Республикада «Татарстанда җәй» программасы кысаларында «Күрше фест» фестивале гөрли.
Әлеге бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән туып, беренче тапкыр үткәрелә. Ул халыкны аралаштыру, күршеләр арасында җылы мөгамәлә урнаштыру, күршелек традицияләрен ныгыту максатыннан оештырылды.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты фонды» директоры Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, бәйге республика халкы арасында зур кызыксыну уяткан. Рәис грантын отып, үз җирлекләрендә төрле чаралар үткәрер өчен республиканың барлык районнарындагы инициативалы кешеләрдән һәм оешмалардан 585 гариза килгән. Аларның 275 юридик затлардан, калганнары – үзмәшгульләрдән. Бәйгедә төп сайлауда 53 проект җиңгән, тагын ике җиңүчене халык сайлап алган. 12 июльдән 30 сентябрьгә кадәр җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыра.
Бу көннәрдә Әтнә районы халкы да җыелышып урамнарга чыкты. Республикада танылган шагыйрә, Әтнәдә яшәүче Гөлүсә Батталова әлеге бәйгедә катнашып грант отып, үзенең күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашырып, күршеләре, райондашларына күңелле, мәгълүматлы бәйрәм бүләк итте.
– Соңгы елларда Тукай образы, киң җәмәгатьчелеккә әлегәчә билгеле булмаган яклары, тормыш сәхифәләре бигрәк тә туган ягым Әтнәдә аның катнашында булган вакыйгалар мине кызыксындыра башлады, – дип сөйли Гөлүсә проектның идеясе турында. – Шулай Тукай рухы мине җибәрми яшәде. Әтнәдәге шагыйрь эзләре белән бәйле «Тукай сандыгы» поэмам да дөнья күрде. Милләттәшләребез арасында Тукай образының артык һәйкәлләшүенә күңелем борчыла иде. Бу безне шагыйребездән ерагайта кебек. Ә аны гади кеше итеп тасвирлау, Тукай да безнең кебек булган, без йөргән урамнардан йөргән дип уйлау якынайта. Менә шушы уйлар өермәсе белән яшәгән бер мәлдә «Күрше фест» халык бәйгесенә грантларга гариза җыюларын ишеттем һәм «Тукайның билгесез эзләре буйлап» дип аталган авторлык лекцияләре һәм интеллектуаль уеннарыннан торган проектны тәкъдим иттем.
Бәхетемә, ул җиңүчеләр арасына керде. Бу проектны гамәлгә ашырырга күңелемнән әзер идем. Ул хәтта хыялым да иде. Җиң сызганып, фикердәшләремне, волонтерларымны табып, әзерләнә башладым. Без өч чара үткәрергә тиеш идек. Мин үткәрү урыны итеп Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркын сайладым. Ике чараны үткәрдек инде, хәзер менә өченчесенә әзерләнәм. Әтнәдәге Тукай эзләре турында лекция әзерләдем. Аны кызыклы вакыйгалар белән бәйләп бирергә тырыштым. Тукай бит солдатка каралырга Әтнәгә кайткан, куна калган өйнең икенче катыннан халыкка шигырьләр укыган, Күәм авылы тирәсендә туктап, балалар белән кузна уйнаган... Бәйрәмгә килүчеләр лекцияне бик кызыксынып тыңлады. Күбесе бу хакта ишетмәгән, хәтта Тукайның Әтнәдә булганын белмәүчеләр дә бар икән. Лекциядән соң интеллектуль уеннар уйныйбыз. Квест, Тукай иҗатына, Әтнәбездәге Тукай исеме белән бәйле урыннар буенча кызыклы викторина әзерләдем. Тукай иҗатын иң яхшы белүчеләр арасында батл оештырып, Тукай батырны ачыклыйбыз. 13 август көнне Тукай һәм бүгенге көн каләм ияләренең иҗади батлы да булыр дип планлаштырам. Аның өчен Әтнә төбәге һәм профессиональ шагыйрьләрне катнашырга чакырдым. Шушы чарада актив катнашучыларга «Күрше» фестивале символикасы белән авторлык чәйләремне әзерләдем. Ник менә чәйме? Аның үз тарихы бар. Тукай, белгәнебезчә, татарлардан беренче булып реклама өчен шигырь язып акча эшләгән кеше, бүгенге тел белән әйтсәк – беренче пиарщик. Ул «Кәрван» чәй фабрикасы чәен мактаган. Ул чәй капларына хәзер «Тәүлек» дип аталган шигыре язылган булган. Шуңа бүләккә дә чәйләр әзерләдем.
Проектымны тагын да камилләштерергә, яңа юнәлешләр уйлап чыгарырга була, әле минем идеяләрем бик күп. Тукайның зур юбилее алдыннан бу хыялларымның күпмедер өлешен тормышка ашырырга мөкинлек биргән халык бәйгесенә бик рәхмәтлемен. Киләчәктә дә мондый бәйгеләр күп булсын, хыялларыбызны тормышка ашырырга форсатлар чыгып торсын иде.
Фото: Гөлүсә Батталованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк