Бай клиентларның таләпләре дә югары. Алар салонына күбрәк эшмәкәр хатыннары, байбичәләр килә. Андый клиентлар янында үз-үзеңне онытасың, аларны үпкәләтмәс өчен җан-фәрманга тырышасың.
Хәзер дә аптырый Гөлшат: ничек инде ул бергә гомер иткән ирен җиңел генә сөяркәсенә чыгарып җибәрде соң? Моның сәбәбе гади – ирен яратмады ул. Ә ир-ат халкы моны сизә. Заманында Ленар кулларын җилкәсенә куйса да, аркасы чымырдап китә иде аның. Яшьлектә яраткан кебек тоелган ир тора-бара хатын өчен бер авыр йөккә, караш төшмәгән шәүләгә әверелде.
Ленарның читтә очрашкан кешесе барлыкка килгәч, Гөлшат күңелендә борчу урынына ниндидер аңлатып бирә алмастай җиңеллек пәйда булганын тойды. «Мин сине бәхетле итә алмадым, бәлки, сине сөяркәң бәхетле итәр», – дип үз-үзенә сөйләнде ул.
Ир кеше акыллы булды, фатир бүлешмәде, шәһәр уртасында урнашкан кирпеч йорттагы әти-әнисеннән калган өч бүлмәле фатирны Гөлшатка калдырды.
– Үз өлешемне Лианага бүләк итәм, яңа фатирлык кына акча эшләрмен, – диде.
Йорт, мал-мөлкәтне теге дөньяга үзең белән алып китеп булмый, үлгәч балаларыңа кала. Аларның бит уртак баласы – Лиана бар. Чит илдә яшәсә дә, туган җирендә кайтып сыенырга урыны булырга тиеш кешенең. Дөнья бит ул без уйлаганча бармый, бүген яхшы булса, иртәгә йомшак җирен дә борып куярга мөмкин. Аллаһ сакласын инде, бар да яхшы булсын: ана кеше баласы өчен үзе белгән догаларны укып тора, хәер-сәдакасын бирә. Бердәнбер газиз балаңның читтә яшәве кыен ана кеше өчен. Теләгән вакытта кунакка да бара алмыйсың, тәмле итеп пешергән ризыкларың белән дә сыйларга мөмкин түгел.
Гөлшатның кайнанасы да оныгының чит илгә яшәргә китүен авыр кичерде, кичләрен сагынып елый иде. Әбисе авырып китеп урын өстенә калгач, Лиана Германиядән кайтмады, җирләгәндә дә хушлаша алмады... Ковид чикләүләре аркасында һава юлларында тоткарлыклар булды бит.
Тормышта нинди генә хәлләр очрамый – ирләрнең төрлесе була. Күрше Галинаның ире аерылышкан вакытта суыткыч, телевизорны үзе белән алып киткән. Бүгенге көндә ике бүлмәле фатир өчен судлашып яталар. Аллаһ сакласын, алда кешене нәрсә көткәнен беркем белми. Ленарның яшь хатыны киләчәктә үзен ничек тотар, «фатирны бүл, үзеңә тиешлесен ал», дип, тавыш чыгармасмы? Очрашып йөргәндә тәмле телле булган сөяркәләр ирне кулга төшергәч, еланга әйләнә, диләр. Шуңа вакытында нотариуска барып кирәкле документларны кулга төшерергә кирәк. Гөлшат юристлар белән киңәшләшеп куйды. Ир белән хатын аерылышкан очракта, уртак фатир икегә бүленә, «раздел имущества» була, үз өлешеңне башка кешегә бүләк иткән очракта да нотариус аша хәл итәсе сораулар шактый. «Лиана кунакка кайткач, бу мәсьәләне тизрәк хәл итеп куярга кирәк», – дип уйлап куйды Гөлшат.
50 яшьтә ялгыз калса да, киләчәктә үз парын очратачагына иманы камил иде Гөлшатның. 50 яшь – хатын-кыз өчен иң матур чор – акыл кергән, яшьлек җүләрлеге узган. Гөлшат тулышкан алма шикелле: төс-кыяфәте матур, эшкә уңган. Үзе чәчтараш булып эшләгәч чәче дә һәрвакыт тәртиптә: гел буятып, матур прическалар ясап тора. Соңгы арада гына гәүдәгә тулыланып китте хатын: климакс чорында хатын-кызда гормоннар уйный башлый, диләр, шуңадыр. Бер дә картаясы килми Гөлшатның, көзгегә караган саен, битен энә күзеннән уздыра: сырлар, җыерчыклар барлыкка килмәгәнме, бит тиресе салынып төшмәгәнме, янәсе.
Хатын яшь калуның серләрен эзли: интернетны актара. Махсус блокларда язылган 50 не узган хатын-кызларга тәкъдим ителгән киңәшләрне дә үзенә саклап куйды, «Сөембикә» журналын яздырып ала башлады. Хатын-кызлар өчен нәшер ителә торган бу журналда киңәшләр күп чыга икән: ничек дөрес тукланырга, биткә нинди маскалар ясарга. Хәзер аңа ир карыйсы юк: эштән бушаган вакытта үзең белән дә шөгыльләнергә була, вакыт бар. Гөлшат спортзалга, бассейнга йөри башларга да уйлап тора, хәзер сәламәтлегеңне кайгыртмасаң, 60 яшьләрдә соң булуы бар...
Ире киткәч, Гөлшат тормышында яңа үзгәрешләр булды: аны шәһәрдә бик затлы саналган салонга эшкә алдылар. Ул әле монда бер ай элек кенә урнашты, коллективтагы мастерлар белән якыннан танышып та өлгермәде.
Гөлшат эшләгән салонның хуҗасы шәһәрдә исеме билгеле булган эшлекле ханым. Шәһәр үзәгендә урнашкан ике катлы бинаны сатып алган, ремонт ясатып, аерым зоналарга бүлеп, эшмәкәрләргә арендага тапшыра. Рәхәт, кешегә! Үзе гаиләсе белән Бали дигән җирдә яшәп ята икән, кайтканы да юк, ди. Аның бар эшен менеджерлары алып бара, оборотта миллионлаган акча әйләнә, дип сөйләде салонда эшләүче бер чәчтараш хатын.
«Алтынчәч» матурлык салоны бинаның беренче катына урнашкан, якында гына сәүдә үзәкләре эшләгәнгә клиентларга мохтаҗлык юк. Монда Гөлшаттан кала, биш чәчтараш эшли, маникюр-педикюр осталары, косметолог, массажист бар. Клиентлар «Алтынчәч» салонына алдан язылып куя.
Иртәдән кичкә хәтле аяк өсте эшләп хәл калмый, кичкә таба көчкә аякта басып торасың. Бар теләк – тизрәк өйгә кайтып, йомшак ятагыңа аву. Тик Гөлшат моңа юл куя алмый – үзең чәчтараш булгач, чәчең дә тәртиптә, тырнакларың да буялган булыр тиеш. Клиентлар останың тышкы кыяфәтенә игътибар итә.
Бай клиентларның таләпләре дә югары. Алар салонына күбрәк эшмәкәр хатыннары, байбичәләр килә. Андый клиентлар янында үз-үзеңне онытасың, аларны үпкәләтмәс өчен җан-фәрманга тырышасың. Чәчен буяган вакытта кайберләре чәй, кофе да соратып ала, үләренең тормыш хәле, проблемалары турында сөйли башлый. Чәчтараш янында эчләрен бушатып, тынычланып чыгып китә. Клиентларның бар юмартлары, сараннары. Кайберләре өстәмә рәвештә бер-ике мең акча да калдыра.
Гөлшатның бу салонга эшкә урнашуы бәхетле очрак булды. Аның осталыгын күреп, аңа эләгергә теләүче клиентлар саны артты. Үзе дә сизмәстән, югары элита хатыннарның яраткан чәчтарашына әверелде.
Шундый байбичә хатыннар арасындагы Галина салоннарга йөрергә яратмый, Гөлшатка аерым махсус машина җибәреп, өенә чакырта, бәяне дә ике тапкырга арттырып түли.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк