Логотип
Актуаль тема

Сөембикә ханбикә бишек җыры җырлый

«Эрмитаж-Казан» ишекләрен ачуга быел 20 ел. Бу юбилей уңаеннан күргәзмәләр залында Санкт-Петербург Эрмитажы фондыннан килгән дүрт йөзгә якын сәнгать әсәрләреннән торган «Юсуповлар. Гасырлар аша зиннәт» дип аталган күргәзмә ачылды.

 Россия империясенең иң бай һәм эстет нәселе – Юсуповлар Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә тамырыннан. Алар династияләре башында Ногай ханлыгының ханы Йосыф тора, ә Сөембикә – аның кызы. Ногай ханлыгы таркалганнан соң дәвамчылар Мәскәүгә җибәрелә. Алар анда христиан дине кабул итә, князь дәрәҗәсе ала. Юсуповлар Россия империясендә коллекционер булулары белән данлыклы. Эрмитаж фондында аларның бай мирасы саклана. Казанга әнә шуларны алып килделәр. 


Көнбатыш Европа һәм рус рәсем сәнгатенең үрнәкләре булган антик чордан алып ХХ гасыр шедеврларын колачлаган 400 дән артык сәнгать әсәре. Күргәзмәгә килүчеләр Юсуповлар коллекциясендә булган бик күп картиналар, графика һәм шул исәптән, Давид Тенирс һәм Гюбер Робер әсәрләрен, Юсуповларның портрет галереясын, княгиняларның кайбер гардеробтагы әйберләрен, зәркән эшләнмәләрен күрә алалар. 


«Юсуповлар династиясе – сәяси һәм мәдәни тарихның аристократик гаилә тормышы хроникасы. Бу күргәзмә – Россия империясе тарихы, Юсуповлар – символ булып торган мәдәниятләр диалогы. Империядә Юсуповлар аксөякләрнең үзенә нәрсә рөхсәт итә алуы һәм үз өстенә нәрсә алуларын күрсәтүче үрнәк булып тора. Алар мисалы – рус коллекцияләү тарихы», – дип белдерде күргәзмә ачылышына махсус килгән «Эрмитаж» музееның генераль директоры Михаил Пиотровский. 


Күргәзмә алты залдан тора. Һәр зал турында озаклап сөйләргә була. Экспозиция XVII гасыр Голландия һәм фламанд картиналары белән башланып китә. Нәкъ менә Голландиядә яшь Николай Юсупов беренче картиналарын сатып ала. Шедеврлар арасында Тенирсның «Көтүче егет» һәм «Көтүче кыз» картиналары бар. 


Күргәзмәдә төрле рәссамнар ясаган Юсуповлар портретлары тәкъдим ителгән. Ул картиналар аша аларның берничә буыны белән танышырга мөмкин. Картиналар арасында Франсуа Фламенгның княгиня Зинаида Николаевна Юсупова портреты аеруча үзенә игътибар җәлеп итә. Княгиня Россия империясендә иң матур хатыннарның берсе була. Матурлык, затлылык, зиннәтлек бөркелеп торган әлеге картинадан күзне алып булмый. Шулай ук күргәзмәдә Юсуповларның танылган севр мануфактурасының уникаль сервизлары һәм вазалары, зәркән эшләнмәләре, ә княгиняларның күлмәкләре аерым игътибарга лаек. 

 


 Өч буын княгинялар гардеробының сакланып калган күлмәкләре күз явын алырлык. Мода тарихының бу уникаль әйберләр хуҗаларының зәвыгын, Петербург һәм Европа тегүчеләренең югары дәрәҗәдәге осталыгын күрсәтә. Күргәзмәгә килүчеләр Юсуповлар хезмәткәрләренең парад ливреяларын, маскарад костюмнарын, шул исәптән, Зинаида Николаевнаның «Венеция» киемен күрә ала.
Юсуповларның көнчыгыш тамырларын онытмаганлыгын белдерткән экспонатлар да бар. Мәсәлән, көнчыгыш тукымалары һәм чигүләре, көмеш һәм бронзадан эшләнгән әйберләр... 


Юсуповларның шәҗәрәләре белән таныша алган залда без, татарларга аеруча кадерле булган картина эленеп тора. Улы Үтәмеш-Гәрәй белән Сөембикә портретын Эрмитаж чикләреннән беренче тапкыр алып чыгып, Казанга алып киләләр. Әлеге картинаны XVIII гасыр ахыры XIX гасыр башында Николай Юсупов заказы буенча билгесез рәссам буенча ясаган. Шушында ук мультимедиале Сөембикә дә бар. Ханбикә үзе, гаиләсе турында сөйли һәм теләгәннәр өчен татар телендә бишек җыры да җырлый. Замана технологияләре могҗизасы булуын аңласаң да, күңелгә рәхәт инде. 


Залда «Сөембикә» исен дә иснәргә мөмкин. Махсус диффузорда куелган исләр махсус күргәзмә өчен ясалган. Шул исне иснәп, Сөембикәне күз алдына китереп була. Миңа калса, күргәзмәне оештыручылар инде өлкәнәйгән, Казаннан киткән Сөембикә исен тудырган. Барсагыз иснәп карагыз әле, сезнең күз алдына нинди Сөембикә  килеп басар икән?!. Күргәзмәдә тагын дүрт ис бар. Алар арасыннан «Коллекционер» дигәне аеруча ошады. Юсуповлар исе кебек тоелды. Гасырлардан килгән зиннәт, затлылык сизелде ул истә. 

Фотолар: «Казан Кремле» сайтыннан һәм авторныкы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар