Логотип
Актуаль тема

Мин яратам сине, Татарстан!

Татарстанда Республика көне һәм шәһәр бәйрәме зур масштабларда узды! Бу көнне ярты миллионга якын кеше бәйрәм чараларында катнашты! Иртән иртүк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында: «Татарстан Республикасы көне белән! Мин яратам сине, Татарстан! Бәйрәм белән, дуслар!» – дип язып, сәламнәрен, котлауларын җиткерде.

Һәм башланды... Башкалабызда республика көнен һәм Казан шәһәренә нигез салынуның 1020 еллыгын киң колач белән билгеләп үттеләр. Кремльдән  – Казансу яр буйларынача, ипподромнан  – «УРАМ» экстрим паркынача... Иске Татар бистәсе урамнарында, Игенчеләр Сарае, Камал театры мәйданнарында җыр, музыка, күңел ачулар – һәркем күңеленә хуш килгәнне сайлады. Шул матур бәйрәм мизгелләре калейдоскоптагы кебек әйләнде-бөтерелде дә гаҗәеп бәйрәм булып күңелләрдә балкыды. Әйдәгез, кабат 30 август көненә әйләнеп кайтыйк!
Кремль ягыннан моторлар гөрелтесе ишетелеп тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Ике Кремль» халыкара мотофестивале  уза шулай. Флаглар һәм Георгиев тасмалары белән бизәлгән мотоцикллар колоннасы Казан Кремленнән Игенчеләр Сарае мәйданына юнәлә. Үткәнне бүгенге көн белән тоташтыручы әлеге символик маршрутта узучылар яшьләрдә дә, өлкәннәрдә дә горурлык хисе уята. Тиз генә Камал театрының яңа бинасына ашыгабыз. Театрның ачык панорамалы мәйданында – 45 яшь парның никахлашу тантанасы. Һәр районнан бер пар биредә яңа гаилә тууның тантаналы минутларын кичерә. Ә Камал театрының элеккеге бинасы каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме гөрли. Татарстаннан, күрше өлкә-республикалардан 1000 гармунчы килгән Казанга! Сыздыралар гына тальяннарда, саратский гармуннарда! 

Иске Казанның Кабан күле ярында – Мәрҗани урамында «Милли кием» фестивале төрле милләт вәкилләрен җыйган. Шуннан ерак та түгел Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале үзенә дәшә. Җыр-биюләре белән милли сәнгатебез аһәңнәрен җиткерә. Казан Кремленә бар да, ничек инде заманча татар мәдәнияте фестивале «ДәртФест» ритмнарында йөрмә, ди!  
Ат сөймәгән, ат дип җилкенмәгән татар буламы! Атлар ярышын карарга ашкынучылар ипподромга ашыга. Дмитрий Губерниев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов призына ат чабышыннан репортаж бирә. Алты илдән 150 чабышкы килгән анда.  Шулай ук Россия Федерациясе Президенты призына, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты призына юртаклар чаба, ипподром кунакларын Татарстан сәнгать осталары сәламли. 

Кичен Игенчеләр Сарае мәйданы опера музыкасы сөючеләрне каршылый. «Казан көзе» опера фестивалендә якташыбыз, Мария театры солисты Альбина Шаһимуратованы алкышларга күмәләр! Ә «Казан» Гаилә үзәге янында Татьяна Буланова меңләгән тамашачысы өчен җырлый.

Республика туган көн бәйрәме Татарстан районнарында, шәһәрләрендә дә киң колач белән уза. Ул истәлекле вакыйгалары, матур эшләре белән тарихта калыр. Чаллы халкы иртүк «Акварель-2025» чәчәкләр фестивале уза торган мәйданга җыела. 26 компания һәм оешма бу мәйданга үзләренең чәчәк инсталляцияләрен әзерләп куйган. Бу көнне Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе территориясендә атаклы кардиохирург Ренат Акчуринга бюст ачылу тантанасы уза. Акчурин 2011 елда Чаллы кешеләренә өч уникаль операция ясап, шәһәрдә кардиохирургия мәктәбенә нигез сала. Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә 30 августта «Изге Ай» мәчете ачылу да чаллылылар күңеленә хуш килә.

Түбән Камада исә бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта уза. Лемаев скверы, Тукай паркы, «СемьЯ» һәм «Кояшлы алан» парклары гөрләп тора. СВОда катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясе дә шушы көнне җибәрелә. Төзелеш материаллары, квадроцикллар, мотоцикллар, рацияләр, маскировка сеткалары, көнкүреш әйберләре, азык-төлек, адреслы посылкалар – барлыгы 40 тоннадан артык йөк озаталар.

Бөгелмәдә «Энергетик» стадионында тематик мәйданчыклар оештырыла: «Һөнәрчелек Бөгелмәсе» дигән төбәкара фестиваль, «Бөгелмә фарфоры» дигән яшьләр ярминкәсе, «Бөгелмә – спортив гаилә» дигән спорт мәйданы.
Әлмәтлеләрне исә республика халкы гимнына әйләнгән «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын җырлап, җырның авторы, композитор һәм башкаручы Роберт Андреев шатландыра. 

«Мин яратам сине, Татарстан!» Бу көнне бар халык – яше-карты, хәтта республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләре, Татарстаныбызга килгән кунаклар – шул җырны җырлый, шул җыр дулкынында тирбәлә. Кичен Казанда балкыган салют яктысы исә ерак-еракларга барып җитә...  
                                                                     Эльмира ЗАКИРОВА   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар