Августта нәрсә чәчәбез?

«Ничек инде нәрсә чәчәбез? – дип шаккатасызмы. – Җәй ахыры җитә, уңыш җыяр вакыт...» 
Юк, бернәрсәне дә бутамадык: әйтик, кәбестәләрнең кайбер төрләрен чәчәргә утыртырга нәкъ вакыты хәзер. Борчылмагыз, алар бик тиз өлгерә һәм аларны инде хәзер бушап калган түтәлләргә дә утыртырга мөмкин. Әйтик, суган урынына. 

Пекин кәбестәсе
Кәбестәнең көнчыгыш төрләренең иң билгелесе ул. Аны салатка да кушарга мөмкин, томалап пешерергә, хәтта тозларга да була. Кәбестә ашына да бик әйбәт. Яфракларыннан бик тәмле голубцы ясарга була.  
Бик файдалы да: нервларны тынычландыра, йокыны яхшырта, кан басымын тәртипкә китерә, иммунитетны күтәрә. 

Кайчан һәм ничек чәчәргә?
Кәбестәнең орлыгын август башында ачык грунтка чәчәләр. Рәт аралары 40 см булырга тиеш. 20 см калдырып кына утыртырга да була. Ул очракта, кәбестәләр үсеп, бер-берсенә тия башлагач, һәр икенчесен кисеп алырга кирәк.  Өлгереп җитмәгән бу кәбестәләр озак сакланмый, әлбәттә, әмма алар бик тәмле, сусыл – салатка куша аласыз.
Пекин кәбестәсе 60-70 көн эчендә өлгерә. Димәк, август башында чәчәсез икән, октябрьнең беренче чирегендә алар инде өлгереп җитәчәк. Беренче кыраулардан аларны өсләренә нәрсә дә булса каплап сакларга мөмкин. 
Суны атнага бер тапкыр сибү җитә: һәр төпкә – 3 литр. Су җылымса булырга тиеш.  

Кытай кәбестәсе
Бу кәбестәнең икенче төрле исеме – пак-чой. Аны яшелчә бакчасында, яшелчәләр янында гына түгел, чәчәклектә дә үстерергә мөмкин, чөнки ул бик матур да әле. Әйтик лаләләр үскән җиргә чәчә аласыз.
Кәбестәнең  монысы да бик файдалы: кан тамырларының сыгылмалыгын арттыра, холестеринны төшерә, тән тиресен матур итә.
Кытай кәбестәсенең яфраклары салат өчен менә дигән – аңарда бер ачырак, горчицага охшаган тәм бар. 

Кайчан һәм ничек чәчәргә?

Кытай кәбестәсенең орлыгын ачык грунтка 1 августтан 10 августка кадәр чәчергә мөмкин. Тирәнлеге – 1 см, рәт аралары – 50 см. 
Бу кәбестәне күп утыртырга кирәкми, чөнки аның яфраклары бик тиз катылана. Шуның өчен уңышны вакытында җыеп алу да бик мөһим. Ә куллану вакытын озынайту өчен аларны берәр атна ара белән утырсаң әйбәт. Август ахырына кадәр шулай чәчәргә була әле: 40 көн тирәсендә ул өлгереп җитәчәк. Тагын шунысы да бар: җәй көне утырткан кәбестә язын утыртканына караганда уңышны әйбәтрәк тә бирәчәк.
Кытай кәбестәсен үстерү авыр түгел, ул артык игътибар таләп итми. Пекин кәбестәсенә караганда салкынга да чыдамрак. Августның беренче чирегендә утырсаң, өстен капларга да кирәк булмаячак. 
Суны атнага бер тапкыр, һәр кәбестәгә 1әр литр сибәргә кирәк. Икенче көнне тамырын йомшартып җибәрсәң,  тамырларына суларга җиңелрәк булачак, дым да сакланачак. 

Япон кәбестәсе
Бу кәбестәнең орлыгы сатуда күптән түгел күренә башлады әле, бакчачыларның күбесе аны ничек үстерергә икәнен дә белми әле. 
Япон кәбестәсе бик үзенчәлекле. Беренчедән, аның яфраклары бик матур, икенчедән тәме аерылып тора: аңардан тәмле редиска тәме килә, җиләк-җимеш тәме дә сизелә. Салатлар, бутербродлар өчен ул менә дигән, төрле ризыкларны бизәү өчен дә файдаланып була. Аз гына пешереп алып, роллар ясаганда суүсемнәр урынына да кулланырга  мөмкин.
Тагын бер өстенлеге бар. Аның 10 см тирәсе тамыры да бар – ул да ашарга яраклы. 
Кәбестәнең монысы да файдалы булу ягыннан калышмый: ул иммунитетны ныгыта, яман шешләрдән профилактика чарасы буларак кулланыла.
  
Кайчан һәм ничек чәчәргә?
Япон кәбестәсенең орлыгын ачык грунтка августта, сарымсак һәм суганны алгач, шулардан бушаган урынга чәчәргә мөмкин. Тирнлеге – 1 см, рәт арасы – 70 см.  
Орлыкларны юешләтмичә чәчәргә кирәк. Буразналарга исә алдан күп итеп су сибәргә, орлыкны чәчкәч, өстен коры туфрак белән капларга кирәк. 

Кәбестәнең бу төрен ялкаулар өчен диләр. Чөнки аны бөтенләй карарга кирәкми диярлек – атнага бер тапкыр су сипсәң, шул җитә.
Япон кәбестәсенең яфраклары катлы-катлы, бик күп – 40 тан алып 150 гә кадәр җитә. Шуңа күрә уңышны өлешләп җыярга да мөмкин: башта тышкы яфракларны гына кисеп аласың. Алар урынына яңалары үсә. 
40 көн тирәсендә кәбестә өлгереп җитә.
Көннәр бик кызуга китсә, япон кәбестәсенең өстен  капласаң хәерлерәк, югыйсә, яфраклары катыланачак.

Бер файдалы киңәш:
Бу кәбестәләрнең барысын да  хуш исле үләннәр – чабрец, бөтнек, сельдерей, шалфей, яки сарымсак, суган белән янәшә утырсаң, кәбестәләр аларның исен дә үзләренә сеңдерәчәк.   

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 16 июнь 2021 - 16:43
    Без имени
    Баштан утте.
    Чират
  • 16 июнь 2021 - 21:06
    Без имени
    Бала белән әти арасына кермәгез инде, зинхар. Ул аның әтисе. Ул карамаса аны кем карасын.
    Баладан көнләшәм
  • 17 июнь 2021 - 06:01
    Без имени
    Бик яхшы ир, мин конлэшер идем может повод белэн чакврадыр кешенекен белмисен. Тунрылы булсын
    Баладан көнләшәм
  • 15 июнь 2021 - 12:26
    Без имени
    Хаталары кубрэк, уртасында гел буталчык икенче исемнэр килеп чыга...
    Хаталану
  • 16 июнь 2021 - 10:05
    Без имени
    Акыллы, тэпле ир элэккэн сезгэ димэк
    Баладан көнләшәм
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан