Урам буенча мин чабам, каз, канатларын җәеп, арттан куа. Ак кирпеч йорт каршындагы эскәмиядә төзелешеп утырган берничә апа рәхәтләнеп көлә-көлә спектакль карыйлар. Җәвит Шакировның «Капка төбе» тамашасыннан да кызык комедия күргәннәр диярсең!
Шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем һәрвакыт авылга тарта. Кайчак эштән арып кайтасың да, телефонны кулга алып, социаль челтәрләрдә авыл тормышы турында видеолар карый башлыйсың. Берсендә – болында сыерлар уртлап йөри, икенчесендә – ак яулыклы хатын мичтән ипи ала, өченчесендә – мулла вәгазъ укый, Коръән ашы уздыралар, капка төбендә әбиләр гәпләшә, ишегалдында казлар каңгылдый, ә еракта әтәч кычкыра. Карап торсаң, бөтенесе шулкадәр матур, тыныч, рәхәт! Шәһәрдәге кебек бөкеләр дә юк, сигнал тавышлары да ишетелми, сирена да акырмый, ашыгып каядыр чабучы кешеләр дә күренми.
Тагын бер видеоны үземә саклап куйдым: яшь кенә кызлар, чәчләренә чәчәкләр кыстырып, болында фотога төшә. Икенчесендә – авылга шәһәрдән кунакка кайткан яшьләр кич белән гармунга кушылып җырлап утыра. Карап утырасың да: «Менә, ичмасам, тормыш! Без генә шәһәрдә дүрт стена арасында интегеп йөрибез икән» дип уйлыйсың. Әле җитмәсә авылдан кайткан кешеләр дә май өстенә май сылый. Социаль челтәрдә фото тезәләр дә язып куялар: «Бездә җиләк пешкән!», «Бакчада кыяр өлгерде, өзеп кенә ашыйбыз», «Кәҗә сатып алдык, сөтнең тәме бөтенләй икенче», «Иртән кошлар сайравына уянабыз».
Соңгы вакытта популяр блогерлар авылдан иске йорт сатып алып, шуны ремонтлый, тавык-каз тота, контент җыя. Шундыйларның бер-икесенә язылган мин, һәр видеоларын, чыгышларын көтеп алам!
Авылны уйлый-уйлый күңел тулды бит, кызлар! «Юк, булды! Бераз шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итеп кайтыйм әле. Саф һава сулап, кошлар сайравын тыңлап, кәҗә сөте эчеп, рәхәтләнеп ял итәрмен», – дип, бер дә озак уйлап тормыйча авылдагы туганнарга – Казаннан ерак түгел генә урнашкан Шәле авылына юлга җыендым.
Үземчә бөтен нәрсәне алдан планлаштырдым. Матур күлмәгемне, өр-яңа ап-ак крассовкаларымны сумкама салдым. Туфли киеп кайтырмын, кроссовкалар белән Казаныма кайтырмын дип уйладым.
Авылга кайткач, алмагачлар арасында матур фотолар ясармын, болынга чыгып кояш баешын карармын, дип хыялланып беттем. Хәтта социаль челтәргә нинди фото куячагымны да күз алдына китердем: кулымда ромашка бәйләме, артта печән өемнәре, астына: «Авыл – күңел тынычлыгы» дип язып куярмын, имеш...
Тик авылның минем өчен бөтенләй башка сценарий әзерләп куйганын ул вакытта әле белми идем…
Таксины авыл башында туктаттым. Шоферга акчасын түләдем дә:
– Абый, калганын җәяүләп кенә атлыйм әле. Авыл һавасын сулыйсым килә, – дидем.
Ул көлемсерәп кенә карады.
– Бар, сеңлем... Авыл сине дә сагынгандыр, – диде.
Бу сүзләрндә яшерен мәгънә бар икәнен ул чакта каян белим инде…
Такси китеп югалды. Мин сумкамны күтәреп юл чатыннан авыл урамына борылдым. Әле генә яңгыр явып узган. Юл читендәге үләннәрдән сафлык исе килә. Тузан басылган. Һавасы... Мәскәү базарында шешәләргә тутырып сатарсың! Шәһәрдә мондый һава өчен акча түләргә дә риза булырсың!
Юл буендагы ромашкалар җилдә башларын тибрәтә, мине сәламлиләр бугай. Миләш яфракларыннан тамчылар тама, еракта сыерлар мөгри, әтәчләр кычкыра. Кайдадыр печән чапканнар бугай, яңгыр явып узса да, яңа чабылган үлән исе борынга килеп бәрелә. «Менә, ичмасам, ял!» – дип, күкрәк тутырып һава суладым.
Шунда күңел күтәрелеп китте дә, эчтән генә Илсөя Бәдретдинованың:
«Җәй, җәй, җәй… Сагындырдың, әй...» дигән җырын көйләп җибәрдем. Үземә шулкадәр рәхәт! Әйтерсең клип төшерәләр, мин – төп герой.
Бер мәлгә хәтта шәһәрдәге бөтен проблемалар онытылды. Эш тә юк, телефон да кирәкми, ашыгасы да юк. Авыл бит – тынычлык, рәхәтлек, кошлар сайравы... дип хыялланып килгәндә генә, авыл мине үзенчә каршы алды.
Бер дә уйламаганда чаттан бер көтү каз килеп чыкты. Бер-ике түгел, кимендә иллеләптер! Сатып алган казлар инде, кемдер бәбкә килеш алып үстереп саталар. Үзләре тезелешеп юлны каплаганнар. Мин туктап калдым. Алар да туктады. Мин аларга карыйм, алар – миңа.
«Исәнмесез, авыл халкы!» – дип елмаеп сәлам бирдем әле.
Шәһәрдә кешеләр елмайса, җавап итеп елмаялар бит. Болар бөтенләй башка «халык» булып чыкты.
Казлар компашкасыннан бер каз, күрәсең, җитәкчеләре булгандыр, алга чыкты. Үзе ап-ак, үзе таза, муены метр ярым кебек. Күзләре белән мине баштанаяк үлчәп алды. Янәсе: «Кем син? Нигә безнең территориягә рөхсәтсез кердең?» дигән кыяфәт белән.
Аннары муенын сузды да:
– ЫЫЫСССС!
Мин дә югалып калмадым.
– Нәрсә? Мин кунак кына бит…
Каз минем белән сөйләшеп тормый инде. Канатларын кагып куйды. Тагын ыслады.
Шунда гына аңладым: бу мине каршы алырга түгел, озатып җибәрергә чыкканнар бит болар!
Эчтән генә үземне тынычландырам:
– Курыкма! Алар курыкканны сизә генә…
Бу киңәшне кем уйлап тапкандыр, белмим. Каз аны белми булып чыкты. Мин бер адым чигендем, каз – ике адым алга. Мин тагын чигендем. Каз инде канатларын җәеп килә башлады.
Шунда күңелдә бер генә уй калыкты:
– Боларның хуҗалары ни карый? Урам уртасында акыллы кеше каз көтүе йөртәме?
Авыл белән беренче танышуым нәкъ шулай башланды...
«Йөгермә, курыкканыңны сизәләр», – дип, телевизордан ишеткәнем искә төште. Мин тыныч кына атлыйм. Каз тагын да якынрак килә. Мин тизрәк атлыйм. Каз да тизләтә. Мин йөгерәм. Каз очып диярлек артымнан куып килә!
Урам буенча мин чабам, каз, канатларын җәеп, арттан куа. Ак кирпеч йорт каршындагы эскәмиядә төзелешеп утырган берничә апа рәхәтләнеп көлә-көлә спектакль карыйлар. Җәвит Шакировның «Капка төбе» тамашасыннан да кызык комедия күргәннәр диярсең!
– Кызым, качма! Артыңны күрсәтмә! – дип кычкырды берсе.
Рәхмәт инде киңәшегез өчен... Мин аны каз тешләгәннән соң гына ишеттем.
Аяк балтырын шундый итеп чеметеп алды, күзләрдән яшьләр чыкты. Каз белән көрәштә беренче раундны ул отты.
Авыртудан кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым, каян көч килгәндер, бер аягымны күтәреп казны 2 метр читкә тибеп очырдым, үзем сәгатенә 50 километр тизлек беләндер алга таба йөгердем. Шуннан соң бераз тынычландым дигәндә генә, икенче бәла килеп чыкты. Каздан качканда уң аяктагы туфли юл уртасында төшеп калган... Авыл урамының уртасында үземне зоопарктагы маймыл кебек хис иттем.
Шул вакытта артымнан бер егетнең чабып килгәнен күрдем, 18-20 яшьләрдә булыр. Үзе авызын ерган.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк