәхәт... 


УҢЫШ
Урта мәктәпне тәмамлагач, «кем булырга» дигән сорау алдында калырга туры килмәде. Май аенда мәктәпкә Мәскәү Югары театр училищесына укырга чакырган белдерү элделәр. Укытучылар да, сыйныфташлар да: «Син шунда барырга тиеш», – диделәр... Үземнең елга капитаны буласым килә иде, тик Горький шәһәренә ничек чыгып китәсең – русчаны белмим.  Әти исә минем үзе кебек умартачы булуымны тели иде. Ул аны теле белән өзеп әйтмәсә дә, сөйләүләреннән аңлашыла иде. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, умартачыларга дәрес бирүче зур белгеч, үзенең остазы Иван Иванович Иванов кебек зур җитәкче итеп күрәсе килә иде. Ләкин театр училищесына баруыма әти дә, әни дә каршы килмәде.
Сәхнәгә очраклы рәвештә килдем. Кем белә, бәлки, очраклы да булмагандыр... Мин укыган Түбән Биш авылында үзешчән сәнгать бик көчле иде. Авылдашларга спектакльләр куябыз. Әдәбият укытучысы булып яңа гына диплом алган мишәр кызы Мәрвәрия апа Җиһаншина кайтты. Казанда театрга йөрүләрен сөйли, ә «Бишбүләк» спектакле турында сөйләп кенә калмый, уйнап күрсәтә, җырлый! Театрга мәхәббәт шул вакытта уянгандыр. 
Ә театр бик сихерле җир бит ул: бер эләктердеме, мәңге дә ычкындырмый. 
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектакле безнең – щепкинчыларның диплом эше иде. Без аны Казанга кайтып, Г. Тукайның 75 еллыгы көннәрендә Г. Камал театры сәхнәсендә, театр артистлары белән кушылып уйнадык. Программада «Тукай ролендә – Николай Дунаев» дип язылган иде. Кайбер тамашачыларга бу бик сәер тоелган. «Ничек инде, Тукайны рус кешесе башкарамыни?» – дигәннәр. Режиссерлар: «Исемеңне үзгәртеп языйкмы әллә?» – дигәч, каршы килмәдем. «Фамилиямә генә тимәгез», – дидем. Шулай итеп, «Наил Дунаев» булып киттем...  
Кайберәүләр артистның һөнәре бик җиңел дип уйлыйлар. Көн дә уен, имеш. Шул уен артында күпме хезмәт ятуын башларына да китермиләр. Сәхнәгә юл җиңел түгел, аңа юллар урау. Баштагы биш елда үз йөземне табарга тырышып, шактый авыр эзләнү чоры кичердем. Сәхнәдә чын-чынлап яши башлавым, тамашачы җылысыннан, сулышыннан аерып торган «пәрдә»дән арынуым театрга баш режиссер булып Марсель Сәлимҗанов килгәч башланды. 
Шушы еллар эчендә төрле пландагы, характердагы йөзләгән образ иҗат ителгән. Рольләрнең зурларын да, кечкенәләрен дә уйнадым. Күбрәк классик рольләрдә уйнарга туры килде. Бер яктан, бу яхшы, ләкин, икенче яктан  тамашачы бит кәмит уйнаучыларны ярата, аларны күбрәк белә, күбрәк хәтерли.   Уйнаган барлык рольләрем дә күңелгә якын булды дип әйтә алмыйм, Ләкин мин алар булып яшәргә тырыштым, уйладым, сөйләдем... Сәхнәдә үзеңнең кем икәнлегеңне бөтенләй онытырга, өр-яңа тормышка, мохиткә күчәргә кирәк. Шунда гына ул  уен түгел, ә яшәү була! Ролең – күлмәк түгел, спектакль беткәч, аны салып, элгечкә элеп куя һәм оныта алмыйсың. Ул инде – синең тормышың. Драматик артистларны мин тормыш ыгы-зыгысыннан өстенрәк торалар дип саныйм. Югыйсә бүген  – Фигароны, иртәгә «Кол Гали»дә – Шәмсетдинне, ә берсекөнгә «Кыю кызлар» комедиясендә чатан Вәлине уйнап булыр идеме?! Әмма  рольләрнең шушындый төрлелеге – актер өчен бәхет ләбаса!  

ДУСЛАР
Без, щепкинчылар, кирәк чакта һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Райондашым, мәктәптәшем, Мәскәүдәге сабакташым Рабит Батулланы, мәсәлән, дустым дип әйтә алам. Торган аралар да якын, күңелләр дә якын аның белән... Ринат Таҗетдинов кеше серен саклый белә. Туфан, кызганыч, мәрхүм булды инде – аның белән дә дуслар идек. 

АКЧА
Безне бит бай булу бик үк әйбәт түгел дип тәрбияләделәр. Гел шуны тукып килделәр! Әйләндек тә капитализмны сүктек, һаман аларны хурладык... Хәзер менә бөтен дөнья акча эшләргә омтыла. Күп акча! Гаҗәпләнмибез дә... Ә безнең буында андый теләк булмады шул. Бүген: «Акчаң бармы?» – дип сорасалар, мин: «Әйе, бар», – дип җавап бирәм. Элеккеге белән чагыштырам да, әлбәттә, «юк» дия алмыйм. Миңа бит хәзер күп кирәкми инде... Сез әйткәнчә, каяндыр күп акча ишелеп төшсәме? Бизнес ачарга җыенмыйм. Булмас та иде ул миннән. Хәер, мин генә түгел, безнекеләрнең күбесе тотынмас иде бу эшкә. Бәлки, иркенрәк фатир алыр идем. Машина... Юк, аңа да кызыкмадым. Рәхмәт инде, 80 еллык юбилеема Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Focus дигән машина бүләк итте. Татар артисты өчен зур дәрәҗә! Равилгә дә, Ринатка да бүләк итте ул машина. Тик беребез дә рульгә утырмады. Мондый хыял булса, кеше кебек бер машинага гына без дә җыйган булыр идек акчаны. 
Авыл кешесе өчен мин бит инде күпкә ирешкән булып саналдым: Мәскәүгә киттем, укыдым, Казанда урнаштым... Авылга кайтканда, олы юлда төшеп калам да, бакча артыннан җәяү генә өйгә керәм. Авылдашлар белән кич утырганда, берсе кактырып-суктырып кына сорап куя синнән: «Нәрсә, машина белән кайттыңмы?» Үзе белеп тора югыйсә! Нәкъ Шукшинның «Срезал» хикәясендәге Глеб Капустинның кунакка кайткан авылдашын – фән кандидатын чеметеп-чеметеп алуы кебек... Йөрисең, йөрисең, машина да ала алмадың диюе. Байлыкка кызыкмадык шул... 

МАВЫГУ
Балык тотарга хирыс булган кеше утыра сезнең алда. Бигрәк тә балыкка кышын йөрергә яратам. Бу чир белән мине Хәкимыч (мәрхүм режиссерыбыз Марсель Сәлимҗановны шулай дип йөртә идек) агулады. Чынлап та чир бу, аңардан берничек котылып булмый. Бөтен буш вакытны ала! Ул болай башланды: Ленинградка күчеп киткән ТЮЗ артисты Каменицкийның кышкы чалбарларын киертте дә, аның балыкка йөри торган тартмасын сөйрәтеп Хәкимыч мине Мишә елгасына алып китте. Калын бозны тишеп, шул тишеккә кармак төшереп, балык тотуларын күреп шаккаттым. Ул тишектән балык тотып булуына ышанмаган да идем башта. Елның теләсә кайсы вакытында балыкка йөрү – иң яраткан шөгылем хәзер. Мин тиз бирелүчән кешедер инде... «Без бер-ике балык эләктергәндә, син ун кило тотасың, әллә балыкларның телен беләсең», диләр. Үзем балыкны ашарга да яратмыйм, күбрәк өләшәм генә. 
Бакча белән мавыгу да бар. Мичурин булмасак та, бер алмагачта берничә төрле сорт алма үстерәбез. Мине белгән кешеләр өчен футбол җанатары булуым да сер түгел. 

БАЛАЛАР
Хатын белән бер ул үстердек. Улыбызның күптән инде үз гаиләсе бар. Шөкер, тату яшиләр, һәрвакыт безгә дә ярдәм итәргә торалар. Үсеп, өлгереп килгән мәлендә бер-беребезне аңламаган бер чор булып алды. Аннан узды. Хәзер безнең аралар бик якын.
Владислав университетның ВМК факультетын тәмамлады. Диплом алуы туксанынчы еллар башына туры килде. Ул эшкә урнашкан завод, озакламый таралып, юкка чыкты. Инде нишләргә, дип торганда, бер танышы: «Эчке эшләр министрлыгында компьютерлар урнаштырырга җыеналар», – дип, шунда барып карарга тәкъдим итте. Ике куллап алдылар. Берзаман карыйм – полковник булган бу. «Кайчан бирделәр?» – дим. «Былтыр», – ди. Әйтеп тә тормаган... Киленебез Люция – мөселман кызы. Алар бергә укыдылар, хәзер дә бергә эшлиләр. Берсендә Люция безгә бакчага килгән, бик кәефсез. «Миңа майор дәрәҗәсе бирделәр», – ди. «Соң, сөенергә кирәк бит!» – дим. «Аны әбиләргә генә бирәләр», – ди... Хәзер подполковник булды инде әнә. Ике кыз үстерделәр. Алинәбез ире Искәндәр белән Чаллыда яши. Кызлары бар. Барысы да шуның тирәсендә бөтерелә. «Иркәләп бозып бетермәсәгез ярый», – дип, әбиләре бик борчыла. Диана юрфакны тәмамлады, анысы да кияүгә чыкты инде.
Оныкларым өчен мин дәү әти түгел, ә бабай. «Дәү әни», «дәү әти» сүзен беркайчан яратмадым. Әти белән әнинең кечкенәсе булмый... Дәү әни ул – шәһәрнең картаясы килмәгән хатыннары уйлап тапкан сүз. Үзем турында тагын «кырыс бабай» дип әйтә алам. Оныкларымны, балаларымны кыланмыйча, төчеләнмичә генә яратам. 

КУРКУ
Актерларның: «Сәхнәгә чыгудан курыкмыйм», дигән сүзләренә мин ышанмыйм. «Ролем барып чыгармы, юкмы?» дигән сорау минем үземне менә гомер буе куркытты. Актер һәр спектакльне чиста биттән башлый ул. Һәр яңа уйнаган роле белән имтихан бирә. Аны гел «са» дигән шарт фигыль озата: драматург әсәр язса, ул театрда куелса, роль сиңа бирелсә, ул эшең барып чыкса, халык яратса... Нигә менә кайбер артистларны «салкын», диләр? Халык алдына чыкканда дулкынланмаса, эчтән калтырамаса, салкын була инде ул. Роле техник яктан эшләнсә дә, җылылыгы залга барып җитми – тамашачы исә моны шунда ук сизә. 
Ә бүген мине ниләр куркыта? Күптән пенсия яшенә җиттем – каланчамнан башка төрле чаңнар кагалар хәзер... Кайчан да булса теге дөньяга китәсе бар бит: карт кеше ялгыз калудан шүрли башлый икән. Ялгыз калгач, ничек булыр икән дип уйландыра. Дөрес, кем алданрак китәр – анысын белгән юк, билгеле. Безнең әти белән әни – гап-гади авыл кешеләре – пар аккошлар кебек яшәделәр. Берсеннән-берсе тора да алмас кебек иделәр. Әни үлде дә, әти ялгыз калды. Ул өйдә берни эшли белми иде: юа да белми, пешерә дә... Савыт-сабаны өеп кенә куя иде. Ул чакта авылга кайтыр өчен Бигеш аэропортына оча идек. Билет бәясе 8 тәңкә тора. Кассир кызлар мине танып бетерделәр: чиратта басып тормыйм – атна саен билет калдыралар. Авылга кайтып, әтинең өен җыеп, савыт-сабасын юып киләм. Кыш көне Түбән Камада яшәүче сеңлем аны үзенә алып китә. Яратмый иде әти шәһәргә барырга, «Ул тагаракта ничек юынасың?!» – дия иде. Әнидән калуны ул бик авыр кичерде. Берсендә шкафтан әнинең күлмәкләрен алып куймакчы булам. Әти: «Тимә!» – дип шундый итеп кычкырды... Әле дә тавышы колагымда яңгырый.... 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Сентиментальлек күп инде миндә... Кайбер артистлар елаган булып күренер өчен күзләренә вазелин сөртәләр. Ә мин, спектакльдә җанга тия торган урыннар булса, үземне тыя алмыйм... «Бичура» спектакле вакытында драматург Мансур Гыйләҗев белән режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев: «Бүген дә яше шулай агармы икән?» – дип, мине кереп карап тора торган булганнар. Соңыннан әйттеләр. Дөрес, артык нечкә күңелле булу тормышта кайчак миңа комачаулый да. Әмма сәхнә өчен аның булуы барыбер әйбәтрәк... Гаделсезлекне авыр кичерәм. Андый чакта дәшми кала алмыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар