Габдулла Тукай әдәби музеенда бүгенге көндә Тукай тормышын өйрәнеп, аның турында китаплар чыгарган язучы Марат Әмирхановның «Шагыйрь даирәсе» китабы турында сөйләшү булды. Бу язучының бөек шагыйрь турындагы «Бибимәмдүдә абыстай», «Габдуллаҗан»нан кала өченче китабы. Ул шагыйрьнең фикердәшләренә, аларның язмышына, Тукай белән мөнәсәбәтләренә багышланган.
Шәхесләрне гаиләсеннән, даирасеннән башка күз алдына китереп булмый. Шуңа да тарихта эз калдырган бөекләрне өйрәнгәндә тирә-ягындагы фикердәшләрен, дусларына игътибар итми мөмкин түгел. Соңгы биш-алты елда Тукай белән яшәгән, аны өйрәнүне үзенең тормыш мәгънәсе, зур бурычы итеп куйган язучы, Хөсәен Ямашев, Фатих Хөсни исемендәге премияләр лауреаты Марат абый Әмирханов шагыйрьне әнисе, туган-тумачалары, балачагы, үсмер чагы, җитлегүе, дуслары, ягъни даирәсе эзлеклелегендә өйрәнә. Тукайга багышланган трилогиясен ул – Тукайның даирәсенә багышланган китабы белән тәмамлады. «Шагыйрь даирәсе»ндә иң-иң якын дуслары – Камил Мотыйгый, Фатих Әмирхан, Сәгыйт Рәмиев, Сәгыйт Сүнчәләй, Габдулла Кариев образларына тасвирланган бәяннар. «Аларның һәрберсе – милләтебезнең каймагы, йөзек кашы, һәрберсе олуг талант, һәрберсе, гөнаһ шомлыгына, фаҗигале язмышка дучар ителгән илаһи шәхес», – ди алар турында язучы үзе.
Тукай турында сөйләшү, әлбәттә инде, Тукай музеенда узды. Анда Марат Әмирхановның үзе кебек зәвыклы, затлы фикердәшләре, музейның дуслары җыелган иде.

– Марат абый турында бик озаклап сөйләргә була, – дип сөйләде Татарстанның халык шагыйре, Габдулла тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ. – Марат ага кебек язучы бик сирәк, чөнки ул үзенең гомерен укытучы хезмәтенә, шуннан соң ярты гомерен журналист хезмәтенә багышлады, аннан соң гына, тормыш тәҗрибәсен туплагач, яза башлады. Һәм ул искиткеч күп һәм яхшы язды. Татар хатын-кызының ачы язмышы, сугыш елларында күргән газапларына карамастан, алиһәдәй матурлыгын саклаган әнкәйләр, апалар, җиңгиләр, сугышта батырлык күрсәткән яугирләр, чын тарихның үзенә багышланган безнең ханбикәләр, солтаннар турында язды.

Иң кадерлесе – Тукай темасына килүе һәм берсеннән-берсе матур, кадерле исемнәрне романнарга, повестьларга, хикәяләргә әверелдерүе. Бу бик зур батырлык. Марат абый шагыйрь турында язар өчен аерым бер ачкыч тапты: ул аның әнисеннән, нәселленнән башлап даирәләренә кадәр колачлады. Тукайның даирәсе алтын бәясенә торырлык кешеләр – күтәрелеш чорының алтын баганалары. Марат абыйның Тукайга багышланган китапларын бик күпләр укысын иде. Шуларны укыганнан соң Тукайның авыр, караңгы дөньядан чыккан якты йолдыз икәненә тагын бер кат инанасың. Моның өчен Марат абыйга зур рәхмәт. Хөрмәтебезне язучыга Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшырып күрсәтергә кирәк дип саныйм. Ул күптән лаек. Марат ага чын мәгънәсендә милли язучы.

– Марат абыйның Тукайга багышланган трилогия эчтәлеге, төзелеше ягыннан да бер-берсенә нык бәйләнгән, һәрберсе затлы, – дип сөйләде кичәгә килгән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Дания Нәгыйм. – «Шагыйрь даирәсе» китабын укыганда шул чорның атмосферасын тоясың, үзеңне шул чорда хис итеп, бүгенге тормыштан аерылып торасың. Шул чордагы сүзләрне кулланып язып та Марат абый безне нык ышандыра. Шул ук вакытта ул сүзләр белән мавыгып китеп, укучы аңын да авырайтмый – җиңеллек белән тасвирлый. Марат абый үзе дә, зур хезмәтләр башкарып та, һәрвакыт гади булып кала белә. Язучы хезмәте – бик зур хезмәт. Марат абыйга соклануым икеләтә зур. Язу гына түгел, Тукай чорын нык өйрәнергә дә кирәк. Аны өйрәнү генә түгел, укучыларга җиткерә белү дә кирәк. Марат абыйга зур уңышлар теләп каласы килә. Яңа әсәрләре тусын. Аның даирәсендә дә Тукайныкы кебек якын, затлы, зыялы дуслары булсын.
Бу кичәдә Марат абый, аның иҗаты турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Тукай турында энциклопедия төзегән мәртәбәле галим Зөфәр Рәмиев тә китапны бик уңай бәяләде. «Тукай турындагы мәгълүматларны тулыландырып, әдәби әсәр барлыкка килгән. Ошаттым китапны», – диде ул үз чыгышында. Бу кичәдә Марат абыйны галим дип тә атадылар.
– Ул бит әле Тукай кебек сатирик язучы да. Ә Тукайга багышланган әсәрләре – тау кадәр хезмәт. Бөек шагыйребез турында барысы да әйтелгән, башка сүз әйтеп тә булмас кебек, ә Марат абый әйтте. Формасын да тапты. Гаҗәеп кызыклы әсәрләр язып чыкты, – диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуруллин.
Кичәне яшьләр дә бизәде. Казан медицина көллиятенең милли җанлы талантлы студентларның җыр,биюе, нәфис сүзләре, Тукайга багышлап язылган шигырьләре белән үрелеп барды. Ә кунаклар талантлы яшьләрнең зур сәхнәләр тирәсендә, татар филологиясендә генә булмавын күреп сөенеп утырды. Аларны Тукайча бриллиант кашлы йөзеккә тиңләделәр. Марат абый үзе дә олпат яшьтә булуына карамастан, шат күңелле, үзен егетләрчә тотучы кеше. Шуңа яшьләр белән үзенә күрә бер гармония туды.

.jpg)

«Менә дигән милли белгечләр әзерлиләр медицина көллиятендә. Күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлаган, биегән кызлар-егетләр һичшиксез иң мәрхәмәтле медицина хезмәткәрләре булачак», – дип, Марат абый студентларга да, укучыларга да, кичәне оештырган музей хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. Марат абый үтә дә тыйнак кеше. Кинәнеп китеп үзе турында да, китабы турында да сөйләмәде. Ул күңеле белән һаман да әле Тукай чорында кайный иде бугай. «Сәгыйть Сүнчәләйне ике мәртәбә атарга хөкем итәләр. Беренчесендә ул җәзаны алыштырып, каторгага җибәрәләр. Октябрь революциясе бәйрәме алдыннан аны чыгарырга тиеш булалар. Бу 37 нче еллар була. НКВД өчлеге җәзаны кире карап, аны атарга хөкем итә. 9 октябрь көнне атып үтерәләр. Быел аны атып үтерүләренә 88 ел. Бу кичә аның рухына дога булып барсын», – диде ул.

Тукайга кагылышлы күп табышлар белән тулыландырып трилогия язган Марат Әмирхановның әнә шулай артык тыйнак булуы, мин-мин дип йөрмәве дә, ничә тапкыр кандидат итеп куелуына карамастан, Тукай премиясез калуына сәбәпчедер, мөгаен. Соңгы елларда Тукай иҗатын күтәргән бердәнбер олпат язучының трилогиясенә татар иҗатчыларының мәртәбәле премиясен тапшыру белән нокта куелса, татар интеллигенциясе, хакимият җитәкчеләре тарафыннан затлылык, хезмәте өчен зур ихтирам билгесе булыр иде.

Фотолар: авторныкы һәм Тукай музее сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк