Логотип
Актуаль тема

Җәй килер һәм сентябрьгә кадәр дәвам итәр (халык синоптигы фаразы)

Җәй җиткәнче нинди генә фаразлар булмады: яңгыр яумас, корылык булыр, җәй бик эссе килер... Әмма җәйнең беренче ае узып китте, эссе күренми. Июнь башындагы булган берничә көнлек кызулар онытылды. Инде куртка-плащлар киеп йөрибез. Җәй җәйлеген кайчан күрсәтә башлар инде дип, Балтач районы Янаул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый ШӘРӘФИЕВкә шалтыраттык.


Әмир абый, нинди җәй инде бу? Моңа аңлатма бармы соң? 
– Мин инде күптән күзәтәм: яз – җәйгә, җәй – көзгә, көз – кышка, кыш язга килеп керә. Булган инде ул элек тә. Җәй булачак ул, борчылмагыз.
Һаман глобаль җылыту турында сөйлиләр. Июньдә элек су коенганнар, без курткадан йөрдек.
– Глобаль җылыну дигән булалар инде. Ул бит уртача температураның бераз күтәрелүе генә. Элек тә булган инде ул. Ташкүмер ятмалары бар бит, алар хәтта Антарктида да бар. Алар тропик урманнар күмелеп калып ясалганнар. Анализласаң, җирнең күчәре әнә шулай уйнап торганын аңлыйсың. Кеше гомерендә генә бик сизелми ул. Мондый җәйләр шактый булды бит. Һава торышын алдан ук тулысынча дөрес итеп фаразлап бетереп булмый шул. Метеорологларның нинди генә җиһазлары булса да, төгәл әйтә алмыйлар, чөнки атмосферада барысы да үзгәреп тора. Безгә хәзер дымлы һава агымы килә. Дымлы һава салкынча була. Шуңа күрә һава температурасы уртачадан түбәнрәк. Себер җылынгач, мондый һава массаларын үткәрми башлый. Аннан китә корылык. Мондый җәй булуы әйбәт әле. Давыллар булмас микән дип, куркып торган идем. Әлегә барысы да әйбәт бара, июньнең салкынча булуының зыяны да юк, бер уйлаганда. 


Төннәр дә салкынча тора бит, яшелчә үсми...
– Әйе, төннәр салкын. Әмма үсә торган әйбер үсә ул. Печәннәр үсә, җиләкләр пешә. Үсемлекләргә җитәрлек җылысы бар аның. Салкынча дип тормый, әнә кура җиләге пешә башлаган. Җир җиләге күп. Быел җиләк, чияләр күп. Әмма шунысы да бар: җиләк-җимешнең күп булуы кышның суык киләсен кисәтә. Узган ел кыш булмады бит. Кышның иң суык көне декабрьдә 23 градус булды. Аннан түбән төшмәде. Кышның мондый һава торышын1982 елда күрдем. Анда да мартта суык булып алды әле. Алдагы кыш кайтарачак инде бу «бурыч»ны. Салкын булачак. Узган елның кышы да салкын булмады, шуның өчен җәе дә артык эссе түгел. Шуңа суык кышны көтәсе инде.


Туктагыз әле, Әмир абый, әле бит су коенмадык, күлмәкчән генә дә рәхәтләнеп йөрмәдек, җылы төннәр дә булмады. Кайчан булачак соң?
– Күрерсез, күрерсез эссе җәйне дә. Июльнең уннарыннан башлап 20 сентябрьләргә кадәр дәвам итәр әле ул. Әйтәм бит, җәй көзгә кереп китте. Шуның галәмәте. Әле бөркү, яңгыр яуса иде, дип теләгән вакытларыгыз булыр. Табигать үзенең эшен эшләмичә калмый ул. Урып-җыю эшләре дә үз вакытында булыр, әмма катаклизмнарсыз булмас. Урып-җыю вакытында бу гадәти күренеш инде. Игеннәрне боз гына сукмасын, бик матур утыралар. Боз булган җирләр булды инде, әле бездә күренми. 


Су керәчәкбез, димәк?
–  Июльнең икенче яртысыннан соң булыр. Әле суга җылы кермәде. Быел Иделдә коенган кеше күргән юк әле.


Әмир абый, коену түгел, чишенеп булмый әле...
– Өлгерерсез, су да керерсез, кызынырсыз да... Җәй булыр! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар