Логотип
Бакча

Лайлач әкәм-төкәмнән ничек котылырга?

Бакчачының дошманнары никадәр күп икәнен бакча белән шөгыльләнмәгән кеше күз алдына да китерә алмый!

 Бакчачының дошманнары никадәр күп икәнен бакча белән шөгыльләнмәгән кеше күз алдына да китерә алмый! Без утырткан уңышның өлгерүен бездән алда көтеп торучылар бик күп шул – санап чыга торган да түгел. Шуларның берсе – лайлач әкәм-төкәм. Слизняк, ягъни мәсәлән. Алар бөтен нәрсәне ашый: башта җиләк-җимешеңне, аннан яфракларына ук күчәләр. 

Алардан котылу өчен берничә киңәш.

1. Вакытыгыз һәм мөмкинлегегез бар икән – әкәм-төкәмнәрне кул белән җыярга мөмкин.

2. Сезнең өчен бу эшне көз көне, бакча бушап калгач, тавыклар да башкара ала. Авыл җирендә яшәп, тавык асрасагыз инде, әлбәттә. Алар бер кат чүпләп чыкса, лайлач әкәм-төкәмнәр киләсе елга болай үзәккә үтмәячәк. 

3. Үсемлекләргә үрмәли алмасыннар өчен төпләренә йомырка кабыгы яки ылыс салырга кирәк. 

4. Берәр савытка салып, җиләк-җимеш төпләренә кукуруз оны куегыз: аны ашагач лайлачлар үлә.


5. Суга нашатырь спирты кушып (1/6 исәбеннән), шуны үсемлекләргә сиптерегез: лайлачлар бу исне яратмый.

 
6. Лайлач әкәм-төкәмнәр сыра исен исә киресенчә яраталар: пластик шешәләрдән стакан ясап, башы гына җирдән чыгып калырлык итеп, берничә урынга җиргә урнаштырыгыз.  Шул стаканнарга сыра салыгыз. 4-5 көн саен сыраның яңартып торырга кирәк. Лайлачлар шул искә җыелып, сырага төшеп үләчәк. 


7. Бу ысуллар гына  ярдәм итмәсә, кибеттән «Гроза» дигән препарат сатып алыгыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар