Логотип
Проза

Бәхет кочагында

Улы артында оялып кына басып торган булачак киленен кочакларга дип үрелгән хатын кинәт караңгы упкынга тәгәрәгәндәй булды: Энҗе... кулсыз иде...

Танышу

Халидә, бәхет кошы тоткандай, очынып көне буе табын әзерләде. Кичке аш өч кеше өчен генә булса да, өстәл әллә ничә төрле салат, бәлеш, өчпочмаклардан сыгылып тора иде. Өстәлдәге сый-нигъмәтләргә тагын бер кабат күз йөгертеп чыкканнан соң хатын канәгать калып елмаеп куйды. Көне дә нинди бит аның! Ялгыз башы каңгырып йөргән улы Кәрим, ниһаять, өйләнергә җыена! Бүген кичке ашка кәләшен әнисе белән танышырга чакырган. «Син артык күп сорау биреп, уңайсыз хәлгә генә куйма, – дип кисәтеп тә куйды улы. – Энҗе бик оялчан кыз». Аптырата димени соң инде. Улының башлы-күзле булуы турында күптән хыяллана бит инде хатын. Яшьтәшләренең инде икешәр баласы бар. Кәрим исә, яраткан кешемне очратмадым әле, дип, ялгыз башы йөри бирә. Һәм менә, ниһаять, Аллаһы Тәгалә Халидәнең дә теләкләрен ишеткән бугай. Хатын духовканы сүндерде дә өс киемен алыштырырга бүлмәсенә кереп китте. 

Нәкъ сөйләшенгән вакытта ишектә кыңгырау чыңлады. Энҗене каршы алырга киткәндә, ачкычын онытып калдырган, күрәмсең, Кәрим. Халидә дулкынлануын басарга тырышып, ишеккә таба атлады. Улы артында оялып кына басып торган булачак киленен кочакларга дип үрелгән хатын кинәт караңгы упкынга тәгәрәгәндәй булды: Энҗе... кулсыз иде... Дөресрәге, ике кулының да терсәктән түбән өлеше юк иде кызның.

Халидәнең кичерешләре хакында күз карашы сөйләп торса да, югалып калуын сиздермәскә тырышты. Мөлаем гына исәнләшеп, кунакны табын артына чакырды. «Юк, моның булуы мөмкин түгел, – дип, эченнән генә фикер йөртте Халидә. – Аның бердәнбер улы гарип кызга өйләнә алмый. Бәлки, ул көн саен өйлән дип бәйләнгәнгә шулай шаяртмакчыдыр...»

Тәлинкәләрне тезеп чыккач, Халидә кызыксынулы карашын кунак кызга төбәде. Ничек ашый икән бу кыз? Тик Энҗе кымшанмыйча утыра бирде. «Кәримнең кашыктан ашатуын көтәдер», – дип уйлады Халидә.

– Син оялып торма, Энҗе, – дип кочып алды аны шулчак Кәрим. – Монда барысы да үз кешеләр. М-м-м... Шундый тәмле, әнием. Телеңне йотарлык.

– Рәхмәт, – диде кыз оялып кына. – Минем ашыйсым килми...

Табын артында сүз ялганып китмәде. Кәрим эшендәге яңалыклары, Энҗенең картиналар ясавы хакында сөйләде. Халидә исә ясалма елмаю белән баш кагып кына утырды.

Кыздан ни дә булса сораса, күңелендәге тетрәнүне сиздерермен дип курыкты. Кыз да артык ачылып китмәде. Халидәнең күңел кичерешен сүзсез дә аңлады булса кирәк.

Энҗене озаткан Кәрим ишектә күренүгә, ана бер-бер артлы сораулар яудыра башлады.

– Моны ничек аңларга инде, улым? Анаң белән шулай шаярырга ярый димени?

– Нинди шаяру, әни? Син ни сөйлисең?

– Соң, мин бит сине чынлап өйләнергә җыенган дип ышандым...

– Ә мин чынлап та өйләнәм.

– Кемгә? Гарип-горабагамы?

– Кешене алай рәнҗетергә хакың юк, әни. Син бит әле күп нәрсәне белмисең.

– Күргәне дә бик җиткән. – Халидә тавышын акрынайтырга тырышты. – Улым, ул гарип кыз белән ничек яшәргә җыенасың соң син? Гомер буе кулларыңда күтәреп, хатын-кыз эше эшләп яшәмәссең бит инде.

– Кирәк булса, эшләрмен дә. Кешегә эшләтер өчен түгел, йөрәк кушканга өйләнәләр... Мин яратам аны, әни...

– Әй улым, яши башлагач мәхәббәт онытыла ул. Ниндидер гарип кызны бәхетле итәр өчен корбан булуыңны теләмим мин. Үзең уйлап кара. Балагыз туды ди. Ул аны хәтта күтәрә дә алмаячак бит.

– Анысы инде синең мәшәкать түгел. Шуны гына әйт әле, әни: җаның бармы синең? Син һаман бөтен әйбердән дә файда гына эзлисең. Бер генә минутка үзеңне Энҗе урынына куеп кара. Яки мине... Әгәр кулсыз булып туган булсам, миннән дә баш тарткан булыр идеңме?

– Син ни сөйлисең, улым? Шул сүзләрне ишетер өчен берьялгызым үстердеммени соң сине?! Гомерем буе синең өчен яшәдем.

– Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, әнием. Мин синең алдыңда мәңге бурычлы. Мин дә сине беркайчан да ташламам. Ләкин тормышымны миннән башка гына хәл итәргә юл куймам. Соңгы сүзем шул: мин Энҗене яратам һәм аңа өйләнәм! Аны ошатмыйсың икән, аерым яшәрбез. Сорау ябык!

Кәрим ишекне каты итеп ябып фатирдан чыгып китте. Халидә, күз яшьләренә буылып, табын янында ялгызы утырып калды...

Энҗе

Кызының борчулы йөзен күреп, Гөлсем сүзсез генә Энҗене кочагына алды.

– Борчылма, кызым, барысы да әйбәт булыр.

– Ул миңа дошманын сагалагандай карады, әни. Сөйләшергә дә теләмәде. – Энҗе таксида юл буе тыеп килгән күз яшьләренә ирек бирде. – Кәримгә дә бик авыр иде.

– Иң мөһиме – ул сине ярата, кызым. Тора-бара әнисе дә якын итә башлар. Беренче тапкыр күргән кешегә барысы да шулай сагаеп карый инде.

– Бөтен кеше дә минем кебек кулсыз түгел шул. Кәрим башка минем янга килмәс инде. Әнисен бик нык ярата ул. Мин дә аның әнисенә каршы баруын теләмим.

– И кызым, мәхәббәттә ике генә кешегә урын бар. Улын ярата икән, әнисе дә сезгә каршы булмас. Ашыгып нәтиҗә ясамыйк әле: вакыт күрсәтер.

– Нәрсә күрсәтер? Вакыт үтү белән генә миңа куллар үссә икән ул! – Энҗе иңбашы белән күз яшьләрен сөртеп бүлмәсенә кереп китте.

– И бала, тормыш авырлыкларына сынмаска Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, – дип, белгән догаларын эченнән генә кабатлады Гөлсем.

Энҗе исә күңелендә җыелган кимсенүдән ярсып елады да елады.

«Ни өчен мин шундый булып тудым икән? – дип уйлады ул. – Ни гаебем бар? Миңа шулай гомерем буе кимсенеп яшәргә язган микәнни соң? Алай булгач, нигә яшәргә?»

Үз-үзенә кул салу турында бер генә түгел, әллә ничә тапкыр уйланды Энҗе. Сабый чагында
балалыгы белән ул үзенең башкалардан аерылып торуын аңламый иде. Башка балалар янында уйнады, алар кебек үк йөгерде, шатланды. Тәүге тапкыр балалар бакчасында Илнур исемле малай рәнҗетте аны.

Аяк чалып екты да: «Синең кулларыңны кем кисте?» – дип көлде. Өч яшьлек кызчык беренче тапкыр үзенең башкалардан ким булуын аңлады. Алар уйнаганда, моңаеп читтә утырды.

Мәктәптә укый башлагач хәлләр тагын да читенләште. Аның белән бер парта артында берәү дә утырырга теләми иде. Сәламәт балалар белән укыту өчен әнисе аны биш яшеннән аяк бармаклары белән язарга өйрәтте. Башка балалар исә аңардан кычкырып көлде. Укытучылары Энҗене иң арткы партага үзен генә утыртты, кем дә булса кыерсытса аңа әйтергә кушты. Тик Энҗе әләкләшә белми иде. Берәүне дә укытучыдан орыштыртырга теләмәде. Аңа бары тик аралашырга дуслар гына кирәк иде. Тик сыйныфларында андый кеше табылмады.

Әнисе аның өчен дус та, иптәш тә булды. Кызы белән кая да булса барырга тырышты ул. Хезмәт хакын тулысынча диярлек кызына тотты. Кимсенеп кенә үсмәсен. Курчак театры, цирк кебек тамашалар азга гына булса да онытылып торырга ярдәм итә иде.

Энҗегә ун яшь тулган көнне әнисе өйләрендә зур бәйрәм ясады. Кызның сыйныфташларын, күршедә яшәүче балаларны кунакка чакырды. Барысы да күңелле иде. Туган көн теләкләре теләгәндә Ләйлә исемле кыз: «Мин сиңа куллар үсүен, синең дә безнең кебек булуыңны телим», – диде. Ул моны көлеп түгел, чын күңеленнән әйтте. Тик сыйныфташ малайлары дәррәү Энҗедән көлә башладылар: «Кара әле, яртылаш үскән дә инде, күп калмаган», – дип шаркылдаштылар. Энҗе берни дип тә җавап бирмичә урамга атылды. Авыр, бик авыр, яшисе килми иде аның. Шунда башына бер уй килде. Янәшәдә генә ун катлы йорт бар. Кайвакыт күрше малайлары шуның түбәсенә менеп уйный.
Энҗе, тыны кабып, шунда йөгерде.

Җиргә карагач, башы әйләнеп китте. Түбәдән бер адым бушлыкка атлыйсың һәм... барысы да бетәчәк. Кимсетелүләр дә, күз яшьләре дә... Аякларын салындырып, түбә читенә килеп утырды һәм чытырдатып күзләрен йомды. «Бер, – дип санады ул, пышылдап. – Ике...»

Шулчак, урамда кычкырып, үзен эзләп йөгергән әнисен күреп алды. Биектән бик бәләкәй булып күренә иде әнисе. Энҗегә ул бик кызганыч булып китте. Әгәр Энҗе үлсә, әнисе япа-ялгызы калачак бит. Әнисе бит аның өчен ни генә эшләми. Ә Энҗе... ни дип җавап кайтарырга тели ул аңа. Аның үлемендә әнисе үзен гаепле санаячак бит. Юк... болай ярамый... Урыныннан торып, кирегә атлады. Кечкенә булуына карамастан, башкалардан аерылып торуы аны иртә уйланырга, олыларча фикер йөртергә өйрәтте.
Бу хәлләрдән соң сыйныфташлары белән аралашмаска тырышты. Үз эченә йомылды. Үсә барган саен, алар аның шундый булуына ияләшә бардылар. Көлкеле карашлар, төртмәле сүзләр сирәгәйде, соңыннан исә бөтенләй онытылды. Әнисе аңа гел әйтә иде: «Алар сине рәнҗетәбез дип уйламый, кызым. Кызык табар өчен генә үчеклиләр. Алар әле берни дә аңламый. Аңлый башлагач, үзләренә дә оят булачак. Менә күрерсең». Хак әйткән булып чыкты әнисе. Зуррак сыйныфларда укыганда Энҗене үчекләү түгел, киресенчә, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша башлады яшьтәшләре.
 Икенче тапкыр якты тормыш белән хушлашу теләге аңа мәктәпне тәмамлыйсы елны килде. Энҗе инде үзенең үзенчәлекле кеше булуына (аңа әнисе нәкъ менә шулай йомшак итеп «үзенчәлекле» дип әйтә иде) күнеккән, урамда барганда үзенә төбәлгән кырын карашларга игътибар итмәскә өйрәнгән иде. Дуслары да инде күптән ияләшкәннәр, аның куллары булмавын вакыт-вакыт бөтенләй онытып җибәрәләр иде.

Энҗе исә, башкалардан ким булмавын исбат итәргә теләгәндәй, һәрвакыт үз өстендә эшләде. Йөзү, йөгерү кебек спорт төрләре белән шөгыльләнде. Өйдәге эш-ләргә әнисе кечкенәдән үк өйрәтә килде. Кызының мөстәкыйль кеше булуын, башкаларга ялынмыйча яшәвен теләде ул. Аяк бармаклары белән чүпрәк тотып, өй җыештырып йөргән Энҗе, арыдым, дип шыңшый башласа, ярдәмгә ашыкмады: «Түзем булырга кирәк, кызым», – дип, үз эшен дәвам итте. Йөзү буенча тренеры да: «Энҗе, син сәламәт кызларны уздырасың, хәтта егетләр белән ярышырлыгың бар», – дип мактый иде.
Дәрестә күңелсез булса, мыштым гына рәсем сызгалап утырырга ярата иде кыз. Бервакыт сыйныф җитәкчесе сиздерми генә арттан килеп, бу шөгыле вакытында тотты. Шелтә көткән Энҗене ул орышмады. «Дәрестән соң минем яныма килерсең», – диде дә сөйләвен дәвам итте.

Дәрес буе ничек итеп акланырга дип уйланып утырган кызны тамчы да әрләмәде укытучы. Киресенчә: «Синдә талант яшеренеп ята, Энҗе. Рәсемнәрең бик матур. Аяк бармаклары белән шулай ясый алу мактауга лаек. Бу талантны яшереп яту гөнаһ», – дип, кызны рәсем түгәрәгенә яздырды. Акчасын да үзе түләде. «Бәлки, киләчәктә рәссам булып, миңа картинаңны бүләк итәрсең», – диде. Бу сүзләрдән башы күккә тиде кызның.

Шулай да бер уй тынгы бирмәде аңа. Иптәш кызлары барысы да диярлек егетләр белән дуслашып йөри. Күңелләрендә ниндидер нечкә хисләр бөреләнгән яшьлек чорына кереп баралар. Энҗенең дә кем белән дә булса дус буласы, эч серләре белән бүлешәсе килә иде. Аның белән аралашучы егетләр күп иде анысы.

Тик алар барысы да Энҗене дус буларак кына кабул итә, кичләрен исә башка кызлар артыннан йөгерәләр иде.

Көннәрдән бер көнне Энҗене мәктәптән бер егет озата кайтты, хәтта бит очыннан үбеп тә алды әле.
Кем диген! Сыйныфтагы иң чибәр, күп кызларның башын әйләндергән Рәсил. Әллә нинди матур сүзләр сөйләде ул аңа. Кичләрен бергәләп театрга, кинога йөрделәр. Аны күргәч, Энҗенең йөрәге шашынып тибә, янәшә атлаганда исә дулкынланудан бит очлары кызара иде. Ә беркөнне Рәсил кызга бөтен сыйныф алдында чәчәкләр бүләк итте һәм: «Син мине яратасыңмы, Энҗе?» – дип сорады. «Яратам», – дип пышылдады кыз. Алга таба кыз өчен һич көтелмәгән сәер күренеш булды.

– Син җиңдең, молодец, донжуан! – дип, Рәсилнең учына мең сум акча салды Марат, һәм алар көлешә-көлешә сыйныфтан чыгып киттеләр.

Ни уйларга белми аптырап басып калган Энҗегә Рәсил белән бер парта артында утыручы Алсу барысын да сөйләп бирде.

– Кызларның башын әйләндерүче Рәсилгә Маратның ачуы килгән. Алар сине яратмый, кызык өчен генә аралашалар, дигән. «Күр дә тор, атна эчендә теләсә кемне гашыйк итәм», – дигән Рәсил дә. Шуннан Марат акчага бәхәсләшүне уйлап чыгарган. «Әгәр кулсыз Энҗе сиңа яратам дисә, миннән мең тәңкә. Тик кара аны, аңарда малай-шалай кайгысы түгел», – ди икән...

Салып тапталган хисләрен кая куярга белмичә, Энҗе класстан чыгып йөгерде. Сыйныфташлары
куып тота алмады. Бу юлы инде ул үз-үзенә кул салу турында уйлап кына чикләнмәде. Бер кап йокы даруы эчеп, бүлмәсенә кереп бикләнде. Күңеле сизенеп, әнисе эштән сорап кайтмаган булса, бик аянычлы тәмамланыр иде бу хәл. «Ашыгыч ярдәм» вакытында килеп җитеп, кызның гомерен саклап калдылар. Идәндә тәгәрәп елаган әнисен күреп, кыз башка беркайчан үлем турында уйламаска ант итте.

Башка беркайчан да ярата алмамын дип уйлаган иде Энҗе. Кәрим белән танышу тормышын бөтенләй үзгәртте. Әнисеннән башка тагын кемгәдер кирәклеген тойды ул. Алай гына да түгел, чын мәхәббәтнең нинди булуын аңлады. Инде менә барысы да җайланды, бәхет-ле тормышка ирештем дигәндә генә... Кәримнең әнисенең кимсетүле карашы башкалардан ким булуын
кабат исенә төшерде...

Кәрим

Әнисе белән сүзгә килеп чыгып киткәннән соң озак кына урамда уйланып йөрде Кәрим. Бу танышуның җиңел генә узмаячагын ул алдан ук белеп торды. Шуңа да бу күрешүне шактый кичектерә килде.
Тик Энҗене гарип-гораба дип үк кимсетер дип башына да китермәгән иде ул.

Энҗе белән танышканнан бирле дуслары да, хезмәттәшләре дә сәламәт кызлар беткәнмени дигән сораулар белән күңеленә тияләр. Синең хисләрең ярату түгел, кызгану гына дип, Кәримне кыз белән аралашмаска үгетлиләр. Әйе, Энҗе башка кызлардан аерыла. Баштарак, бәлки, кызганудан да башлангандыр аларның мөнәсәбәте. Тик хәзер Кәрим аны бик ярата. Аның тавышын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый. Әнисен аңларга була әле: кыз улын бәхетле итә алмас дип борчыла ул. Ә дуслары, танышлары?.. Кулсыз кыз белән бит аларга түгел, Кәримгә яшисе.
Кәрим Энҗе белән беренче тапкыр очрашуларын күңеленнән үткәрде.

...Ялгызы гына театрга барган иде ул көнне. Күңелсез пьесаның беткәнен көтеп утырганда карашы нәкъ алгы рәттә утыручы кызга төште. Әнә, иптәш кызына пышылдап нидер сөйли, яртылаш күренгән йөзенә сокланмау мөмкин түгел. Пьеса тәмамлангач, Кәрим түзмәде:

– Мөлаем туташ! Сезнең белән танышырга мөмкинме? – дип сүз катты.

– Нигә дип танышырга телисез инде сез минем белән? – дип, сорауга сорау белән җавап бирде кыз, урыныннан тормыйча гына.

– Сөйләшә-сөйләшә өегезгә озатып куяр идем.

– Озатырга курыкмассызмы соң?

– Кемнән куркыйм ди мин? Киресенчә, берәрсе сезне куркытмасын өчен кочагымда яшереп алып
кайтырмын...

– Кемнән, кемнән... Миннән! – диде кыз урыныннан торып басып. – Таныш булыйк, мин – Энҗе. Гафу итәрсез, кул биреп күрешә алмыйм...

Кызның кулсыз икәнен күреп, Кәрим башта югалып калды. Алай да сер бирмәскә тырышты.

– Кәрим булам, – диде ул тавышын тыныч тотарга тырышып. – Йә, ничек, озатып куярга мөмкинме сезне?

Баштарак, чынлап та, яратудан бигрәк кызгану хисләре биләп алды Кәримне. Энҗе белән дус буларак аралаша башлады. Бергәләп кичке шәһәр урамнарын, паркларны урадылар, театрга бардылар. Элеккеге таныш кызлардан бөтенләй аерылып тора иде Энҗе. Юк, эш аның физик кимчелегендә түгел. Ничектер Энҗе белән аралашырга рәхәт иде егеткә. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Гадәттә, кызлар ишетергә дә теләмәгән спорт, тарих турында кыз Кәримнән дә күбрәк белә булып чыкты. Берничә тапкыр очрашкач, башка кызлар, кайда яшисең, машинаң, фатирың бармы дигәндәй, читләтебрәк егетнең матди хәле хакында сораша башлый иде. Андыйлардан шундук читләште Кәрим. Энҗе – бөтенләй башка! Аңа Кәримнең нинди кием киюе, машинасы булу-булмавы бөтенләй мөһим түгел. Кафе, ресторанга барып акча туздыруга да каршы иде ул. Күбрәк саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Дуслыктан башланган аралашу тирән хисләр уятты. Кәрим Энҗесез бер генә көн дә яши алмавын аңлады.

Кызга хисләрен аңлатырга озак әзерләнде ул.

Гадәттә, кызларга очрашырга тәкъдим ясаганда, йөзек бүләк итәләр. Ә Кәримгә нишләргә? Энҗегә йөзек бүләк итү аны кимсетү генә булыр иде. Шулай уйланып йөри-йөри, вакыт үтә торды. Иртәгә чынлап тәкъдим ясыйм дигән көннәрнең берсендә Энҗе барысын да үз кулларына алды.

– Башка күрешмик инде, Кәрим, – диде ул, егетнең күзләренә карап.

– Нигә?! – Кәримнең өстенә бер чиләк бозлы су койдылармыни.

– Син кызганудан гына очрашасың. Ә мин һаман сиңа тартыла барам. Бервакыт сөйгән кызыңны очратырсың. Ул вакытта миңа бик авыр булачак...

– Юләркәем, – дип, Кәрим аны кочагына алды. – Нинди сөйгән кыз? Мин сине яратам, Энҗе, сине!
Синең күңелеңне башка беркем дә яралый алмас. Чөнки хәзер сине сакларга мин бар.

– Чынлапмы, Кәрим?

– Мин ялганчы кешегә охшаганмыни? Күптән мәхәббәтемне аңлатырга теләп йөрим. Моңарчы беркемне дә болай яратканым булмады, Энҗе!

Шул көннән башлап бер-берсеннән хисләрен яшермәделәр. Киләчәктәге матур тормыш, гаилә турында хыялландылар. Һәм менә ничек килеп чыкты...

Кәрим уйланып барган җиреннән шып туктап калды, ниндидер карарга килеп, ашыга-ашыга кире якка атлады. Бераздан зур чәчәк бәйләме һәм алтын муенса тотып, сөйгәне янына йөгерде. Бүген үк загска гариза язарга кирәк дип ашыкты егет. Юкса Энҗене мәңгегә югалтуы бар...

Халидә

Халидә туйга бармады. Туй булырга соңгы көн калганга кадәр улы үз ялгышын аңлар, кире уйлар дип өметләнде ана. Үз йортына кулсыз киленнең аяк басуын күз алдына да китерә алмый иде ул. Килен эзләп ерак барасы түгел: күршеләрендә генә Алсу исемле кыз яши. Үзе матур, Кәримне дә ошата бугай. Лекциядән конспект кирәк дигән булып, берничә тапкыр кергәне дә булды. Халидә белән дә гел елмаеп исәнләшә. Ата-анасы да хәлле кешеләр. Менә дигән килен, кыскасы. Юк шул, улы үзенә яр итеп гарип кыз баланы сайлады. Әтисе сыман кечкенәдән нечкә күңелле булды ла. Бала чагында өйгә урам мәчеләрен ташып, шуларны үстереп теңкәсенә тисә, үсеп җиткәч...

Бервакыт, беренче сыйныфка укырга кергән елны, Кәрим мәктәптән куенына бер төргәк яшереп алып кайтты. Үзенең бөтен киемнәре пычранып беткән, букчасының тоткасы өзелгән. Гаепле күзләрен идәнгә төбәп, сүзсез генә басып торган арада, төргәк, җанланып, мияулый башлады. Инде яшерүдән файда юк дигәндәй, малай курткасының замогын ачты, һәм аннан бәләкәй генә песи баласы сикереп төште.

Ул да нәкъ Кәрим сыман пычранган, тәпиләре сыдырылган иде. «Әнием, – диде Кәрим, ялварулы күзләрен Халидәгә төбәп. – Әгәр аны өйдә калдырырга рөхсәт итсәң, мин гел-гел «биш»кә генә укырга сүз бирәм!» Нишләтәсең, калдырырга туры килде.

Соңрак Кәрим коткару тарихын түкми-чәчми сөйләп бирде.

Зуррак малайлар мәктәп артында мәче баласын җәберләүдән тәм табып уйнаганда, яннарына Кәрим килеп чыга. Кая качарга белмәгән җан иясе, чыелдап, агачлар арасына йөгерә. Тик малайлар качарга ирек бирмичә койрыгына басалар. Берсе тәпиенә авыр таш бәйли. Шулчак Кәрим песи баласына ярдәмгә ташлана, аны күтәреп качмакчы була. Ләкин малайларга каршы торырга көче җитми. Үзен дә тукмап ташлыйлар.

Кәрим аларга өр-яңа телефонын биреп песине коткара.

Телефон турында атнадан артык вакыт үткәч кенә белде Халидә. Акчаның ничек кыен керүен кечкенәдән аңлап үскән улы сөйләргә курыккан, күрәмсең. Бик озак хыялланганнан соң мәктәпкә укырга керү хөрмәтенә Халидә аңа шул телефонны бүләк иткән иде. Телефон кызганыч булса да, Кәримне орышмады. Киресенчә, улының шундый киң күңелле булуына куанды гына. Актәпи исә атна эчендә терелеп, йөгереп йөри башлады...

Улының кечкенә чагындагы фотоларын кулына алып Халидә уйга калды. Менә яшь ярымлык сабый, гөнаһсыз күзләрен аңа төбәп эчкерсез елмая. Сабыйлар гына шулай елмая ала. Менә алар ире Гадел белән Кәримне күтәреп төшкәннәр. Өчесе дә бәхетле. Бу – аларның бергә төшкән соңгы сурәтләре. Шуннан соң озак та үтмәде, Гадел машинасы белән һәлакәткә юлыкты. Каршы яктан килүче шофер исерек булган, диделәр. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче икесенең дә сулышлары өзелгән. Гаепле ирнең туганнары килеп гафу үтенделәр, ярдәм тәкъдим иттеләр. Халидәнең аларга күтәрелеп карарга да хәле юк иде. Һәлак булган үтерүчене каргап ни файда да, кичереп ни файда?

Бу мизгелләрдә ул алга таба ничек яшәү турында түгел, Гаделдән башка яши алмавы хакында гына уйлады. Тормыш туктап калгандай булды. Әнисе килеп: «Җебек булма, кызым! Хәзер үзең хакында түгел, улың турында уйларга тиеш син. Үлгән артыннан үлеп булмый. Иртәгә үк эшкә чыгасың. Кәримне үзем карап торырмын. Болай өйдә елап ятсаң, акылдан язарга да мөмкин», – дип, декрет ялындагы Халидәне дуылдатып эшкә чыгармаган булса, бу хәлнең ничек тәмамлануы билгесез. Башта әнисенә бик үпкәләде Халидә.

«Синең җаның юк, син ярата белмисең», – диде.

Шактый вакыт узганнан соң гына әнисенең шулай саклап калуын, кара кайгыдан аралавын төшенде ул. Эштә, кеше арасында Халидәгә чыннан да бераз җиңелрәк иде. Хатын улы өчен яши башлады. Нәкъ әтисен хәтерләтеп буйга тартылган улы аңа яшәргә көч бирде. Очрашырга, бергә яшәргә тәкъдим итүче ирләр дә булмады түгел. Тик Халидә, бердән, Гаделнең рухына хыя-нәт итәргә теләмәде; икенчедән, Кәримне үз баласыдай якын күреп ярата алмаслар дип курыкты. Бар тормышын улына багышлады. Инде менә улы үсеп җитте, килен рәхәте күрәм, оныклар сөям дигәндә генә...

*  *  *
Үз куышларын булдырганчы, яшьләр бер бүлмәле фатирда түләп яшәргә булдылар. Әнисенең Энҗене кабул итә алмавы тормышларын икенче агымга борды. Дөрес, Кәрим әнисе янына еш барды, ярдәменнән ташламады. Ләкин сөйләшүләре хәл сорашудан ары узма-ды. Халидә барысы өчен дә киленен гаепләде. Ә Энҗе Кәрим белән әнисенең аралары суынуга борчылды.

Танышу көненнән соң башка беркайчан да Кәримнең әнисе белән очрашмам дип уйлаган иде Энҗе. Тик тормышта син теләп алмаган вакыйгалар каршыңа йөгереп килә дигәндәй, язмыш Энҗегә дә
зур сынау әзерләгән икән. Кәримне эшеннән Мәскәүгә бер атналык командировкага җибәрделәр. Нәкъ менә шул вакытта Халидә егылып аягын сындырды.

Ире телефоннан: «Барып, хәлен белә алмассыңмы?» – дигәч, Энҗе, әлбәттә, каршы килмәде. Тик кайнанасына атап пешергән кыстыбыйларын төргәндә йөрәге очып чыгардай булып типте. Курка иде ул бу очрашудан...

Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, кочак җәеп каршы алмады Халидә.
– Килдеңме?.. Улым кайчанрак кайта икән? Миңа сөйләшеп утырырга түгел, ярдәм итәрдәй кеше кирәк шул, – дип тезеп китте.

– Мин ярдәм итәргә килдем, әни. – Энҗе дулкынлануын сиздермәскә тырышты. – Хәзер идәннәрне юам. Менә... пешкән ризыклар алып килдем. Нинди эшләрең бар? Әйт кенә, барын да эшлим.

– Син эшли алырдай эш юк та бугай инде ул. Интегеп тә йөрмә...

Энҗе, яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, сүзсез генә эшкә кереште.

Пычакны аяк бармакларына кыстырып ашарга әзерләп йөргән киленен күреп, Халидә сүзсез калды...
Сәгать эчендә фатиры чистарып, ямьләнеп китте, аш бүлмәсеннән тәмле ис таралды. Энҗе дәшмичә генә кайнанасына ашарга китерде дә, исән-сау терел, әни, дип, ишеккә атлады.

– Энҗе! – дип кычкырды аның артыннан Халидә. – Тукта әле, кызым...

Энҗе, ни уйларга белмичә, аның янәшәсенә килеп утырды. Моңарчы Халидәнең аңа «кызым» дип эндәшкәне юк иде.

– Ничек шулай түзем син, Энҗе? Бер дә юкка күпме кимсеттем бит сине... Кичерә алсаң, кичер мине, кызым... Синең каршыңда гаебем зур минем.

Энҗе дәшмәде.

– Син мине аңларга тырыш, кызым. Кәрим бит минем... бердәнбер балам... Ничек итеп аңлатыйм икән?.. Гомер буе тормыш йөген берүзем тартып баргач, күңелләр дә каткандыр инде. Сине дә әниең ялгызы тәрбияләгән бит. Ул миннән күпкә көчлерәк, күрәмсең. Ә мин, Кәрим өйләнәм дигәч, куркып калдым. Улымны бәхетле итә алмассың дип курыктым, балам. Менә хәзер... Аягым сынып, йөри алмый башлагач, синең ниләр кичерүеңне аз гына аңлый башладым. Аяк-кулда түгел... менә монда... – Халидә учларын йөрәгенә куйды. – Җан җылысында, йөрәк җылысында икән бит эш. Күрше Сания операциядән соң авырып урын өстендә ятканда, киленнәре түгел, кызлары да кайтмады. Ә син... шундый авыр сүзләр ишетә торып...

– Мин сиңа ачу сакламыйм, әни... Мин барысын да аңлыйм... – Энҗенең карашында чыннан да тамчы да үпкә чагылмый иде.

– Әгәр гафу итсәң... Моннан соң беркайчан да авыр сүз әйтмәс идем, кызым. Синең кебек алтын килен дөньяда юктыр ул. Өйләнешүегезгә каршы булуымны белә торып та, улымны миңа каршы котыртмавыңа, алай гына да түгел, үзеңнең тамчы да үпкә сакламавыңа рәхмәт. – Халидә киленен кочагына алды. Ул кичне алар икесе дә, күз яшьләре аша елмаеп, беренче тапкыр туйганчы ачылып сөйләштеләр.

...Хатынын сөендерү өчен алдан хәбәр итми генә бер көнгә алданрак кайтып кергән Кәрим ишек янында сумкалар күреп шомлана калды. «Энҗегә ни булган? Әллә әни авыр сүз әйткәнме? Аерылышырга җыенганмы әллә?»

Кәрим ашыгып хатынының номерын җыйды. Шикләре раслангандай, трубканы алучы булмады. Шулчак кояштай балкып Энҗе үзе күренде.

– Нишләп алдан хәбәр итмәдең, җаным? Табын әзерләп көтеп торган булыр идем, – дип муенына сарылды.

– Бар да әйбәтме, җаным? – диде Кәрим, кулы белән сумкаларга төртеп. – Моны ничек аңларга?

Энҗе көлеп җибәрде.

– Алдан кисәтеп куярга вакыт булмады, кичер.

Кичә син үзең ниндидер җыелышта идең. Әнинең ялгызына гына кыен да, күңелсез дә. Бергә яшик, дигәч, каршы килмәдем инде. «Син кайткач, хәл итәрбез», – дидем диюен дә әйберләрне җыя тордым. Син каршы түгелсеңдер бит, җаным?

– Минем әниме? – диде Кәрим, үз колагына үзе ышанмыйча.

– Юк, җаным, синеке түгел... Ул хәзер безнеке...

– Әллә мин юкта җен алыштырдымы сезне?.. Телефоннан әни: «Энҗе кызым уңган», – дип мактагач, мине борчырга теләми дип уйлаган идем. Әллә чыннан да дуслаштыгызмы?

– Безнең ызгышканыбыз да булмады бит, җаным.

– Энҗекәем минем! Гомер буе кулларымда гына күтәреп йөртермен сине!

Кәрим хатынын күтәреп зыр-зыр әйләндерә башлады. Энҗегә бөтен дөнья аның тирәли әйләнә кебек тоелды. Аның шатлыклы көлү авазы, бүлмәгә генә сыя алмыйча, ачык тәрәзәдән урамга ук ишетелә иде.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-young-happy-couple_1533564.htm#fromView=search&page=3&position=3&uuid=d390b231-7e1a-4a48-845d-6d3a34a995b9&query=муж%2C+жена%2C+свекровь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар