Лилияләр үрчетүнең өч ысулы

Ак, алсу, кызыл, сары, чуар... Матурлар! Үзләренең исе-е-е! Бакча бизәге булган лилияләр үстерәсезме сез? Үстермәгән булсагыз, август-сентябрь – аларны күчереп утырту һәм үрчетү чоры.  Без сезгә аның өч ысулын тәкъдим итәбез. 

Чәчәкләре вагаймасын өчен, лилияләрне һәр 3-4 ел саен яңа урынга күчереп утырталар.  Азия лилияләре ел саен күчерүне сорый.
Бу гөл кояшлы һәм су җыелып тормый торган урынны ярата. Күләгәдә чәчәкләренең җетелеге кими. 

Ояны бүлеп үрчетү
Лилияләрне төрлечә үрчетергә була. Иң популяр ысул – суганчаларны бүлү. Ана суганча янында ел да бәпчекләр үсеп чыга. Икенче елны алар ояга берегеп, һәрберсе тамыр җибәрә. Менә шул сугынчаларны аерып утырталар. Бу – табигый ысул. Суганча оясын бер урында 3-4 ел узгач бүлә башларга була. 
Гөл куагын сак кына казып алып, туфрагын коегыз. Тамырларын зәгыйфьләсәгез, гөлләрегез киләсе елга чәчәк атмаска да мөмкин. 
Ана суганчадан вак бәпчекләрне аралап алыгыз. Кулыгызда өскә таба тармак чыгарган 2-3 эре суганчалы оя калырга тиеш. Һәр сабакның үз суганчасы була. 
Төбен аз гына калдырып, үткен пычак белән сабакларны кисеп алыгыз һәм сак кына суганчаларны аерыгыз. Аларны яхшылап карагыз, черек кермәгәнме, кортлар юкмы? Сәламәт суганчалар чак кына алсуланып торган ак төстә була. 
Бер размерда булган суганчаларны сайлап алып, яңа урынга утыртыгыз. 
Сайлаудан калганнарын да ташларга кирәкми. Черек урыннары булса, ул кырыен кисеп ташлап, берничә сәгатькә куе кызыл төстәге марганцовка эермәсенә салып торып, зарарсызландырырга була. Аларын сәламәт суганчалардан читкәрәк утыртыгыз. 

Бәпчекләрдән үрчетү
Ана суганчага берегергә өлгермәгән вак бәпчекләрне яслегә – үтәли җилләрдән ышык, йомшак һәм уңдырышлы туфракка утырталар. Утырту тирәнлеге 4-5 см, үсемлек арасы 10-12 см итеп калдырыла.  Рәт арасы 17 см. Ясленең туфрагы гел дымлы булып торырга тиеш. Кышка аларның өстен каплап калдыралар. Бу лилияләр киләсе елга 25 см биеклегендәге сабак чыгарачак, ләкин алар әле чәчәк атмый. Чәчәк бөресе булса да, аны өзегез. 
Август-сентябрьдә утыртырга өлгермәсәгез, бәпчекләрне яз көне дә утыртырга була. Язга кадәр аларны суыткычта сакларга мөмкин.
Лилияләрне үрчетүнең бу ысулы кызыксындырса, бәпчекләрне махсус та үстереп була. Моның өчен чәчәк атып бетергән сабакны гына аерып, башы гына чыгып калырлык итеп дымлы көпшәк туфракка яки комга күмәләр. Яфракларын һәм бөреләрен өзеп алырга кирәк. Көзгә сабакның яфрак төпләрендә яңа бәпчекләр барлыкка килә. 

Кабырчыктан үрчетү
Әлеге ысул иң үрчемлесе санала. Бер суганчадан 20 кабырчык алырга була. Һәр кабырчыктан 2-5 бәпчек үсә. 
Суганчаны казып алып югач, сак кына итеп кабырчыкларын кубарабыз. Әгәр дә суганчаны кабат утыртырга ниятләсәгез, яртысын булса да кубармый калдырыгыз. Ә кубарган кабырчыкларны башта 20 минут 1 процентлы марганцовка эремәсендә тотып, 1 сәгатькә берәр стимуляторга салып торабыз. Тамырландырыр өчен, кабырчыкларны дымлы пычкы чүбе яки мүк салынган полиэтилен капчыкка тыгып, караңгы җылы урынга куябыз. 6-9 атнадан кабырчыклар төбендә вак бәпчекләр үсеп чыга. Аларны аерып алып, туфракка яки тәрәзә төбендәге әрҗәләргә утырталар. 
Әмма әлеге ысул кайбер сортларны үрчетү өчен бармый, чөнки аларның кабырчыклары авыр куба. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7134
    1
    64
  • 6965
    0
    58
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    4791
    2
    50
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    6931
    1
    47
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»