Логотип
Арабыздан беребез

«Минем белән эшләве җиңел түгелдер»

Бәлкем, ул хезмәттәшләренә артык кырыс, артык таләпчәндер. Әмма медицинада «агай-эне, ак мыек» дигән нәрсә була алмый.
Аның белән очрашуга без, көн кичкә авышкач, эш сәгате бетеп килгәндә җыена башладык. Җитәкче кешенең эше беркайчан бетмәс, ә сүзе кыска булыр. Шуңа әзерләнеп, «дилбегәбезне» кысыбрак тотып бардык. Эш бүлмәсенә кадәр озата барган ак халатлы мөлаем кызлар безне: «Кырыс та ул, таләпчән дә, усал да, гадел дә... Аннан башка эш тә бармый», – дип көлешеп озатып калдылар.
  Казан шәһәренең 12 нче клиник хастаханәсенә беренче генә килүем түгел. Элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре дә миңа яхшы таныш. «Кырыс, таләпчән» начмед белән дә беренче генә күрешүебез түгел. Сүзен: «Нәрсә сөйләргә дә белмим», – дип башлаган Вәсилә Зөфәр кызы Һадиева белән сәгатьләр буе барган әңгәмәдән барыбызга да сабак булырдай нәтиҗә ясыйм. Ләкин бу хакта бераз соңрак...
 

«Китәргә дип килмәдем»

...Шулай инде, һәркемнең күңелендә үзе генә белгән һәм беркемгә дә белдерәсе килмәгән, дөньяга чәчеп, кадерен-тәмен югалтасы килмәгән серләр була. Озак еллар аны түкми-чәчми, күз карасыдай саклап киләсең-киләсең дә, көннәрдән бер көнне ул сине тынгысызлый башлый: аның иреккә чыгасы, күкләргә очасы килә. Башкача әйткәндә, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Ул сандык та бер ачылып китә. Ул үзенең шушы хастаханәне дер селкетеп тотучы җитәкче булуын, ә мин исә үземнең бирегә нинди максат белән килүемне беразга гына онытып, үткәнебез турында сөйләшәбез. Ул сөйли, мин сөйлим. Күптән күрешмәгән ике якын кеше шикелле бер-беребезгә ачылабыз. 
Бер уйлаганда, тормыштан бер дә читкә тайпылмаган, гел дөрес юлдан барган, кем әйтмешли, закон кушканча гына яшәгән кешеләр турында язуы авыр, аннары кызык та түгел. Һәрхәлдә, мин шулай уйлый торган идем. Юк икән, алай түгел икән. Туган ягым Кукмара белән җитәкләшеп диярлек утырган Саба районы кызы иллеләп кенә хуҗалыгы булган кечкенә генә бер авылда – Тенеки авылында туган. Аннан күп балалы Һадиевлар гаиләсе район үзәгенә күченә. Шунда безнең кызыбыз урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Киләчәгеңә ак юл, дигән сүз инде бу. Укырга кая барасың килә, рәхим итеп, шунда бар! Ләкин язмыш адәм баласын гел кулыннан җитәкләп кенә йөртми. Ара-тирә, сынар өчен, төпкелгә дә ыргытып карый. Вәсилә дә ул сынауны читләтеп үтә алмый. Аягына әйбер төшеп, имтиханнар барганда, бер уйласаң, нәкъ менә әлеге дә баягы кызның язмышы хәл ителеп ятканда, урын өстенә кала. 
– Хастаханәдә ай ярымлап ятканмындыр, – ди әңгәмәдәшем, ул вакытларны  искә төшереп. – Имтиханнарга култык таягына таянып йөрдем.
Ул чагында авыл баласының өч хыялы: йә укытучы булам, йә табиб, йә бухгалтер... Алтын медальгә тәмамласа да, хастаханәдә ятып, инде институтка керер вакыт узган. Туганнары кызның документларын Арча педагогика училищесына илтеп тапшыралар. «Укый торыйм, аннан карарбыз», – дип уйлый ул. Әлбәттә инде, уку отличнигын укырга алалар. Вәсилә уйлана кала. Шул идеме аның хыялы? «Укый торам», – дип кенә, вакыт әрәм итеп йөрмәс ул. Аның теләге башка: авыруларны дәвалыйсы килә. Шулай итеп, Вәсилә медицина училищесына барып керә. Очып кына узган ике ел аның өчен төш кенә. Аны – дипломлы шәфкать туташын, группадаш кызлары белән бергә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында урнашкан 12 нче клиник хастаханәгә эшкә җибәрәләр. 
– Хастаханәнең кайда икәнен дә белми идем, – дип дәвам итә сүзен Вәсилә Зөфәровна. – Бер иптәш кызым китереп куйды. 
Күк төсендәге зәңгәр ефәк күлмәк кигән зифа буйлы, чибәр кызны күрүгә, кадрлар бүлеге хезмәткәре бер генә сүз әйтә: «Озак эшләмәс бу, мондый кызлар бездә тоткарланмый». Их-х, белсә иде ул сүзен сүз итмичә калмый торган үҗәт кызга куелган диагнозның никадәрле ялгыш булуын. «Китәргә дип килмәдем», – ди кыз. Һәм бу сүзләр тора-бара тормыш мәгънәсенә әверелә. 
– Августта килгәнемә 36 ел була, – ди, әнә күңеленә уелып алган ерактагы якын мизгеллләрне янә күз алдыннан кичерә башлап әңгәмәдәшем. – Хастаханәнең тулай торагы юк иде. Безне конференц-залга урнаштырдылар. Ашарга пешерергә плитә бирделәр. Бер кызыбыз шунда  көн саен кәбестә пешерә, исе бөтен коридорга тарала. Уңайсызланабыз, кеше эшкә килә, ә без, җилкәбезгә сөлге асып, юынып йөрибез. Анда яшәүнең бер әйбәт ягы – кан тамырына система куярга өйрәндек. Төнлә дежур торучы шәфкать туташлары яныннан китми торган идем. Бөтенесен беләсе килә бит. Ә белем җитми.
«Үзем шелтә-кисәтүләрне авыр кичерәм. Шуңа әйтелгән һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырышам».

Бервакыт ул авылга – әнисе Тәзкирә апа янына кунакка кайта. Бәлкем шул турыда сүз чыккандыр, әнисе кызына әйтә: «Әнә гәҗиттә укырга чакыралар анда. Институтка бар, белемең җитмәсә», – ди. Кистереп әйтә. Сигез кыз тәрбияләп үстергән ана балалары белән ничек сөйләшергә кирәклеген генә белә анысы. Өйрәтеп торасы юк. Бу сүзләр Вәсилә өчен боерык булып та яңгырагандыр, бәлки. Ихтимал, шулай булгандыр. Аннары... аның җитәкчесе – ул чагында ук инде республикада танылган баш табиб Тәүфыйк Фәтхерахманович Сафин да шуны әйтеп тора: «Укырга кирәк сиңа», – ди.
 

 Димәк, укырга! 

– Кереп карыйм, – дип кенә барган идем, – бөтен фәннәрне дә «бишле»гә биреп, Казан дәүләт медицина институтының кичке бүлегенә – дәвалау факультетына барып кердем. Укуы җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Миңа бит, укыгач-укыгач, гел «бишле» булсын! Укуны да, эшне дә аннан-моннан гына үтәргә күнекмәгән. Мине шулай өйрәттеләр. 
– Эштән киттегез инде...
– Юк, китмәдем. Көндез эшлим, кичен укыйм. Өч ел укыгач, көндезгегә күчерделәр. Хәзер инде көндез укыйм, төнлә эшлим. Уйлыйм-уйлыйм да, хәйраннар калам. Иң авыры автобуста йөрү булган. Ул заманнарда автобуслар начар йөри иде бит. Бигрәк тә безгә кирәкле 56 нчы автобус. Бер сумка китап белән башта институтка, аннан соң хастаханәгә, аннан тагын институтка... Төнлә укып булмасмы дип, китапларны иптәш кызым белән алып киләбез дә, кире алып китәбез. Эштә кая вакыт булсын инде?! Тулай торакның без яшәгән бүлмәсе китапханәне хәтерләтә иде: идәндә китаплар, өстәлдә китаплар, стенада искәрмәләр... Шулай укыдык.
Институтны да Вәсилә Һадиева кызыл дипломга тәмамлый. Үзе әйтмешли, шулай өйрәнгән! Икенче туган йортына әверелгән хастаханәсеннән аерылмый. Таныш-белешләре Вәсилә Зөфәровнага анда калмаска киңәш итә. «Сиңа ул коллективта күтәрелергә авыр булыр, саннамаслар», – диләр. Вәсилә кала. Әлеге дә баягы... китәргә дип килмәде ич ул.
 

Аның эш кагыйдәсе

 Әле өлкән шәфкать туташы булып эшләгән чагында ук, үз кул астындагы артык иркенәеп, «азынып» киткән кызларны бик тиз акылга утырта торган иде ул. Табиб кадәр табибны санламаган шәфкать туташын: «Ул дипломлы, югары белемле белгеч. Аның белән беррәттән буласың килсә, институтка кер, бер кешегә дә ишекләр ябылмаган», – дип, катгый итеп кисәтергә дә күп сорап тормый иде ул. Шәфкать туташы белән табиб арасында субординация сакланырга тиеш! 
 «Белем җитеп бетми», – дип, башта интернатураны, аннары ординатураны тәмамлый. Ул арада кардиология бүлегендә эшләп ала. Бераздан иң җитди, иң җаваплы бүлекләрнең берсе булган интенсив терапиягә күчә. Һәрьяклап белем туплый. Гомереңне шул эшкә багышлагансың икән, артка әйләнеп карарга хакың юк. Медицинадагыча: гел алга, бер урында таптану, синең күзеңә карап, ярдәм өмет итеп яткан авыруның гомеренә тиң. Пафослы яңгыраса да, бу шулай! Ак халатлы һөнәр ияләре өчен Гиппократ анты шул инде ул... 
2007 елның 1 гыйнварыннан аны – инде хәзер зур тәҗрибә туплаган, гади булмаган коллектив белән уртак тел табарга, кайда камчылап, кайда үгетләп, кайда аңлатып, тапшырылган вазыйфаны тиешенчә, кирәгенчә үтәргә күндергән, өйрәткән Вәсилә Һадиеваны «начмед» итеп билгелиләр. Һәм ялгышмыйлар. Төрле чагы булгандыр, тик ул беркайчан да үз принцибыннан, үзенең эш кагыйдәләреннән тайпылмый. Аның өчен хәтта коллегаларының нинди аяк киеменнән йөрүе дә бик мөһим. Чиста халат, ялт итеп торган аяк киеменнән булсыннар. Ә тагын да мөһиме – авырулардан шикаять булмасын.
– Сезнең адреска шикаятьләр булдымы? – Соравыма шактый вакыт уйланып тора. Әйтергәме, әйтмәскәме... Хәер, нигә әйтмәскә?! Башкалар өчен дә сабак булыр.
 

Ришвәтчелеккә каршы

– 36 ел эшләү дәверемдә бер мәртәбә булды шундый хәл. Кардиология бүлеге мөдире булып эшләгән чагым. Дәваланып өенә кайтырга җыенган бер әби миңа конфет керткән. «Әби җаным, рәхмәт. Кайткач, үзең чәй эчәрсең», – дим. Алмадым, билгеле. Гомергә авырулардан, гомумән, беркемнән дә ришвәт алганым юк. Әбием тәмам үпкәләгән, күрәсең. «Бер хатыннан чиләк белән җиләк алды. Миннән алмады», – ди икән бу. Өенә кайткач, улына да шулай дигән. Ә тегесе шундук баш табиб исеменә шикаять сипләгән. Баш табиб чакыртты да: «Әбинең өенә бар, мәсьәләне хәл итеп кайт», – дип, каты гына әйтеп чыгарып җибәрде. Авыр булды. Чөнки бер гаебем юк. Эзләп киттем әбине. Таптым. Ишекне бөтен тәне җөй белән капланган таза гәүдәле бер ир кеше ачты. Куркып киттем. Ул әбинең улы булып чыкты. Мин әбидән гафу үтендем. «Чиләк белән җиләк биргән кеше минем хезмәттәшем, дустым», – дип акланып та маташтым әле. Соңыннан бергәләшеп утырып чәй дә эчтек.
Җитәкче: «Минем белән эшләргә җиңел түгелдер», – дип сөйләсә дә, аның беркайчан да хезмәттәшен ут астына керткәне, авыр хәлдә калдырганы булмады. Киресенчә, ул фронтның алгы сызыгындагыча: төрле яктан яуган һөҗүмгә үз күкрәген куя. Моңа мисаллар җитәрлек. Авырулар белән аңлашылмаучанлык, низаглар килеп чыкканда, бүген ул инде үзе табибларны өйләренә җибәрә. Сүз уңаеннан, Вәсилә Зөфәровна янә шундый бер очракны хәтергә төшереп ала: «Бервакыт безгә бот сөяге сынган олы яшьтәге ханымны алып килделәр, – ди ул. – Авыртуны баса торган дарулар биргәннән соң, өенә кайтарып җибәрдек. (Ул вакытта бездә әле андый катлаулы операцияләр ясалмый иде. Хәзер ясыйбыз.) Ә хатынны, бездән чыккач, республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр, операция ясатканнар. Шуннан безгә шикаять килеп төште. Янәсе без булышырга теләмәгәнбез... Ул көнне Казанда гөрләп Сабантуй бара. Түзеп булмаслык эссе. Ә без травматолог белән шул хатынның яшәгән җирен эзләп йөрибез. Әмәт тавында тора икән, көчкә таптык. Авыруның хәлен тикшереп, ярдәм күрсәтеп кайттык. Рәхмәтләр әйтә-әйтә калдылар».
 
 Бу хастаханәнең язылмаган үз законнары, үз кагыйдәләре: авырудан, әгәр ул шуны тели икән, хаклымы ул, юкмы, гафу үтенәсе...


«Табибларың акча ала, беләсеңме шуны?»

– Бервакыт танышым миңа шулай дип шалтыратып ята. Чакыртып керттем шул табибны. «Син нәрсә, авырулардан акча ала башладыңмыни? – дим. Аптырап китте: «Сез нәрсә инде, нишләп алыйм, башыма тай типмәгән ич минем», – ди. Ул кеше, чыннан да, аның кесәсенә 1 мең сум акча салырга маташып караган. Табиб алмагач, акчасын ординаторскийда – аның өстәлендә калдырып киткән. Бер уйласаң, табибның ни гаебе бар менә?!. Әңгәмәдәшем бермәл дәшми тора. – Акчасын илтеп кайт, дидем. Хурлык та бит әле ул табиб өчен. Кая барсын, китте. Ә теге кеше аны күрүгә: «Чын күңелдән биргән идем», – дип, нык уңайсызлана калган. Танышым янә шалтырата: «Ник алай иттең инде?» – ди. «Безнең табиблар акча алмый», – дидем. Ачуым да килеп китте.
«Начмед» – ул кабинетта утыру гына түгел. Шул кабинетта утырган килеш, бөек полководецлар шикелле, яу кырында барган бөтен хәлләрне белеп, сәгать саен, минут саен килеп чыккан проблемаларны көнендә-сәгатендә сиңа чиксез ышанган авырулар файдасына хәл итү дигән сүз ул. Эш дәвамында хастаханәнең бер башыннан икенчесенә йөгереп йөри торгач, кайчак бүлмәңнең кайда булуын да онытып җибәрәсең.  
Килгән авыруга ярдәм күрсәтмичә кире борып җибәрү очракларын, бигрәк тә шуны нигезсез эшләүләрен кичерә алмыйм. Ачуым чыга. Үзегезне шул авыру урынына куеп карагыз, – дим. Табиблар ул авыруның өенә барып, йә хастаханәгә алып килә яисә тиешле ярдәм күрсәтеп кайта. Уен эш түгел. Ул авыруларны барыбер безгә карыйсы. Хәлләре начарайгач, мәшәкать-борчулары гына күбрәк булачак бит аның. Болар барысы да Тәүфыйк Фәтхерахманович сабаклары.
Бүген бу хастаханәдә тәҗрибәле, югары белемле белгечләр эшли. Биредә элек төшләренә дә кермәгән камил, яңа медицина җиһазлары, шул җиһазларда эшләүче үз эшенең осталары авыруларга дөрес диагноз куеп, тиз арада аякка бастыру өчен барын эшли. 12 нче клиник хастаханә ишеген ачып керүчеләрнең һәрберсе ак халатлы игелек ияләре яныннан тормышка яңадан кайткандай булып, зур рәхмәт әйтеп, чыгалар. Табибларга рәхмәт сүзләре белән тулган кенәгәдә йөрәктән чыккан нинди генә сүзләр юк! Хастаханәнең  хәзерге генераль директоры Рамил Уелович Әхмәтов килгәннән соң да коллективта зур үзгәрешләр, алга китеш сизелә. Медицинада башкача мөмкин дә түгел. Ул гел киләчәккә карап яшәргә, алга барырга тиеш!     
 «Мин тизлек яратам», – ди Вәсилә Зөфәровна. Атка да атланып чаба, машинада да элдерә, квадрациклда утырып тауларга да менә. Кышын снегоходта йөри. Диңгезгә барса, судан чыкмый. Фитнес белән шөгыльләнә. Бер биргәнгә Ходай бирә бит ул! Нәрсә әйтәсең моңа: «Спортсменка, отличница, красавица!» Һәм, әлбәттә инде, үз эшенә тугры калган «Татарстанның атказанган табибы», Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булган «Кайнар йөрәкле доктор». Таләпчән, кырыс... һәм кайнар йөрәкле!  
Бу көннәрдә озак еллар эшләү дәверендә күп кенә Мактау кәгазьләре, дипломнар алуга ирешкән Татарстанның атказанган табибы Вәсилә Зөфәр кызы Һадиеваның олы юбилее. Без аны туган көне белән котлыйбыз! Уңышлар гына юлдаш булсын аңа!
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар