Логотип
Бакча

Сарымсак саргайса, нишләргә? Төп сәбәбе һәм ашыгыч ярдәм.

Көздән утырткан сарымсаклар матур гына тишелеп, үсеп килгәндә, очлары саргая башлады. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин. Тиз арада чарасын күрү сорала.


Көздән утырткан сарымсаклар матур гына тишелеп, үсеп килгәндә, очлары саргая башлады. Моның сәбәбе берничә булырга мөмкин. 
1.    Сарымсак салкыннан саргая. Ул салкынга чыдам булса да, әле генә тишелеп чыккан үсентеләр язгы кыраулардан зыян күрә. Быел яз тиз генә җылытып җибәрмәде, салкыннар торды. Салкын яңгырлар җирне катырды. Беренче сәбәбе менә шул иде. 
2.    Салкын һава һәм җирнең тиз генә җылынмавы аркасында ул туфрактагы макро-микроэлементларны үзләштерә алмый. Сарымсак иртә тишелеп чыга, аңа үсәргә файдалы элементлар кирәк, ә туфрак салкын булганлыктан, аның тамырлары аларны ала алмый. 
3.    Тагын бер сәбәп – корткыч бөҗәкләр дә булырга мөмкин. 
4.    Кайчак сарымсак дым җитмәсә дә саргая. Әмма быел яңгырлар мул булды, сарымсакның саргаюы дым белән бәйле булырга тиеш түгел. 

Төп сорау – нишләргә?
Әгәр дә сарымсакның өстен көздән мүлчәләп калдырган булсагыз, тиз арада аны җыеп алыгыз. Ул туфракка җылынырга бирми. Рәт араларын һәм үсемлек төпләрен йомшартып чыгыгыз, бу да туфракның тизрәк җылынуына китерә. 
Туфракны йомшартканнан соң, сарымсакны ашларга кирәк.

Икенче сорау – нәрсә белән ашларга?

Органик ашламалардан:
ачыткан тирес сыекчасы. Бу – иң үтемле ашлама. Әмма шәһәр яны дачасында аны табуы кыенрак булырга мөмкин;
ачыткан тавык тизәге сыекчасы; 
кычыткан һәм башка төрле чүп үләннәрен төнәтеп ясалган ашлама;
мочевина.

Минераль ашламалардан:
утын көле;
калий сульфаты;
суперфосфат;
нитроаммофоска.

Искәрмә: бу ике төркемгә кергән ашламалардан бер тапкыр ашлаганда һәр төркемнән берсен генә сайлагыз. 
Үсеп киткән мәлдә үсемлеккә азот кирәк. Бу – тирес, тавык тизәге сыекчасы, мочевина, 
Баш яралганда ул фосфор, калий (утын көле), кальций, магнийга мохтаҗ.
Май башында сарымсакны ачыткан тирес сыекчасы белән ашлау бик яхшы нәтиҗә бирә. 10 литр суга 1 литр сыекча алына. 
10 көннән соң минераль ашлама кертергә мөмкин. 

Ачы туфракка аммиак яки калий селитрасы яхшырак. Нейтраль туфраклар өчен – мочевина. 
Составында хлор булган ашламаларны сарымсак яратмый. 

Салкыннар кабатланып торса, сарымсак түтәленә «Эпин», «Циркон», «Янтарь кислотасы» кебек берәр стимулятор бөркергә кирәк. Бу аларны стресстан саклый. 

Ашлауга, сугаруга да карамастан, кыякларның саргаюы дәвам итсә, корткычларга каршы төнәтмәләр кулланалар. 
Болар: суган кабыгы төнәтмәсе, әрем төнәтмәсе, кычыткан, тәмәке тузаны, агач көле, тоз эремәсе.
Үлән төнәтмәләре 10 литр суга 3 кг үсемлек салып төнәтелеп ясала. 
Шулай ук 10 литр суга 200 г тоз эремәсен дә кулланып карарга була. 
Үсемлекләргә су сипкәннән соң утын көле бөркеп чыгарга мөмкин. Ул ашлама да, корткычларга каршы дару да. 

Инде болар да ярдәм итмәсә, кибетләрдә суган чебененә каршы көрәшү өчен сатылучы препаратлар кулланырга туры киләчәк. Аларның атамалары күптөрле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар