Логотип
Бакча

Киләсе елга җиләк күп булсын өчен

Кем кисәргә, ди, кем кисмәскә куша... Аннары кайсы ашламаны кайчан кертергә белмәссең. Кыскасы, җиләген җыеп бетергәч, викторияне нишләтергә? Шул хакта берничә киңәш сезгә.

Күпләрнең инде бакча җиләге уңышын биреп бетерде. Нәкъ менә хәзер киләсе ел уңышы өчен нигез салына торган вакыт. Димәк, бакча җиләген тәрбияләү әле тукталмады. 

Беренче эш итеп, җиләкнең саргайган, кызарган яфракларын кисеп чыгыгыз. Кайбер бакчачылар җиләкнең яфракларын чалгы белән чабып ала. Моны уңышны җыеп алуга ук эшләсәң генә – 20 июльгә кадәр. Соңгарак калсагыз, яфракларның бары тик саргайганнарын гына өзегез, чөнки көзгә кадәр ул яңа яфраклар чыгарып өлгермәячәк.

Августта күчереп утыртырга ниятләмәсәгез, мыекчаларын да кисегез. Әгәр дә җиләкне үрчетергә ниятләсәгез, 1-2 мыекчаны калдырып, розеткасы формалашкан урынга уңыдырышлы туфрак тутырылган тәбәнәк савыт куегыз. Шулай итсәгез, яшь үсентеләрнең тамырлары көчлерәк була. Савыт кулланмыйча, мыекчаларны үз түтәлендә дә тамырландырырга мөмкин. Шулай да чүпләрдән арындырып, туфракны йомшартып, су сибеп, уңай шартлар тудырырга кирәк. 

Бар көчен уңышка тоткан куакларны җиләген җыеп алып бетерүгә үк яхшылап тукландыру да кирәк. Чөнки киләсе елда уңыш бирәсе чәчәк бөреләре быелдан ук формалашып кала. Моның өчен куакның көче җитәрлек булырга тиеш. 
Иң яхшы ашлама – табигый ашлама. Болар – тавык тизәге, тирес ачыткысы. Тавык тизәгеннән ашлама 1 өлешкә 20 өлеш су кушып ясала, тирес ачыткысы ясау өчен 1 өлешкә 10 өлеш су кушыла. 
Комплекслы минераль ашламаларның да нәтиҗәсе яхшы. Аммофоска, наитроаммофоска, суперфосфат, калий сульфаты, мочевина, аммиак селитрасы яхшы. Бакча җиләген ашлау өчен хлорны ашлама кулланырга ярамый. 

Көз көне исә җиләккә азотлы ашламалар кертмиләр. Көзен бары калийлы һәм фосфорлы ашламалар гына кулланыла. 

Мул уңышның тагын бер шарты – җиләкләрне җыеп бетергәч, куакларны авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү. Мәсәлән, бакыр купоросы бөркергә мөмкин. Ул ончыл чык, соры черек авыруыннан коткара. 10 литр суга 2 аш кашыгы бакыр купоросы алына. Бу эшне коры, җилсез көнне башкаралар. 


Алдарак без әле җиләк өчен урын сайлау һәм күчереп утырту турында да сөйләшербез.

Фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Бакча Бакчачылык файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар