Логотип
Проза

Бер аерылышу тарихы

Кеше язмышлары бер-берсенә охшамый.

Алияне бу дөньяга тууга сынаулар көтеп торган – әтисе ташлап киткән. Әнисен яратуы шуның кадәр генә булгандыр инде... Киткән дә югалган: алимент түләү түгел, ул кызына бер тапкыр да ярдәм итмәде. 

Әмма монысы сынау булмаган икән әле. 

Иң авыры мәктәпне тәмамлагач башланды. Ул беренче курста укыганда ук әнисе авырып китте. Шактый җитди диагноз куйдылар. Бер больницадан икенчесенә чабулар башланды, әллә ничә табибка җиттеләр – өметләнерлек сүз әйтүче булмады. Әнисенә эшеннән китәргә туры килде, аңа пенсия билгеләделәр. Ул пенсия акчасы шундый аз иде: аңа әллә ашарга алырга, әллә даруларга гына тотарга... Алия: «Укуны ташлыйм, эшкә керәм», – дип әйтеп караган иде, әнисе риза булмады. Кызына югары белем бирү – ананың иң югары хыялы иде. 

Группадаш кызлар арасында лекциядән соң эшләп йөрүчеләр  бар иде. Әмма Алия аларга да иярә алмады: әнисе бу вакыт инде урын өстендә ята – аны карарга кирәк иде. 
Аннан тыныч кына, тын гына китте дә барды әнисе... Йоклаган җиреннән генә. 

Алия берүзе калды да куйды шулай итеп. Әнисеннән дә якынрак кешесе юк иде аның... Уку турында онытырга туры килде – ниндидер акчага яшәргә кирәк бит. Үләренә өч көн кала, әнисе кухня шкафындагы блокнотны алып килеп бирүен сорады. Аны ачып, эченнән бер дәфтәр бите алды да, аңа сузды. 
– Бу – әтиеңнең телефон номеры... Бик авыр булса, аңа шалтыратырсың, – диде. 
Шалтыратмады аңа Алия. Моңа кадәр аның барлыгын да белмәгән кеше ни дип аңа ярдәм итсен ди?! Аңардан ярдәм сораганчы читләрдән соравың яхшырак. 

Әнисен җирләгәннең икенче көнендә үк эш эзли башлады. Иминиятләштерү компаниясенә урнашты ул, ә укуын читтән торып дәвам итте. Көннәр ничек узганы сизелми дә башлады: бер клиентны икенчесе алыштырды, аны – өченчесе... Бер өйрәнгән текстыңны кабатлыйсың да кабатлыйсың. Үзең гел елмаясың... Авыр иде, әмма аңа түзмичә ярамый иде.

Кәрим белән дә аларны эш таныштырды. Ул – аларның компаниясендә, әмма башка шәһәрдәге офиста эшли иде. Беренче сөйләшүдә үк ул кызга:
– Тавышыгыз бик матур... Гел тыңлап кына торасы килә, – диде. 
Сәбәп белән дә, сәбәпсез дә шалтыратулар яллардагы очрашуларга барып кушылды. Бер-берсенә гашыйк булганнарын сизми дә калдылар. 
– Синсез бер көн дә торасым килми... Әйдә, бергә яшик! – диде Кәрим. 

Шунда ук икесе алдына да сорау килеп басты: кайсы кем янына күченә? Берсенең дә торган урыныннан кузгаласы килми икән... 
– Егетләр түгел, кызлар күченә инде, алар бит кияүгә чыга. Мин синең янга килсәм, ул бит йортка керү була, – дип кырт кисте Кәрим. 

Алия инде барысын да ташлап, яраткан кешесе янына китәргә күңеле белән әзер иде. кемдер бу очракта юл куярга тиеш бит. Әйдә, ул кеше Алия булсын... Әмма тормыш барысын да үзе хәл итте. Кәримнәр офисында көтмәгәндә шактый зур үзгәрешләр булды һәм ул кыскартуга эләкте. Яңа эш табу мөмкинлеге исә Алия яшәгән шәһәрдә күбрәк иде – Кәрим аның янына күченеп килде. 

Үзенең ул шәһәрдәге бер бүлмәле фатирын сатып, монда яңа өч бүлмәле фатир алды. Әти-әнисе бик булышлы – бөтен җыйган акчаларын бирделәр. Алиянең фатирына торырга кеше керттеләр. Кәрим килгәнгә нәкъ ярты ел булды дигән көннәрдә туй ясадылар. Алия ягыннан институтта бергә укыган дус кызлары гына килде. Алар туйда бертуктамый: «Бәхетең булды, кызый!» – дип кабатладылар. Кәрим, чыннан да башкаларның күзе төшәрлек егет иде: озын буйлы, чибәр, дулкын-дулкын калын чәчле... 

Туй – ул бер көн була да, уза да китә. Аннан олы тормыш башлана. Ул инде матур әкиятләрдән бик ерак... Озакламый Алия балага узды. Фатирларына ремонт та ясап бетермәгәннәр иде әле. Акча килер җир дә күренми. Кызганыч, юклык гел талаштыра – ике арада үпкәләшүләр башланды.  
Бала туган җиргә дә күпме әйбер кирәк! Башта кредит алырга уйлаганнар иде –  банкта кире бордылар. Нигә бирмәүләренең сәбәбен дә аңлатып тормадылар. Бер генә юл калды – Алиянең фатирын сату. 

Шулай эшләделәр дә. 
Акча ремонтка да җитте, Алия бәбиләгәнче диңгезгә барып ял итеп кайтырга да калды. Кызлары тууга Кәрим яңа эшкә урнашты: кечкенә генә булса да, җитәкче вазыйфасында иде. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел – башка инде мохтаҗлык күрмәделәр.

Кызлары үсте, бакчага китте, Алия дә кире үз эшенә чыкты: барысы да элекеге эзгә әйләнеп кайтты. Кәрим генә баш-аягы белән эшкә чумды: иртүк китә, йоклар вакыт җиткәндә генә кайта – өйдәгеләр аны күрми дә. 

Икенче бала турында уйламадылар. Алия кабат бала көтүен аңлаганда, өйләнешүләренә инде 11 ел иде. Ул – сөенде, ә ире – юк. 
– Кирәкме соң ул бала безгә? Төшерт кенә, – диде Кәрим. 

Алия баш тартты. Алайса теләсә нишлә, дип, ире аңа кул селтщде. Ул хәтта, сәбәп табып, хатынын бала тудыру йортыннан да барып алмады.  
Сабый да өйгә ямь бирә алмады – ике арада җылылык калмаган иде инде. 
(Дәвамы бар.)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар