Баклажан үстерү серләре

Мәшәкате күп дип, күпләр әлеге гаҗәеп яшелчәне үстерми. Әмма берничә серен белсәң, безнең бакчаларда да баклажаннан мул уңыш алырга була. Баклажан өчен өч шарт мөһим: җылы, якты, дым.

Баклажан үстерүнең үзебез белгән, сынап караган берничә серен сезнең белән дә уртаклашыйк әле.

  • Баклажанның тишелеп чыкканнан алып, өлгерү чоры озын – 100-120 көн. Шуңа күрә аның орлыгын февральдән үк чәчәләр.
  • Ул күчереп утыртканны яратмый. Аны баштан ук ярты литрлы зур савытларга чәчәргә кирәк. Стакан төбенә вакланган йомырка кабыгы салып калдырыгыз. Туфракка исә утын көле кушыгыз, ачы туфракта баклажан бик начар үсә.
  • Сортларны дөрес сайлагыз. Безнең якта җәй кыска. Шуңа күрә иртә һәм уртача өлгерешлеләренә тукталыгыз.
  • Яктылык, яктылык, яктылык! Февральдә әле көн кыска, үсентеләрне өстәмә яктыртырга кирәк була. Кибетләрдә фитолампалар сатыла. Әмма гадәти «көн яктысы» биргән лампа астында да начар үсми ул. Җәй көне үсәсе түтәлгә исә көнгә 12 сәгать кояш төшүе мөһим.
  • Җылылык, җылылык, җылылык! Хәтта сибә торган су да җылымса булсын! Туфрагы чебенләсә, сарымсак яки суган кабыгы төнәткән су сибегез.
  • Баклажан ашлауга сизгер. Уч төбе кадәр эре яфракларны үстереп өлгертер өчен, аны тишелеп чыгып, бер атна узуга ашлый башларга кирәк. Баклажан бик тә фосфорлы ашламаларны ярата.
  • Туфракка күчереп утыртырга бер атна кала, үсентеләрне мондый состав белән эшкәртегез: 2 литр суга 0,5әр г бор кислотасы, марганцовка һәм бакыр купоросы салып болгатыгыз. Бор белән бакыр купоросын башта аерым-аерым кайнар суда эретегез.
  • Күпләрнең теплицалары яки парниклары бардыр. Аларга баклажан үсентеләрен май урталарында чыгарып утыртырга була. Бер мөһим әйбер: баклажан өчен биек, җылы түтәлләр әзерләргә кирәк. Иң дөрес биеклек: 80 см. Түтәл астына коры кура, чыбык-чабык, иске салам, печән, узган елгы яфракларны салып калдырырыгыз. Астан суык бәреп торырлык булмасын. Хәтта иске такталар салып калдырсагыз да ярый. Иң өскә черемәле уңдырышлы туфрак салынып, алсу төстәге марганцовка эремәсе сибәбез. Булса, фитоспорин эремәсе дә бөркергә кирәк. Ул фитофтора гөмбәсеннән.
  • Баклажаннарны көннең икенче яртысында утыртырга кирәк. Утырту чокырларны мул итеп су салып чыгабыз. Су сеңгәч, үсентеләрне утыртабыз. Туфракка черемә салмаган булсагыз, чокыр төбенә ике кушуч черемә салып, туфрак белән катнаштырыгыз.
  • Теплица булмаганда, баклажаннарны түтәлгә утыртырга ашыкмагыз. Өсләрен каплап кына, аларга җитәрлек җылыга ирешүе кыен. Ачык грунтка утыртканда да түтәлләрне биек итеп ясарга кирәк, астан тамырларын салкын бәреп торганны баклажан яратмый. Рәт араларын гел йомшартып, туфракның җылынуын тәэмин итеп торыгыз.
  • Түтәлгә күчергәч, үсемлекләрне ике-өч атнадан гына ашлый башлыйбыз. Иртәрәк кирәкми, әле тамыр системасы җитлекмәгән була. Җәй башында  үсемлекләрне тирес яки тавык тизәге ачытып ашлыйбыз. Чәчәк атканда кычыткан ачыткысына күчәбез. Чәчәк ату тоткарланса, калийлы ашлама кертергә кирәк. Иң яхшы калыйлы ашлама – көл.
  • Баклажан дым ярата. Дым җитмәсә, чәчәк бөреләре коела башлый. Дымны саклау өчен, түтәл өстен салам яки кипкән үлән белән мүлчәләп куярга кирәк.
  • Помидорныкы кебек үк, баклажан куагының да артык тармакларын сындырып, бер төптә 2-3 ботак кына калдырырга кирәк.

Шушы киңәшләрне тотсагыз, баклажан куакларыгыз мул уңыш биреп куандырыр.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7867
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5285
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2212
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4105
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату