«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты. Бу хакта аның белән сөйләштек.
Дилбәр, ничек барырга булдыгыз? Хәрби хәрәкәтләр булган урынга хатын-кызлар барганын да беләбез, әмма бу бик куркыныч.
– Радиода «Ватан уллары» дип аталган тапшыруым чыгып килә. Бик күп солдат әниләрен, хатыннарын сөйләттем. Егетләрнең үзләре белән дә аралашу теләгем туды. Бу хакта җитәкчебез Илфар Кәримовка әйттем. Ул башта риза булмаса да, соңыннан күндердем. Арча районында Яруллин Илнур Гомәрович дигән данлыклы волонтер бар. Ул Әфганстанда да хезмәт иткән. Егетләргә гуманитар ярдәм ташый. Искитмәле алтын кеше ул. Андыйлар бик сирәк. Үз акчасына егетләребез янына йөри. Алар белән элемтә булдыручы. Махсус хәрби операция зонасындагы теләсә нинди ноктага барып җитә ала. Кирәк әйберләрне егетләрнең кулларына илтеп тапшыра. Егетләргә ярдәм итү йөзеннән үз хисабыннан пилорамаларга кадәр илтеп биргән. Ә такта гел кирәк анда. Күчеп йөргәч, бик еш блиндажлар ясарга кирәк. Моннан алып барган такта бик кыйммәткә чыга икән. Ул гына түгел, Илнур Гомәрович кайтканда «груз 200» белән кайта. Моргка кереп, һәлак булган Татарстан егетләрен табып алып кайта. Егетләр аны хөрмәт итеп «Илнур абый» дип кенә торалар. Хәтта поста торган егетләргә дә күчтәнәчкә чәкчәк алып бара икән. Шул күчтәнәчне алгач, егетләрнең ничек сөенгәнен белсәгез икән. Илнур Гомәрович мине алырга риза булды. Без аның җитәкчелегендә җиде кеше бардык: Лаеш районыннан авыл башлыгы Рамил Зиннәтуллин, энесе шунда булган, аңа Нива машинасы алып барган Илнар Мингалиев, ике шофер егетебез – Рамис Курамшин, Илгиз Яруллин, Сабадан «Саба ашы» штабы волонтеры Әпсәләмова Нурия һәм мин. Юлыбыз ике көн ярымга сузылды. Лугански өлкәсендә танкистлар, артиллеристлар, үзебезнең 1234 Татарстан полкы егетләре янына кердек. Гадәттә, гуманитар ярдәм алып баручылар эчкә кермиләр. Әйберләрен постта калдыралар да, шуннан чыгып алалар икән. Илнур Гомәрович үз кеше, аңа керергә рөхсәт. Посттан каршы алдылар да, без егетләр янына – яшел зонага кадәр үк барып җиттек. Фотоларга төшерергә, геолокация кушарга ярамый. Каршы як барысын да күзәтеп тора.
Сезне ничек каршы алды Татарстан егетләре?
– Бик җылы каршыладылар. Әниләрен, кыз туганнарын очраткан кебек. Гомумән, тылдан килүчеләрне шатланып каршы алалар. Һәр җирдә кочаклашып күрештек. Ул чактагы атмосфераны күрсәң икән. Аны аңлатып биреп булмый... Камера белән эшләгән булсам авыррак булыр иде. СВОдан биргән репортажларны караганда ник бер генә ноктаны төшерәләр икән дип уйлый идем. Бу куркынычсызлык өчен эшләнә икән. Билгеле бер урынны гына төшерергә ярый. Мин аудио белән эшләгәч җиңел булды. Башта яздыртырга рөхсәт итмәгән командирлар да сөйләшә торгач йомшап киттеләр. Хатын-кызга караш башкарак кебек тоелды анда.
Егетләрнең кәефләре ничек?
– Мин дә шундый сорау бирдем. Ничек дөресрәк әйтим икән... Хәрби бәрелеш инде бу, диләр. Җирле халык та анда бездәге кебек СВО дип сөйләшми... «Баштагы мәлләрдә авыррак иде, өч ел эчендә ияләштек инде: ничек яшәргә, үзеңне ничек тотарга, сөйләшергә өйрәндек», – диләр.
Сез мессенджерыгыздагы сторизларда җимерелгән йортларны күрсәттегез. Яшәп калучы җирле халык бармы анда?
– Мин төшергән 9 катлы йорт төрле яклап бомбага тотылган иде. Зыян килмәгән йортлар юк анда. Шулай булса да тәрәзәләрдә утлар күренештерде. Юл буйлап янып беткән агачлар озатып барды. Тетрәндергеч къренеш...
Егетләребез яшәгән блиндажларны күрдегезме?
– Без барган егетләрнең блиндажлары чиста, пөхтә иде. Араларында алтын куллы егетләр булу – алар өчен зур табыш инде. Ясыйлар, төзиләр. Хәрби бәрелешләрдә булсалар да, яшәргә кирәк бит. Бер блиндажда булдым: анда хәтта җылы су керткәннәр.
Яшел зона булгач фронт сызыгына да ерак калмаган инде. Дроннар һөҗүм итү куркынычы да булгандыр...
– Әйе, анда линиягә 120 чакрым гына калган иде. Танкист егетләребезнеке ничә чакрым булгандыр, аткан тавышлар ишетелеп тора иде инде. «Сезгә повезло», – диделәр. Ни өчен дигәндә, без килгәндә кар-яңгыр яуды. Явым-төшем булганда дроннар очмый икән. «Сез килер алдыннан гына һөҗүм булган иде», – дип сөйләде егетләр.
Дилбәр, курку булдымы?
– Юк, бернинди курку хисе булмады. Анда куркып торырга вакыт та юк. Иптәшләрем тиз-тиз гуманитар ярдәм тарата, мин егетләрне яздыртам. Монда бит сөйләшә башласак, күз яшьләрсез булмый, ә анда бер күз яше чыкмады. Максималь рәвештә җыеласың, үзеңне тонуста тотасың. Госпитальдә дә булдым, яраланган егетләр, табиблар белән сөйләштем. Табиблар да төрле милләттән. Пензада яшәп, монда эшләргә килгән үзбәк табиб белән татарча сөйләштек. Азәрбайҗаннан табиб бар иде. Алар барысы да хәрби табиблар. Килеп берәр ай эшләп кайтып китәләр. Ял иткәч, кабат киләләр икән. Хатын-кыз фельдшерлар да бар. Башкортстаннан Айгөл исемле фельдшер белән таныштым. Ул безнең радионы тыңлый булып чыкты. Анда 8 ай икән инде. Барысы да үз теләгебез белән килдек, диләр.
Зарлану бармы?
– Юк, беркем зарланмый. Әлбәттә, миңа, журналист кешегә, алар зарлана да алмыйдыр, барысын да сөйләп тә бетерергә тиеш түгелләрдер. Мин үзем дә, мәсәлән, сөйләмәс идем. Барысы да бурычымны үтим, диләр. Анда беркем дә акча турында уйламый. Егетләр белән сөйләшкәндә бары ике нәрсәгә игътибар иттем: сагыну, кайту теләге һәм исән калу. Ашау турында уйламыйлар да кебек. Хәер, үзем дә шулай булдым. Элек гастрольләрдә йөргәндә: «аякларым арыды», «бәдрәфкә туктагыз әле», дип көйсезләнә идем. Монда барысы да онытылды. Арымадым да, йоклыйсым да, ашыйсым да килмәде. Бер генә теләк: барысына да өлгерергә. Егетләрнең күзләрендә яшь бөртеге бары һәлак булган дусларын искә алганда гына шәйләнде. Туганнарыгызга сәлам әйтегез дигәч, күңелләре тулганы сизелде.
Дилбәр, анда булып кайткан кешене тыңлап күзаллау – бер нәрсә, барып үз күзләрең белән күрү – бөтенләй башка. Сездә үзгәрешләр булдымы?
– Эреләнү дигән нәрсә хас бит инде безгә. Миңа гына булырга тиеш дигән фикер дә юк түгел башыбызда. Аэродром хәтле караватларда йоклыйбыз бит инде без. Шуннан урап кайтканнан бирле, егетләрнең анда ничек йоклавын күргәннән соң карават читендә генә йоклыйм. Хәзер ашау да минем өчен әллә бар, әллә юк – тамак ачыгу кайгысы бетте. Анда бит егетләр, гомумән, ашау турында уйламый. Миңа гына булсын әле дигән уй да бетте. Җимерек йортларны, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтләрен күргәннән соң дөньяга караш үзгәрде. Аны аңлатып бетереп булмый. (Елый.)
Тагын барыр идегезме?
– Чакырдылар. Госпитальдә эшләргә кешеләр җитми икән. Ялым вакытында ике атнага барып кайтырга уйлап торам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк