Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнанама башка килен кирәк булды

Мине кайнанам әле бер тапкыр күрмәгән килеш үк яратмады. Әйе, шулай да була икән.

Рамил авылга «өйләнәм» дигән хәбәрне әнисенә әйтергә кайтып киткән җирдән бик кәефсезләнеп килде. Шундук сизендем, билгеле. Җайлап кына сорашып карадым, әмма ул берни дә әйтмәде. «Авылда эш күп булды, юлда да ардырды, шуңа күрә шулай кәефсез күренәмдер», – диде. 

Туйда кайнанам гел канәгатьсез кыяфәт белән утырды. Әти белән әни дә аптырадылар: «Кодагый ялгыш бер тапкыр елмаеп карамады. Нәрсә ошамады икән, сиңа әйтмәде?» – диделәр. 
Ул вакыт безнең торырга аларга кайтасыбыз билгеле иде инде. Рамил – әнисенең бердәнбер баласы, ул миңа әле очрашып йөри башлаганда ук әйтеп куйды:
– Укып бетергәч, мин авылга кайтам, кайнана белән яшәргә әзер булсаң гына йөрибез, – диде.
Мин аңа ул чакта инде баштан-аяк гашыйк идем. Кая ул баш тарту?! Бер түгел ике кайнана белән дә яшәргә әзер идем: Рамил янәшәсендә генә булсын! 

Ә монда әнә нинди кайнана... Хәтта сүз әйтәсе булганда да йөземә карамый. Әти минем өчен бигрәк тә борчылды: «Торып бетә алсаң ярый инде, кызым... Әле яши башламаган килеш үк нигәдер арты белән тора бит кодагый», – диде аптырап. 
– Бар да әйбәт булыр, әти! Без бит әле бер-беребезгә бөтенләй ияләшмәгән, – дим.

Ярый, дипломнар алып кайттык авылга. Икебез дә район үзәгенә эшкә урнаштык: иртүк китәбез, кич кайтабыз. 
Туйга җыелган акчаны да кушып, машина алдык. Яңаны түгел, билгеле, тотылганны. Район үзәгенә кадәр 7 километр гына булса да, иртә-кич 14 кә җыела бит ул. Һаман юл читендә кул күтәреп басып торасы килми. Ә монда иске булса да, капка төбеннән үз машинабызга утырып чыгып китәбез. 

Без беренче көнне  машина белән эшкә барырга җыенганда ук, кайнанам әллә ничә тапкыр: «Ләйләне дә утыртып барыгыз!» – дип кабатлады. Без ишектән чыкканда тагын:
– Мин аңа хәзер шалтыратам, капка төбендә сезне көтәр, – диде.

Ләйлә дип берничә тапкыр башка вакытта да әйткәне бар иде инде. Ят авыл булгач, әле бит кешене бик белмим. Шуңа күрә ул сөйләгәндә дә бүлдермичә, сораулар бирмичә генә тыңлыйм. 

Утыртып бардык без Ләйләне. Ул көнне дә, икенче көнне дә, аннары да. Рамилнең эшләгән урыны да, аныкы да минекеннән соң, шуңа күрә машинадан иң беренче мин төшеп калам. Мине төшәрергә туктагач, Ләйлә шундук алгы утыргычка, Рамил янына күчеп утыра. Кайтканда машинага иң соңгы булып мин утырам. Кайбер көнне Ләйлә инде алга, Рамил янына утырган була. Сүз өчен генә:
– Күчимме? – дип сорый, әмма үзе бервакытта да төшәргә кузгалмый.

Ләйләнең иремнең классташ кызы икәнен аңлаңым, билгеле. Әмма кайнанамның аны үзенең килене итеп күрергә теләгән булуын шактый соң аңладым шул. 
Өйдә нинди генә зуррак эш булса да, ул шундук Ләйләне чакыра иде. Аннан берничә көн иртә-кич бертуктамый аны мактый: Ләйлә уңган да, булган да, кулыннан килмәгән эше юк, шулкадәр тиз эшли... Мин дә тик тормыйм, үземне Ләйләдән булдыксызрак дип тә санамыйм, әмма бу сүзләрнең яртысы түгел, чиреге дә эләкми миңа.  
Ләйләне мактавына да исем китми иде, ә менә атлаган саен Рамилгә: «Улым, Ләйләгә булыш әле... Улым, Ләйләгә тотышып тор әле...» – диюләре бик ачуны чыгара иде, билгеле. 

Әнисе белән генә яши иде ул. Авылда бит ир-ат кулы кирәк булган чаклар еш чыгып тора. Кайнанам, кирәк булса да, булмаса да, Рамилне аларга җибәрә:
– Бар әле, шул эшләрен генә эшләп кайт әле, – ди...

Мин декретка чыккач, юлда икәү генә йөри башладылар болар. 
Рамилгә әйтеп тә карадым, тик ул кулын гына селтәде: «Ләйлә утырып барганнан машина ашалмый бит, нигә борчыласың», – диде. 

Аннан соңга калып кайта башлады. «Кайда булдың?» – дип сорасаң:
– Ләйләнең керәсе җире бар иде, аны көттем, – ди.
Сәбәпләр гел табылып кына торды: Ләйләне маникюрга илттем, маникюрдан барып алдым, Ләйләнең әнисен больницага алып бардык... 

Кайнанага да әйтеп карадым, ахыры хәерле бетмәс моның, дип. Баштарак: «Юкны сөйләмә, алар классташлар гына», – дия иде. Ә соңгысында: «Ләйлә кебек кыз киленем булып килсә, сөенеп кенә торыр идем әле», – диде. Рамил кунарга кайтмагач әйтте ул монысын... 

Кайнанамның хыялы чынга ашты: Рамил Ләйлә янына чыгып китте. Бер атнадан мине исә әниләр килеп алдылар. Баламны кочаклап кайтып киттем... 

Барысын да язсаң, бик озынга китәр иде, өстән-өстән генә сөйләдем инде. Ул начар хатирәләрне яңартасым да бик килми. Инде бу хәлләргә берничә ел узды, онытып, тынычланып киләм. 

Районда алар авылыннан бер кыз белән бергә эшләгән идек. Кайчак ул миңа шалтыраткалый. Сорамасам да, андагы яңалыкларны да әйткәли. Ләйлә мин түгел – кайнана белән тормый. Шул өйдән чыгып китүдән Рамил кире кайтмаган: бер урамда гына торсалар да, Ләйләләрдә яшәп калган. Күптән түгел  элеккеге кайнанам бот башы сөяген сындырган, урын өстендә ята ди. Иртә-кич кенә янына кереп чыгалар, башка вакыт гел ялгыз, ди. Юк, бу хәлгә калуына сөенмәдем анысы, әмма... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар