– Рәшидә! Кичә син минем өйдә идең. Син чыгып киткәч, минем акчаларым югалды! – диде ул, тавышы дерелдәп.
(Булган хәл)
Кышның иң салкын, буранлы киче иде. Күк җиргә авып төшәрдәй булып, ак буран өермәсе белән авылны каплаган, йортларның түбәләрен, капкаларын йомшак кар өемнәре белән күмгән. Шушы тынлыкны бары тик җилнең ишекләрне каккан тавышы гына боза иде.
Сания чәй кайнатырга чамалап, өстәл тирәсендә кайнаша. Иртәгә авыл кибетенә ит китерәчәкләрен исенә төшереп, акча санап куйды. Хатын санаган акчасын сандыгына урнаштырып маташканда, өй ишеген шакыдылар.
– Кем бар анда, буранлы кичтә дә кеше йөрер икән... – дип, Сания сукрана-сукрана кулындагы шәлен биленә урады.
– Мин инде кем булсын? Рәшидә инде, күршең, – диде тыштан йомшак тавыш.
Сания ишекне ачып җибәрде, өйгә салкын һава бәреп керде, парга уралып, күршесе Рәшидә күренде – өстенә кара пальто кигән, башына кәҗә мамыгыннан бәйләгән ап-ак шәл ураган, кулына сөлгегә ураган коштабак тоткан.
– Әй Рәшидә, бу буранда нишләп йөрисең соң? – дип каршы алды аны Сания.
– Бүген нигәдер үземә урын таба алмыйм. Иртә белән күрдем сине, йөз-кыяфәтең сүлпән иде, авырмый микән дип уйладым, хәлеңне белим әле, дидем. Менә мичтә яңа пешеп чыккан өчпочмаклар алып кердем, бергәләп рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә чәй эчик, – диде күрше хатын елмаеп.
Авыл халкы шундый инде – гомер-гомергә бер-берсенең хәлен белешеп, шатлык-кайгыны уртаклашып яшәгән.
Хәзер дә берәр гаиләдә андый-мондый хәл булса, яңалык берничә минут эчендә бөтен авылга тарала. Берәр урамда кем дә булса авырып китсә дә, дәррәү килеп, хәл белешергә килә башлыйлар. Кем коймак пешереп алып керә, кем суыткычта катырып куйган җиләк-җимешен чыгара, баздан варенье-компотларын кузгата.
– Иртәдән бирле кан басымым уйный, дару капкач, берничә сәгатькә нормага килгән иде, тагын күтәрелде, – диде хуҗабикә. Газ плитәсенә ут кабызып калай чәйнекне куеп җибәрде.
– Минем өчен бик борчылма инде, үзеңне кара, таякка таянып кына көчкә йөрисең.
– И күршекәй, авыруларга бирешмәс тә идем, ялгызлык эчне пошыра. Ирем үлгәч, бөтенләй кәеф төште.
– Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, авырып китсәң, күзгә берни дә күренми ул.
Сөйләшә торгач, чәй дә кайнап чыкты.
Хатыннар чәй эчәргә утырды. Сания зарлануында булды:
– Пенсия генә җир җимертеп яшәп булмый шул. Тормыш катлаулана бара, бәяләр гел артып тора. Ит узган елны бер хак булса, инде тагын да күтәрелгән, – дип сөйләнде.
Рәшидә, Саниянең сүзен җөпләп, баш кагып утырды. Сөйләшә-сөйләшә әллә ничә касә чәйне эчеп бетерделәр, берничә өчпочмакны ашап куйдылар.
Сания чәй эчкән касәләрне зур коштабакка урнаштырды.
– Син залга чыгып телевизор карый тор, эшне бетергәч, яныңа чыгып утырырмын. Утыр янымда, ялгыз өйдә сине кем көтә? Миңа да күңеллерәк булыр.
Экраннан төрек телесериалы бара иде.
– Яратам төрек киноларын. 10 нчы сериясе бара инде, – диде Сания.
Ике күрше төнгә кадәр телевизор карады. Кино беткәч, Рәшидә торып басты.
– Ярый, ахирәт, мин өйгә кайтыйм. Балаларым шалтыратып, телефонны алмасам, борчылырлар, – диде.
Сания аны озатып калды, ишек ябылды.
Төнге тынлыкта нидер исенә төшкәндәй, Сания сандык янына килде – ачып караса, акчалар юк!
– Кайда соң алар? – дип сөйләнде хуҗабикә, аның бармаклары калтырана башлады, кабаттан кан басымы күтәрелде. Бар җирне актарды, акчалар табылмады.
Шул мизгелдә башына уй килде: «Соң әле генә Рәшидә кереп чыкты бит... Ул күрде инде, сандыкны ачып куйган идем... Әллә? Юк, юк, ләкин...»
Күңеле шик белән тулды. Шул төнне ул йоклый алмады, йөрәгендә ярсу, күзендә яман уй кабынды.
Иртән Сания кибеткә түгел, туры Рәшидәнең өенә таба китте. Аның йөзе ачулы иде. Каршысына килеп чыккан ахирәтенә сөзеп кенә карады.
– Рәшидә! Кичә син минем өйдә идең. Син чыгып киткәч, минем акчаларым югалды! – диде ул, тавышы дерелдәп.
Рәшидә, аптырап, бер мизгелгә сүзсез калды.
– Ни дидең? Мин?! Акчалар?! – диде ул аптырап, күзләре яшь белән тулды.
– Ие, син генә идең! Башка кеше кермәде. Күргәнсеңдер, кайда торганын. Акчаларымны бир! – дип кычкырды Сания.
– Ахирәткәем, Аллам сакласын, мин андый эшкә бармыйм бит! Үзең беләсең: синең белән ничә еллар күршеләр булып яшибез! – диде Рәшидә Саниянең каршысына тезләнеп.
Әмма күршесе аны ишетергә дә теләмәде.
– Юк, син генә урладың! – дип, Сания ишекне шап итеп ябып чыгып китте.
...Бу хәбәр авыл буенча тиз таралды. Халык пыш-пыш килеп:
– Имеш, Рәшидә Саниянең акчасын урлаган, – дип сөйләнде.
– Юк, юк, күршесе андый кеше түгел, – диде икенчеләре.
Әмма гайбәт уттан да тизрәк йөрде, тынмады.
Рәшидәнең йөзе сулды, күз карашында тонык нур гына калды. Ул өйдән чыкмады, көннән-көн хәлсезләнде, ашамый, сөйләшми башлады.
Әнисенең хәлен белергә эшеннән сорап кызы кайтып төште.
– Әни! – диде кызы. – Нәрсә булды сиңа? Ятма әле, тор!
Ләкин Рәшидә пышылдады гына:
– Мин нахакка гаепләндем... Кеше ышанмады... Йөрәгем авырта...
Аның йөзенә үлем шәүләсе иңгән иде инде.
Бер атна узгач, Рәшидә үлде. Яшь, сабыр, бар кешегә изгелек кылып яшәгән хатынның йөрәге нахак сүзләрне күтәрә алмады. Авыл халкы тетрәнде. Кемдер күз яшьләрен сөртте, кемдер башын түбән иде.
Җеназада Сания дә бар иде. Ул башта тыныч күренде, әмма соңгы тапкыр Рәшидәнең йөзенә караганда йөрәге сыкрап китте:
– Күрше... бәлки, ялгышканмындыр... – дип пышылдады ул.
...Көннәр үтте. Бер көнне Сания сандыкны урыныннан күчереп, аны тәртипкә китерергә уйлады. Җыештыра торгач, иске шәл арасына нидер тәгәрәп төште. Иелеп, кулын тыгып алгач өнсез калды – югалткан кәгазъ акчалар!
Аны йөрәге тотып алды, сулышы кысылды.
– Йа Ходаем! Мин бит... Мин бит нахак бәла тактым! – дип үкседе ул.
Ул елады, үкереп елады. Йорт эче аның тавышын күтәрә алмады кебек.
Шул кичне ул мәчеткә барып, барысын да муллага елый-елый сөйләде.
– Мин гаепле... Мин кешенең гомерен сындырып ташладым, – диде ул.
Мулла авыр гына башын кагып куйды:
– Нахак сүз – ук кебек. Чыкса, кире кайта алмый, кызым. Әмма тәүбә ит, үлгән күршең өчен дога кыл, ярдәм ит аның балаларына...
Шуннан соң Сания үзенә тынычлык тапмады. Көн саен Рәшидә йорты янына килеп, тәрәзә каршындагы эскәмиягә утырып бер кәлимә сүз генә пышылдады:
– Гафу ит мине, күршем...
Тик җил генә уһылдап җавап бирде:
– Соң инде...Соң инде...
Шул рәвешле бер ялгыш сүз – шик хатынның гомерен өзде. Ә кеше күңеленә салынган яра – ул үлемнән дә тирәнрәк була икән.
Нахак бәла – йөрәкне ярып үтә торган иң авыр яра. Ул гафу сорап кына да төзәлми торган яра...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк