– Кайчак гел көтмәгән урыннарда, урамда килеп дәшәләр: «Сез бит Дамирның әнисе!» – диләр. Телевизордан күреп хәтерләп калганнар... Төрле чараларга еш чакыралар, һәрберсенә барырга тырышам. Улым турында сөйлим...
Ленариянең улы Дамир ГЫЙЛЕМХАНОВ – Россия Герое. Бу югары исем аңа үлгәннән соң бирелде. Нибары 22 яшьтә...
2022 елда ул Россиянең иң яшь Герое иде. Дамир узган юл бик кыска: аның турында сөйләр сүз бик аз һәм шундый күп тә.
Дамир Рәшит улы ГЫЙЛЕМХАНОВ, Россия Герое.
Дамир 1999 елның 21 сентябрендә Казанда туа. Хабаровск краенда танк гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт итә, 2019 елның февралендә ул Ростов өлкәсендә урнашкан 163 нче гвардия танк полкына күчерелә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә үк Дамирны Донецк һәм Луганск өлкәләрен якларга җибәрәләр.
Гвардия ефрейторы, танкист, механик-йөртүче Дамир Гыйлемханов үз подразделениесе составында 2022 елның 7 мартында Золотое шәһәре янына барып җитә. Башта барысы да уңышлы бара: 7 март көнне иртән иртүк командирлары Дамир Исламов егетләрне штурмга күтәрә. Аларның Т-72 танкы төп көчләрдән алда бара һәм дошман каршында көтмәгәндә пәйда була. Нәтиҗәдә, дошманның блокпосты, корал запаслары, унлап солдат һәм офицеры юк ителә – ул як бер тапкыр да атарга өлгерми кала.
Чираттагы атака вакытында алар танкына яндыргыч сыеклык тутырылган шешә эләгә. Чигенәләр һәм экипаж тышка чыгып, утны сүндерә. Танкка җитди зыян килмәвенә инангач, алар кабат һөҗүмгә ташлана. Стратегик яктан уңайсыз булган зонадан китү өчен экипаж куркыныч маневр башкара: ул ачыклыкка килеп чыга һәм дошманның биш танк каршысында кала. Тәҗрибә, осталык, кыюлык, тактик фикерләү, ату күнекмәләре Дамир һәм аның экипажына дошманнан алдарак хәрәкәт итәргә – дүрт танкны юк итәргә ярдәм итә. Алар хәтта дошманның бер ДОТын да юк итәргә өлгерәләр. Әмма дошманның бишенче танкы аткан ядрә безнекеләргә турыдан-туры эләгә... Экипаж тулысынча һәлак була. Танкистларның өчесенә дә: Татарстан егетләре – командир Дамир Исламов, тупны төзәүче Дамир Гыйлемханов һәм механик-йөртүче, Амур өлкәсе егете Иван Цевунга, үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелә.
Дамир – Ленария һәм Рәшит Гыйлемхановларның икенче балалары. Әтиләре – Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре, бәйрәмнәрне, ялларны, балаларының туган көннәрен күрмәгән диярлек – ул гел эштә булган. Хатынын бала табу йортына да күршеләре озаткан – Рәшит эшеннән китә алмаган. «Улыгыз бар!» дигән шатлыклы хәбәр дә аны хезмәт урынында эзләп тапкан... Үскәндә яшьтәшләреннән берничек тә аерылып тормаган Дамир. Малайларның барысы кебек футбол, хоккей уйнаган, әнисенең туган ягына – Арча районы Гөберчәк авылына кайтырга яраткан. «Ул кайсыбызны күбрәк ярата?» – дип, апасы белән әнисенең мәхәббәтен бүлешкән.
9 нчы классны тәмамлаганнан соң ул Казан политехника көллиятенә укырга керә. Бокс белән шөгыльләнә. 2019 елның июнендә диплом яклый, әмма аны алырга өлгерми – хәрби комиссиариатка чакыру килә.
Ленария белән шул чакларга – Дамирлы көннәргә кире кайтабыз.
– Армиягә 3 июль көнне китте ул. Әтисе һәрвакыттагыча эштә. «Военкоматка кадәр озата барыйм», – дим. «Юк, кирәкми, мин бит кечкенә бала түгел, үзем генә барам», – диде. Тукталышка кадәр икәү бергә чыктык та, икебез ике якка киттек...
Кич белән: «Бүген безне төнге сәгать 12 тулганда Хабаровскига алып китәләр», дип язды. Вокзалга озатырга төшсәк, инде егетләрнең барысы да формадан – Дамирны тиз генә танымадык та…
Поездда бер атна бара алар. «Бу шәһәргә, тегесенә туктадык», дип, юлдан әнисенә гел хәбәр итеп тора Дамир. Гадәти солдат хезмәте башлана. Бертөсле соры көннәргә сөенеч өстәп, Казаннан туган көненә тәм-томнар белән посылка килеп төшә... Хабаровскида өйрәнүләрдә алар ноябрьгә кадәр булалар, аннан соң Дамирны Ростов өлкәсенә җибәрәләр. «Аллага шөкер, җылы җиргә эләкте!» – дип куана әнисе.
2020 елның февралендә Ленариягә улы: «Мин контракт белән калырга уйлыйм», – дип яза. Әни кешенең, әлбәттә, аны еракта калдырасы килми... Әмма Дамир инде барысын да хәл иткән була. Апрельдә контрактка кул куя. Шул елның октябрендә ялга кайта. Бер айга! Үзгәреп, җитдиләнеп, сөйләшүенә кадәр үзгәреп кайта. Күбрәк өйдә – әти-әнисе, апасы, әбисе янында булырга тырыша. Соңгы кайтуы, соңгы күрешүләре дигән уй берсенең дә башына килми...
2021 елда Дамир контрактын тагын бер елга озынайта. «Кайта» дип көткәндә, әнинең кәефе төшәр диптер инде, башта бу хакта әтисенә генә әйтә. Май аенда аңа ике атна ял бирәләр. «Ачуланмагыз инде, егетләр белән Кырымга, диңгезгә барырга сөйләштек. Дөнья күрәсе килә. Ә сезнең янга декабрьдә кайтырмын», – ди ул якыннарына.
Дамир Казанга декабрьдә дә кайта алмый – аны, гаиләсе юк, ялгыз, дип, бәйрәмнәргә нәрәткә куялар. «Юлга дигән акчага киендем: кышкы куртка, кроссовки алдым. Син борчылма гына, барысы да әйбәт булыр – сез минем белән горурланырсыз әле», – дип яза ул әнисенә. Бер хыялы белән бүлешә: «Машина аласым килә – эшкә йөрергә җайлы булыр иде», – ди. Тик хыялы хыял килеш кенә кала – машина табарга өлгерми. Дамирдан яңа хәбәр килеп төшә: «Безне ике айга Кавказга командировкага җибәрәләр», – дип яза ул.
– Ул: «Миллеровога килеп җиттек», – дип хәбәр итүгә, картаны ачып карадык – Украина чигендә үк урнашкан шәһәр булып чыкты. Февральнең җидесе иде бу. Телефоннан сөйләшкәндә: «Сез бит чиктә икәнсез, улым», – дим. Әлеге сүземне Дамир ишетмәмешкә салышты… Һәр көнне иртәнге якта элемтәгә чыга иде ул. 19 февраль көнне соңгы тапкыр «хәерле иртә» дип язды. Мин 10 минуттан җавап биргәнмен – тик ул инде аны укымады.
23 февраль көнне чит бер номердан шалтыратты: «Әни, безнең телефоннарны җыеп алдылар, сөйләшеп булмый. Бар да әйбәт, чик буен саклыйбыз», – диде. Тагын бер тапкыр 2 март көнне шалтыратты. Шулай ук чит номердан. «Әни, кибеткә кергән идек, шушы картага акча сал әле», – дип сорады. Бу безнең соңгы сөйләшүебез булды...
8 Март көнне Ленария көне буе улыннан берәр хәбәр көтә – бәйрәм белән котламый калмас, ди.
Улы элемтәгә чыкмый... Күңелгә ниндидер бер шом керә...
25 март тирәсендә Ленария интернетта Дамир Исламовның фотосын күрә, әмма язманы ачып укымый. «Их, тагын бер егетебез харап булган икән», дип кенә уйлап куя. Дамир Исламовның улының командиры булуын белми ул. Язманы укымагач, алар экипажының инде һәлак булуын да белми. Кайгылы хәбәр ниндидер бер могҗиза белән берничә көнгә чигерелә... Нәкъ шул көннәрдә Дамирның бергә хезмәт иткән дусты Владның хатыны Юля яза: «Хәлләрегез ничек?» – ди. Моңарчы аралашып яшәмәгән кешенең кинәт кенә биргән бу соравы бераз сәеррәк тоелса да, шикләндерми. Вакыты башка...
– 10 март көнне үк белгәннәр, тик аларга миңа әйтмәскә, хәбәр итмәскә кушкан булганнар... 31 март көнне эштән чыктым да, өйгә кайтырга дип 12 нче троллейбуска утырдым. Ярый әле утырып бара идем... Телефоныма СМС килеп төште, Юля язган: «Мин башка дәшми тора алмыйм», дигән һәм Дамир Исламов турында беркөнне мин ВКонтактеда күргән теге язманы җибәргән. «Исламов – Дамирның танк командиры», дигән. Дамир Исламовның һәлак булуын теге көнне үк аңлаган идем бит инде, шунда ук Юляга: «Ә экипаж исәнме?» – дип язам. «Сез язманы ахырга кадәр укыдыгызмы?» – дип җавап бирде ул. Шунда гына ачтым һәм барысын да аңладым... Троллейбуста кайтканда ук ирем белән кызыма: «Безнең Дамир юк икән инде», дип яздым – шушы хәбәрне җибәрдем. Күзләремдә мөлдерәмә яшь булса да, өйгә кайтканчы кычкырып еламыйча ничектер түздем...
Шул кичне алар Оборона министрлыгының кайнар линиясенә шалтыраталар: «Шундый мәкалә укыдык, бу хәл дөресме?» – диләр. Заявканы алалар, әмма җавап булмый. Ут эчендә янган ата белән ана Мәскәү номерын 1 апрель көнне дә җыя, 2 се көнне дә. 2 апрель көнне Рәшиткә частьтан шалтыратып:
«Янган мәетләр алып кайттык... ДНК ясау өчен Дамирның әнисенең анализларын җибәрегез», дип сорыйлар.
– Карлы яңгыр ява, бөтен дөнья юеш... Рәшит белән әллә ничә медицина үзәгенә кердек – кире бордылар. Канны алып, стериль итеп төреп, частена җибәрергә кирәк. «Болай эшләгәнебез юк», – диләр. Ниһаять, бер үзәктә хәлебезгә керделәр. Ирем частька, Дамирның офицерына шалтыратты: ничек эшләргә икәнен шәфкать туташларына ул аңлатып торды. Аннан җибәрә алмый аптырадык. СДЭКта: «Нәрсә җибәргәнегезне ачып күрсәтегез, башкача кабул итмибез», – диләр. Почта аша җибәрдек.
Җибәрәләр дә хәбәр көтә башлыйлар. Бу – ялгыштыр, улыбыз исәндер дигән өмет белән.
Частьтан әтиләренә 13 апрель көнне шалтыраталар. Аның туган көнендә... «Әйе, барысы да дөрес, танк эчендәге мәетләрнең берсе сезнең улыгыз Дамир», – диләр.
Кичкә өйләренә зур бер делегация килеп керә: хәрби комиссариат, район администрациясе башлыгы, психолог... Махсус хәрби операция башланганнан соң, Гыйлемхановларга гына түгел, Казанга килгән иң беренче авыр хәбәр була бу...
– Дамирның мәетен кайда җирлибез – шуны ачыкларга килгәннәр... Ирем белән бу хакта сөйләшкән идек инде. Кыюлыгымны, көчемне җыеп: «Әгәр бу хәбәр дөрес булса, нишлибез?» – дип сораган идем. Авылга алып кайтмыйбыз дип хәл иттек... Рәшит, военкомат хезмәткәрләре белән барып, «Курган» зиратында урын карап кайтты...
Уллары белән саубуллашу мәрәсиме 15 апрель көнне Казан танк училищесы территориясендә була. Юкка түгел: контракты тәмамлангач, Дамир өч дусты белән шушы училищега укырга керү турында хыяллана... Бу – аның чынга ашарга өлгермәгән хыялларының тагын берсе.
Гыйлемхановларга килгән күтәрә алмаслык кайгыны уртаклашырга Дамирның классташлары, дуслары, әти-әнисенең хезмәттәшләре җыела. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килә. Россия Федерациясе Президенты Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Дамир Гыйлемхановка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. «Алтын Йолдыз» медален аның әти-әнисенә Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Р. С. Миңнекәев тапшыра. Дамир – командиры Дамир Исламовтан соң бу югары бүләккә лаек булган икенче Татарстан егете.
– Барысы да куркыныч төш кебек... Ул көнне беренче тапкыр көчле яңгыр яуды. Яшенләп-яшенләп... Табигать тә безгә кушылып елады кебек... «Табутны ачыйкмы, карыйсызмы? Тик аның 90 процент тәне янган, кара күмер генә», – дип сорадылар. Ачтырмаска булдык…
Әти-әни өчен караңгы төннәрдән дә караңгырак көннәр башлана.
Ленария Лениногорскига – улының комадиры Дамир Исламовның әнисе Саҗидәгә шалтырата. Уллары соңгы минутларын бергә үткәргән әниләр бер-берсенә ят була алмый: исәнләшүгә үк якын кешеләр кебек сөйләшә башлыйлар.
– Саҗидә белән җәй көне сөйләштек. «Авырып торам, хәлем бик әйбәт түгел», – диде. Безнең егетләр экипажына багышлап, сентябрь аенда Лениногорскида бокс буенча турнир булырга тиеш иде, шунда очрашырбыз дип килештек. Тик Дамирның әнисе шул ук елның 24 августында вафат булды. Яман шеш белән авырган икән... 2023 ел башында әтисе дә китеп барды... Апалары Регина һәм Динара белән гел элемтәдә торам. Турнирга Амур өлкәсеннән Иван Цевунның да әти-әнисе кайтты. Алар да бер якын туганнар кебек...
Тормыштагы шатлыклар янына бөтенләй башка төрлеләре өстәлә: Дамирлы төшләр күрү, аның кабере янына барып кайту...
– «Курган» зираты – бакча юл өстебездә. Җай булган саен керә идек. Рәшит анда озак тормаска тырыша иде: чәчәкләргә сибәргә дип алып килгән суны куя да, шундук кире борылып китә, ә без Рузилә белән кабер өстендәге чүпләрне утап калабыз…
Иде...
Улын югалтканнан соң «яшисем килми» дип йөргән әтиләре турында да «иде» дияргә генә калган шул... Моңарчы бер җире авырта дип зарланмаган кеше, быел гыйнвар ахырында: «Хәлем юк», – дип әйткәли башлый. Февраль башында беренче тапкыр «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. Март башында аны онкологка җибәрәләр, операция ясыйлар. 26 майда алар дәваланырга Израильгә чыгып китәләр. Тау кадәр өмет белән... Ә 31 майда Рәшит инде өзелә... Үзенең юбилеен – 55 яшьлеген Ленария чит илдә, иренең мәетен биргәннәрен көтеп, берьялгызы отельдә каршы ала. (Якыннары үзләре белән аның бөтен бәйрәмнәрен дә алып китә.) Рәшиткә исә 57 яшь кенә була. Ир-ат хәсрәтне башкача күтәрә – эчтән сыза шул. Ата белән ул бүген «Курган» зиратында янәшә яталар.
Шатлыкларның башкачасы дигән идем.
2022 елның июнендә Дамир укыган 42 нче мәктәпкә аның исеме бирелә.
Мәктәп алдында Дамир Гыйлемхановка бюст куела.
Мәктәп музеенда аңа багышланган почмак оештырыла.
Дамирлар батырлыгы 11 нче сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслегенә кертелә.
Менә шушы яңалыкларга сөенеп яши Ленария хәзер. Мондый яңалыклар өстәлеп тора икән, димәк, Дамир турындагы хәтер дә яши.
...Һәр көнне иртән подъездларыннан чыгуга аны улы – Дамирның каршы йорт диварына ясалган портреты каршы ала. Ленария шул мурал белән сөйләшеп йөри: «Улым, хәерле иртә, мин киттем...», «Улым, мин кайттым...», «Улым...» Акыл аңлый, тик йөрәк ышанмый: берсе – һаман да командировкада, икенчесе хастаханәдә генә ята, менә-менә кайтып керерләр кебек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк