Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирем элеккеге хатынын онытмавын телим!

Минем язганнарым кемгәдер сәеррәк тә тоелыр, акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларсыз, бәлки. Анысы сезнең эш инде. Баштан ук тәртибе белән сөйлим әле.

Без ирем белән... зиратта таныштык. 
Шунда ук танышмадык әле, озак вакыт бер-беребезне читтән генә карап йөрдек. Минем ул елны апам үлде. Без аның белән гаиләдә икәү генә үстек. Бер-беребезгә шундый якын идек! Иң кадерле кешем иде ул минем. Әнигә, дус кызларымның берсенә дә сөйләмәгән серләремне аңа сөйли идем. 
Ул миннән биш яшькә олырак. Кияүгә чыкты, бер-бер артлы ике бала тапты. Җизни белән матур гына яшиләр иде. Аннары көтмәгәндә шушы диагноз... Ике ай эчендә китте дә барды ул. Күз алдында шәм кебек сүнде... Кеп-кечкенә ике баласы ятим калды. 

Әти белән әнинең, минем ул көннәрдә ниләр кичергәнне сөйләп аңлату да авыр.  Кечкенә улы бөтенләй бәләкәй иде әле, ә олысына бу вакытта 4 яшь. Әмма анысы да берни аңламый. Зиратка барганда юл буе: «Нигә әни дә безнең белән бармый?» – дип елады. Кемдер: «Елама, без бара торабыз, ул соңрак килә», – диде. 
Кабер янына без балаларны алып кермәдек, билгеле, алар бер туганыбыз белән машинада утырып тордылар. Кайтканда олы улы тагын юл буе елады: «Нигә без әнине көтмибез? Ул хәзер кем белән кайта инде?» – дип. Үзәкләр өзелде генә инде...

Мин ул вакыт ял җиткән саен зиратка, апам кабере янына барып йөрдем. Әниләрдән качып-качып китә идем.  Шунда барып елап кайтсам, бераз җиңелрәк була иде. 

Булачак иремне мин шунда күрдем. Ул да атна саен минем ападан ерак түгел бер кабер янына килә иде. Кайчак үзе генә, кайчак ике яшүсмер малай ияртеп килә. Боларның әниләре үлгән ахрысы дип уйладым. Берсендә алар миннән алдарак киттеләр дә, махсус шул каберне барып карадым. Дөрес уйлаганмын дип аңладым. 

Ничектер бер вакыттарак килә идек без.
Йә ул бераз гына алданрак, йә мин. Киткәндә дә шулай. 
Ә бер атнада зираттан икәү бергә чыктык. 
Ул миңа башлап үзе дәште:
– Кемегез? – диде. 
Монда артык сораулар кирәкми бит, болай да аңлашыла.
– Бердәнбер апам... – дим.
– Ә минем хатыным... – диде ул.
Әти белән әни бу хәлләрдән соң миңа руль артына утырырга рөхсәт итмиләр иде әле, шуңа күрә зиратка такси  белән килеп йөрим. Ә ул машина белән иде. Минем җәяү икәнен аңлады да:
– Кая кайтасыз? Әйдә, утырыгыз, – диде. 
Бер белмәгән кеше машинасына гомер утырганым юк иде, ә монда шулай тиеш кебек утырдым. 
Юлда да сүз якын кешеләребездән ерак китмәде. Аларда да шул диагноз булган икән. 

Икенче атнада без инде танышлар кебек исәнләштек. 
Дърт ел шулай аралашып йөргәннән соң гына өйләнештек. Инде бергә яши башлаганыбызга җәйгә биш ел була. 

Кияүгә чыкканда ук мин аның хатынын беркайчан онытмаячагын белеп чыктым. Ул хатынын бик сагына, уллары да, әлбәттә, әниләрен сагыналар.  Мин  аларның әниләрен оныттыру өчен махсус берни дә эшләмим, киресенчә, онытмасыннар дип тырышам. Ул хатынга карата күңелемдә көнләшү бөтенләй юк.

Ә иремнең әти-әнисе, апалары моны берничек аңламыйлар. 
Башта, хатыны үлеп кырык көн үтүгә, алар иремә өйләнү турында сүз кузгатканнар. Хәсрәтенең иң ачы чагында... Аннан мәрхүмәнең елы ашыннан соң ныклап тотынганнар, малайларга әни кирәк, дип. Әмма аңа карап кына ирем барыбер ашыкмаган бит, үзе моңа әзер булгач кына бергә булыйк, диде миңа. 

Иремнең уллары белән уртак тел таптым дип уйлыйм. Мин аларны чын күңелдән яратам. Алар да мине якын итәләр. Кечкенәсе кайчак, сеңлесенә ияреп, миңа «әни» дип тә әйткәли. Мин үзем икесенә дә «улым», дип дәшәм. Кызым тугач шулай хәл иттем, аңарчы күбрәк исем белән генә эндәшә идем. 

Безнең өйдә әниләренең фотосы тора. Кайнанам белән кызлары бигрәк тә шул фотога бәйләнәләр. Ул күз алдында тормаса, малайлар аны тизрәк онытырлар иде, диләр. Әниләрен телгә алмаска тырыш, диләр. 

Мин моңа бөтен күңелем белән каршы. Гел дәшмичә генә тыңлыйм. Апаның ире дә шулай хәл итте безнең. «Сезнең белән аралашмаса, олысы әнисен тизрәк онытыр», – диде. Балаларны безгә күрсәтмәскә, очраштырмаска  тырышты. Күз алдына гына китерегез: әти белән әни кызларын югалттылар һәм аларга оныкларын да күрсәтмиләр... Ул чакта әнинең күпме елаганын үзем генә беләм. «Шул балаларны бер кочакласам, кызымны кочаклаган кебек булыр идем бит», – дип. 

Кайнанам да, иремнең апалары да аның беренче хатынын яратмаганнар. Өйләнешүләренә дә бик каршы булганнар. Ул кызның әти-әнисен үзләре белән тиң күрмәгәннәр. Ә ирем үзенең сүзендә каты торган: өйләнәм булгач, өйләнәм, дигән. Югыйсә икесе дә студент кына булганнар әле. 

Бик матур яшәгәннәр алар. Ул чактагы фотоларын караган саен игътибар итәм: икесе дә матурлар, бәхетлеләр, һәрвакыт елмаялар... Хәзер ирем барыбер ул чактагы кебек елмаймый. Күзләре гел моңсу кебек аның.  

Күптән түгел кызыбызның туган көне  булды. Иремнең әти-әнисен, туганнарын да чакырдык, билгеле. Табын янында тагын шул хакта сүз чыкты. Миңа:
– Син катырак торырга тиеш, әтиләре малайларга әниләре турында гел сөйләп тормасын. Өйдә бер генә әни була, ул – син!  – диләр. 
Ярый әле малайлар ишетмәде бу сүзне, зал ягында сеңелләре белән уйныйлар иде. 
Ирем бөтенләй кызып китте, аны көчкә тынычландырдым. 
Әнисе:
– Беренче хатынының фотоларын саклау – сине бөтенләй хөрмәт итмәү билгесе. Моңа син ничек түзеп торасың, – ди. 

Мин алай санамыйм. 
Хәтер дигән әйбер дә бар бит әле. Мин рөхсәт итми дип кенә ул аны уйлаудан туктаячакмыни?! Күбрәк уйлый башламаса әле... Аннан күңелендә шундый хисләр йөрткән, кемнедер өзелеп яраткан кеше начар була алмыйдыр дип саныйм. Без аның белән беренче хатыны турында кайчак сәгатьләр буе сөйләшеп утырабыз. Ирем сөйли, мин тыңлыйм. Андый вакытларда без бер-беребезгә күбрәк якынаябыз кебек тоела миңа. 
Туганнары теләсә нәрсә әйтсен, мин иремә дә, улларыбызга да әниләрен оныттырырга теләмим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар