Логотип
Актуаль тема

Озак дәваланучы балалар өчен белем бирү

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе утырышында озак дәваланучы балалар өчен белем бирү процессын оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 35 нче «Галактика» лицеенда «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлар дәваланучы балалар өчен белем бирү –  тәрбия процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта депутатлар берләшмәсенең быелгы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга эш планы турында фикер алыштылар. Эшлекле иртәнге аш форматында узган утырышны «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева алып барды. Утырышта шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Роза Гайнетдинова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

Утырыш алдыннан депутатлар мәгариф учреждениесе директоры Елена Глухарева озатуында «Галактика» мәгариф үзәген карадылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, мәктәпкәчә бүлекнең эше, лицейның үзендә укыту һәм тәрбия бирү методикасы белән таныштылар.   

Утырышны ачып, Алсу Нәбиева лицей җитәкчелегенә һәм педагогларга җылы кабул итүләре һәм җентекле экскурсияләре өчен рәхмәт белдерде. Фикер алышу темасына күчеп, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе сайланган теманың актуальлеген билгеләп үтте. «Бүген без юкка гына 35 нче лицейга җыелмадык, бу мәгариф учреждениесе озак еллар дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе белән хезмәттәшлек итә, һәм педагоглар озак вакытлар дәваланучы балаларның белем бирү процессында актив катнаша, – дип белдерде Алсу Нәбиева. – Бүген безнең төп бурыч – мондый төрдәге белем бирү процессын яхшырту буенча булган проблемалар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышу».

35 нче лицей директоры Елена Глухарева «Хастаханә койкасы янындагы мәктәп» темасына чыгыш ясады. Аерым алганда, ул озак дәваланучы балалар өчен белем бирүнең өзлексезлеген тәэмин итү турында сөйләде. «Бу юнәлеш аеруча мөһим,  чөнки озак айлар хастаханәдә ятарга мәҗбүр булган балалар укуларын дәвам итәргә, педагоглар белән аралашырга, үзләрен мәктәп тормышының бер өлеше итеп тоярга тиеш», – дип басым ясады Елена Глухарева. 

Аның сүзләренә караганда, 2015 елның маеннан лицей Республика балалар клиник хастаханәсе базасында белем бирү эшчәнлеген алып баруга лицензия алган. Хастаханәдә 18 уку кабинеты бар. Лицейда 15 педагог укыта, шуларның өчесе Республика балалар клиник хастаханәсендә даими нигездә, ә уникесе килеп эшли. 2024–2025 уку елында Республика балалар клиник хастаханәсендә 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 1237 пациент белем алган. «Республика балалар клиник хастаханәсендә белем бирү процессын без ата-аналар ризалыгы һәм һәр баланы дәвалаучы табиб рөхсәте белән төзибез. Аннары, укучының сәламәтлеге үзенчәлекләрен һәм белем алу ихтыяҗларын исәпкә алып, индивидуаль уку планын төзибез. Балалар стационар шартларына җайлаштырылган махсус эшләнгән уку планы буенча шөгыльләнәләр», – дип сөйләде Елена Глухарева. 

Елена Глухарева шулай ук дәвалау учреждениесендә балаларга белем бирү белән бәйле кайбер проблемаларны әйтеп узды. Аның сүзләренә караганда, законнар дәваланучы һәр баланы мәгариф учреждениесенә кабул итәргә һәм аңа карата шәхси эш ачарга мәҗбүр итә. Әмма бу таләпне гамәлдә тормышка ашыру уңайсыз, чөнки балалар саны учреждение мөмкинлекләреннән шактый артып китә. Шулай ук Елена Глухарева әйтүенчә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшчәнлек алып баручы педагоглар хезмәт хакына өстәмә түләүләр алмый, чөнки медицина учреждениесендә укытучы булу закон нормаларында рәсми рәвештә каралмаган.  

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары бу мәсьәләләрне контрольгә алдылар һәм норматив-хокукый актларга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр. 

Бүген утырышта «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең 2025 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026 елга эш планы расланды. «Бу ел безнең өчен актив эшчәнлек чоры булды. Без дистәләгән чара уздырдык, округларда эшләдек, хатын-кызларның мөрәҗәгатьләрен кабул иттек, федераль һәм халыкара проектларда катнаштык», – дип сөйләде Ольга Воронова.  

Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары тарафыннан «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе проекты дәвам ителә. Утырышлар һәм түгәрәк өстәлләр кысаларында берләшмә әгъзалары гадәттәгечә аталарны, аналарны һәм балаларны, гаиләне һәм рухи кыйммәтләрне яклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. 

Парламентарийлар шулай ук халыкара мәйданчыкларда Татарстан тәҗрибәсен актив тәкъдим иттеләр.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар