«Ничек инде нәрсә чәчәбез? – дип шаккатасызмы. – Җәй ахыры җитә, уңыш җыяр вакыт...»
Юк, бернәрсәне дә бутамадык: әйтик, кәбестәләрнең кайбер төрләрен чәчәргә нәкъ вакыты хәзер. Борчылмагыз, алар бик тиз өлгерә һәм аларны инде хәзер бушап калган түтәлләргә дә утыртырга мөмкин. Әйтик, суган урынына.