Петунияне ничек чәчәк аттырырга?

Гадәттә, җәй башыннан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыручы петунияләр кайчак «ялкаулана», чәчәк атарга ашыкмый. Ничек «уятып» җибәрергә бу үсемлекне?
Петуниянең чәчәк атмавында берничә төрле сәбәп булырга мөмкин.

Урын кысанлыгы
Петуниянең тамыр системасы бик көчле. Әгәр дә үсемлекләр бер-берсенә артык якын утыртылса яисә чүлмәге кечкенә булса, тамырлары юньләп җәелә алмый. Димәк, чәчәк атарга көче булмый. Сәбәп шушында булса, берничә үсемлекне башка җиргә күчереп утыртып, арасын сирәкләгез. 


Суны чикләү
Бу чәчәккә суны сирәк, әмма бер сипкәндә мул итеп сибәргә кирәк. Ә менә ачык туфракка утыртып, әле яхшылап тамыр бикләгәнче, киресенчә, суны аз-азлап еш сибеп тору сорала. Петуния көчәеп үсеп китеп тә, чәчәккә бөреләнергә ашыкмый икән, су сибүне чикләбрәк карагыз. Уңайсыз шартларга эләккән үсемлек тизрәк чәчәк атып, орлык өлгертергә ашыгачак. 

Яктылык җитми
Петуния кояшлы җирдә генә мул итеп чәчәк ата. Күләгәне бик авыр кичерә ул, сабагы озыная, чәчәкләре булмый. 

Ашлама йә артык, йә ким
Июньнең беренче яртысында үсемлекләргә азотлы ашламалар кертү кирәк булса да, азот күпкә китсә, ул яфракка котыра, ә менә чәчәк бөреләре яралмый. Петунияләр чәчәк атсын өчен аларга фосфор белән калий кирәк. Иң оптималь вариант булып түбәндәге схема санала: сугару – органик яисә минераль ашлама кертү – сугару – яфракларына минераль ашлама эремәсе бөркү

Формалаштыру
Петунияне үсә башлаганнан бирле гел формалаштырып, ботак очларын өзгәләп торырга кирәк. Үрмәләп үсә торган ампельле сортларының ботакларын яртылаш киссәң дә була. Куак булып үсүчеләрен 10-12 см га кыскарталар. Очын кискәч, ян-яктан тармаклар чыгара, ә аларда чәчәк бөресе күп була. Кисеп алган тармак очын суга тыгып, тамырландырырга һәм кабат утыртырга мөмкин. 

Чәчәкләрен өзеп тору
Бөтен үсемлекләр дә нәсел калдырырга омтыла. Чәчәкләрне дә ул тизрәк орлык өлгертү өчен дип ата. Орлыклар өлгерү – үсемлек өчен инде артыгын тырышмаска да була дигән сигнал. Шуңа күрә чәчәк атып бетереп, сулган чәчәкләрне гел өзеп торырга кирәк. Бу петуниянең «яшьлеген» озынайта. 
Фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7365
    1
    65
  • 7153
    0
    58
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7189
    1
    50
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5029
    2
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 апрель 2021 - 20:44
    Без имени
    Егет кешене күп кызлар ярата , концертына агылачак .Озак " мин егет " - диеп йөрер әле Ришат .
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 1 май 2021 - 21:53
    Без имени
    Ин яраткан жырчым.Телевизорда Ришатнын жырларын тапшырсалар, бар эшемне ташлап залга йогереп чыгам.Балалар да кунектелэр,тиз бул,дип,чакыралар.
    Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Чак кына соңрак туганмын» 
  • 2 май 2021 - 10:03
    Без имени
    Әйтер сүз юк...Гыйбрәтле хикәя! Без, татар хатын - кызлары, үз теләгебезне гел соңгы чиратка куеп өйрәнгән...тик, иң мөһименә кемнәндер рөхсәт сорамыйча үзебез дөрес дип санаганча карар кабул итәргә өйрәнсәк иде. Бу менә шушы очрак... Күңеле теләгәндә кайта алмавы гомере буена исеннән китмәячәк!!! Безнеке үтте...кире кайтарып булмый. Яшьләр, сезгә сүзем: ирне дә кимсетми үз теләгегездә нык торып, күңелегез кушканны үз акылыгызга, хисегезгә таянып гамәлгә салырга өйрәнегез!!! Без теләгегебезне аңлап үтәү түгел үтәргә теләмәгән дә ир кешене акларга тиеш түгелбез! Бу хикәяне укытып күптәннән әйтәсе килгән фикеремне Аллаһ фарыз итте күрәсең!!!
    SOS! Җанымны коткарыгыз!
  • 2 май 2021 - 15:11
    Без имени
    Бик яраткан артискам. "Сүнгән йолдызлар" дагы Сәрвәре генә дә аның буй җитмәс талантка ия икәненә дәлил.
    Җаным монда кала...
  • 2 май 2021 - 23:15
    Без имени
    Гажэеп дэрэжэдэ талантлы актриса турындагы язма очен рэхмэт. Олкэнэя барган саен, матурлыгы арткан кешелэр була. Аларнын эчке матурлыгы тышкы гузэллеккэ кушыла. Флера Хэмитова шундйлардан. Сабырлыгы,горурлыгы,гузэллеге белэн сокландыра ул. Хаман да сокландыра...
    Җаным монда кала...
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»