Логотип
Шәхес

Шәүкәт Биктимеров турында 27 факт

СССРның һәм Татарстанның халык артисты, республиканың Тукай һәм Россиянең Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеров турында сез белгән һәм белмәгән 27 факт тәкъдим итәбез.

1.  Ул 1928 елның 28 октябрендә Казанда туа, әмма аның балачагы Саба районы Миңгәр авылында үтә. 

2. Әти-әнисе  – укытучылар, икесе дә – мулла балалары. Мулла малае булуыннан куркып, әтисе көн-төн киеренкелектә яши: авылдан авылга, мәктәптән мәктәпкә күчә. Шуңа күрә Шәүкәткә бер генә мәктәптә белем алырга туры килми.

3. Аның әтисе Кызыл Байрак орденына ия булган укытучы.   Шәүкәт абый үзе дә горурланып: «Минем әти - орденлы укытучы!» - дия торган иде. 

4. Шәүкәт бала чактан ук артист булырга хыяллана. Гап-гади авыл малае күңелендә мондый теләк туу сәеррәк тә... Баксаң, аның туганнан-туган өч апасы да Казанда театр тирәсендә эшләгән. Шуларның берсе – татар сәхнәсенең якты йолдызы Галимә Ибраһимова.

5. Шәүкәт Биктимеров 1949 елда,  Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Татар академия театры труппасына алына. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

6. 1953 елда ул И. Абдуллин әсәре буенча куелган «Баҗалар» комедиясендә Гадел ролендә беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк баса.

7. Чын танылу аңа 1966 елда Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Байтимер образын иҗат иткәннән соң килә.  1967 елда артист бу роле өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

8. Ул уйнаган рольләр – бихисап. Әмма миллионлаган тамашачының йөрәгендә иң беренче чиратта – ул Әлмәндәр бабай. Шәүкәт Биктимеров иҗат иткән Әлмәндәр карт образы 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды. 

9. Шәүкәт абый бу рольдә беренче тапкыр 1976 елда чыгыш ясый.

10. Әлмәндәр ролен уйный башлаганда аңа 48 яшь була. 

11. 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен Шәүкәт Биктимеровка РСФСРның К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

11. Шәүкәт абый Биктимеров уйнавыннан туктагач, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле куюдан тукталды. 

12. Татар театрында Ленин ролен уйнап халык хәтерендә калган ике бөек артист билгеле. Шуларның берсе – СССРның халык артисты Габдулла Шамуков (1909-1981), ә икенчесе  – Шәүкәт Биктимеров.

13. Рабит Батулла истәлекләреннән: «Берсендә Шәүкәт Биктимеровны төнлә спектакль уйнап кайтып барганда төнлә хулиганнар кыйный башлый. Шәүкәт ага: «Кыйнамагыз, минем иртәгә Ленинны уйныйсым бар», – ди икән. «Ах, әле син Ленинны уйныйсыңмы?!» – дип артистны тагын да катырак кыйный башлыйлар. Ягъни, Шәүкәт Биктимеровны кыйный башлап, Ленинны кыйнап бетерәләр».

14. Шәүкәт Биктимеров тискәре рольләрне дә яратып башкара. “Әни килде” спектаклендә шахтер Ислам ролен уйный. Ислам төрмәдә утырган, шахтада эшләгән, әнисенә аз-маз акчалата ярдәм иткән. Инде балалар арасында әни кешегә урын табылмагач, Ислам акча җибәргән квитанцияләрен чыгарып сала... Гастрольләр вакытында, шушы рольне уйнаган чакта, бер әбинең үзенә таш ыргытуын көлә-көлә сөйли артист. 

15. Шәүкәт Биктимеров сәхнәдә уйнаган көнне спектакльләр гел бераз озаккарак сузыла торган була. Артист халкы: «Бүген Шәүкәт абый уйный, спектакль тиз генә бетми», дия торган була.  Әмма тамашачы моны сизми, киресенчә, актерның җиренә җиткереп уйнавыннан тәм, ләззәт таба.

16. Театрда аның иң якын дуслары Ирек Баһманов һәм Әнвәр Гобәйдуллин  була.

17. Алар хатыны Рәмзия белән бер группада укыганнар. Хатыны ике генә ел артист булып эшли дә, аннары Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, китапханәгә эшкә урнаша. 

18. Рәмзиясенә өйләнгән көнне үк ул армиягә китә. Хатынына тими. «Мин сиңа тимичә китәм, кайткач карарбыз инде», – ди. Шулай итеп, дүрт ел хезмәт итеп кайтканнан соң гына алар чын гаилә булып яши башлыйлар.

19. Кызы Гүзәл Ленинград дәүләт университетында белем ала. Көнчыгыш телләре факультетында гарәп, амхар (Эфиопиядәге дәүләт теле), инглиз телләре өйрәнә. 

20. Улы Искәндәр – отставкадагы подполковник.

21. Шәүкәт ага өйдә булганда пешерергә, өй җыештырырга ярата. Тәмле итеп пылау, борщ пешерә. Яз көне яшелчә үсентеләрен һәрвакыт үзе утырта. 

21. Дәүләт яңа фатир биргәч, Шәүкәт абый элек яшәгән фатирын кире дәүләткә кайтара, балаларына калдырмый. «Кемдер торакка мохтаҗ булырга мөмкин бит, ә безгә бер фатир да җитә», – ди.

22. Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 2012 елның 28 маенда вафат була. Ул  Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнә.  

23. 2018 елның 29 октябрендә Казанда Шәүкәт Биктимеров истәлегенә мемориаль такта ачыла. Авторы Дмитрий Кузнецов булган истәлекле такта Татарстан урамындагы 7 нче йорт диварында урнаштырыла. Шәүкәт Биктимеров әлеге йортта 1981 елдан 2005 елга кадәр яшәгән.

24. Олы Миңгәр авылының бер урамына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелә.  

25. 2013 елда Олы Мәңгәр авылы мәктәбендә Шәүкәт Биктимеровка багышланган музей-бүлмә ачыла. Якты тәрәзәле авыл йорты, алсу төстәге кашагалы чаршау эленгән тимер башлы кровать, челтәр бизәкле урын япмасы, аның янәшәсендәге түгәрәк өстәл, шул чор балта осталары гына ясаган түгәрәк башлы агач урындык, дивардагы күкеле сәгать… Болар барысы да безне Шәүкәт аганың балачагына алып кайта. 

26. Халык артистының төп нигезе дә исән, анысы үзе бер музей. Балалары шул йорт янәшәсендә йорт салып яшиләр. 

27. Казан театр училищесы бүген Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахларда булсын,Эмин.Андый артистлар юк инде,алар ккбек уйнаучыда юк.Матур гомерле шэхеслэр иделэр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Легендар шэхеслэребезнең берсе иде урыны фирдэвес жэннэтлэрендэ булсын

      Хәзер укыйлар