Логотип
Бакча

Теплицада – Ташкент! Помидорларны коткарабыз!

​​​​​​​Теплица үсемлекләрне салкыннан коткарса да, бүгенгедәй эссе көннәрдә анда баш пешәрлек кызу була. Теплицаның түбәсе дә ачылса, үсемлекләр өчен кулай температураны тоту проблема түгел анысы. Әмма баш-баштагы ишекләрне ачу гына мондый эсседә җитәрлек түгел.

Теплица үсемлекләрне салкыннан коткарса да, бүгенгедәй эссе көннәрдә анда баш пешәрлек кызу була. Теплицаның түбәсе дә ачылса, үсемлекләр өчен кулай температураны тоту проблема түгел анысы. Әмма баш-баштагы ишекләрне ачу гына мондый эсседә җитәрлек түгел.

Теплица эчендәге һаваны контрольгә алу өчен, урта бер җиргә градусник элеп куегыз. Температура 28-30 градустан арта икән, аны киметү чарасын күрә башларга кирәк.

 

Помидорлар һәм хәтта җылыны аеруча яратучы баклажан белән борычлар да артык эсседән зыян күрә. Мәсәлән, температура 30 градустан артса, помидорларның серкәсе стерильләшә, җимешләре булмый.

Үсемлекләрнең яфраклары шәлперәю, чәчәкләре коелу – аларга эссе булуын күрсәтә.

Теплицадагы температураны киметү өчен, аны күләгәләргә кирәк. Әмма кояш нуры – үсемлекләр өчен кирәкле беренче шарт. Шуның өчен дә калын материаллар кулланып булмый. Теплицаның түбәсен тышкы яктан акбур белән юка гына итеп агартырга була. Бу эчтәге температураны киметергә ярдәм итә. Акбур урынына известь кулланырга ярамый!

 

Бу ысулны кулланырга теләмәсәгез, теплицаның түшәменә эчке яктан тукылмаган юка материал – лутрасил (яисә юка ак җәймә) эләргә була. Аны кер кыстыргычлары ярдәмендә тимер араталарга беркетәләр. Бу ысулның файдалы ягы тагын шунда – төнлә үсемлекләр өстенә салкын конденсат таммый.

 

Теплицаның эченә – сукмакларга салкын су сиптерү дә һаваны җиләсләндерергә булыша. Әмма бу ысулның кимчелеге бар – теплицада дымлылык арта. Дым кыярларга килешсә дә, помидорлар чирли башларга мөмкин.

 

Теплица эченә вентилятор урнаштыру да үтемле чара. Баш-башка икене куйсаң, һава тизрәк суыначак. Бу ысул дымлылыкны киметергә дә булыша. Кимчелеге – теплицага кадәр электр чыбыгы сузарга һәм электр энергиясе өчен түләргә туры киләчәк.

 

 

 

 

 

 

 

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык бакчачы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар