31 май – тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987нче елда булдырылган.
Тәмәке тарту – йөрәк-кан тамырлары авырулары, үпкә яман шеше, хроник бронхит һәм башка авыруларның төп сәбәпләренең берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы нигезендә, тәмәке тарту ел саен 7 миллион үлем очрагының сәбәбе булып тора.
«Һәр буын үсмер чорда үз сәламәтлегенә куркыныч ясый һәм бәйлелеккә китерә торган начар әйберләрне кулланып карый. Тәмәке тартуга да беренче адымнар үсмер чорда башлана. Һәм күп кешене бу гадәт аннары гомере буе озата бара. Нәтиҗәдә, тарту белән бергә алкогольгә һәм наркотик матдәләргә дә бәйлелек барлыкка килә. Бер сукмак салынгач, аяныч хәлләргә китерәчәк бу бәйлелектән берничек тә котылып булмый. Статистика күрсәткәнчә, наркотик матдәләр кулланучыларның барысы да – тәмәке тартучылар. Кызганыч, соңгы еллар статистикасы бик куанычлы түгел. Тәмәке тартучыларның күпчелеге хатын-кызлар булуы аеруча борчый. Аларның да яше яшәрә. Электрон тәмәкегә нык бәйлелек барлыкка килгән 11 яшьлек кызның әти-әнисе нишләргә белмичә, безгә мөрәҗәгать итте», – диде Республика наркодиспансерының баш табибы урынбасары, балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий.
Хәзер вейп тарту яшьләр арасында модалы күренешкә әйләнде. Югыйсә, аның зыяны, нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкинлеге дә социаль челтәрләрдә дә күрсәтелеп тора. Мәктәпләрдә дә төрле тәрбия сәгатьләре, белгечләр белән очрашулар уза. Ләкин яшьләр барыбер тыелган матдәләргә тартыла. Күп очракта, алар моны «башкалар алдында көчлерәк күренү яки тәмен татып карау өчен» эшли икән. «Яшьләр электрон тәмәкене бөтенләй зыянсыз дип «исбатлый». Ләкин бу бик куркыныч фикерләр.
«Тәмәке тарту иреннәр, тел, тамак һәм башка органнар зыян күрә. Тартучыларның уртларында да проблемалар башлана, авыз куышы кибә. Кызганыч, ирен һәм тел рагы артып кына калмый, ә яшәрә. Төп сәбәп – тәмәке тарту. Яшьли тәмәке тарта башлау тешләрне дә бик иртә юкка чыгара. Тәмәке тартудан барлыкка килгән тештәге сары тапларны бетереп булмый. Ләкин яшүсмерләр моның да «чишү юлларын белә». Алар винирлар һәм коронкалар куюны сорый. Электрон сигаретларга килгәндә, әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Балалары белән теш дәваларга килгәч, коридорда шул электрон тәмәкеләрен тартып, без, табибларга, аларның зыянсыз булуын исбатлап утырмасыннар иде. Балаларына нинди үрнәк күрсәткәннәре дә шуннан билгеле инде», – дип борчуын җиткерде Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш белгече, стоматолог Ләйсән Моратова.
Әйе, әниләрнең коляска этеп, шул электрон тәмәкеләрен тартып, саф һава сулыйсы урынга, аны сафсызландырып йөрүенә бик ачу килә. Дөрестән дә, балалар мәйданчыкларында кисәтү ясасаң да, алар үз сүзләрен исбатлап, тартуларын дәвам итәләр. Сүз дә юк, тартуга тәмәкедән чыккан һаваны сулап зарарлану куркынычы азрак. Ләкин белгечләр исбатлаган тикшеренүләр буенча, тәмәке янганда 7000гә якын агулы газ барлыкка килә, алар үсеп килүче организмга өлкән кешегә караганда көчлерәк тәэсир итә.
Балаларыгызда чит-ят билгеләр сизә башлыйсыз икән, тизрәк ачуланырга тотынмагыз, дип киңәш итә белгечләр. Хәзерге яшьләрне мондый ысуллар белән җиңеп булмый, дөрестән дә. Алар белән сөйләшергә, киләчәктә нәрсә буласын яхшылап аңлатырга кирәк. Бала тыелган матдәләр ярдәмендә проблемаларын хәл итәргә теләгән икән, димәк, чынлап та аны нәрсәдер борчый. Кеше тормышында алкоголь дә, тәмәке, наркотиклар да проблемалар китереп чыгармый. Алар тормышка проблемалар барлыкка килгәч үтеп керә. Үзегез генә хәл итә алмаган очракта, тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк