Логотип
Актуаль тема

Түләүле дус

Репетитор, бала караучы, җимерелгән шкаф ишеген йә су аккан кранны төзәтергә – бер сәгатькә ир... Хезмәт күрсәтү буенча белдерүләр бирү платформасында моның ише тәкъдимнәргә күптән ияләшеп беттек инде. Болары көндәлек мәшәкатьләр өчен. Ә менә эч бушатасы килеп, тыңлар кешесе булмаса?

Хәзер һәр кеше үз дөньясы белән мәшгуль, кемнедер тыңлаганчы үзенекен сөйләүне кулай күрә, аннан соң очрашып җәелеп китеп сөйләшергә вакыты да булмаска мөмкин. Бүген менә хәтта дусны да сатып алып була икән. Түләүле дус, үз зарларын онытып бары сине генә тыңларга әзер: акыл өйрәтми, бәхәсләшми, бары тик баш кагып кына тора. Бер сәгатькә дус хезмәтенә тамырлары каян килә, аңа кемнәр мөрәҗәгать итә, «дуслар» үзләре ни уйлый? Язмада шушы сорауларга җавап табарга тырыштык.

Җаның ниндине тели – сайла

Бер сәгатькә дус – сөйләшер, тыңлар өчен ялланган кеше. Гади генә әйтсәк – түләүле «колак». Сезне нәрсә борчый – барысын да тыңларга әзер. Ничек телисез: баш каккалап кына утырырга да, киңәш бирергә дә мөмкин. «Дус» белән мессенджерлар аша язышырга да, оффлайн очрашырга да була. Хәтта сезнең хисаптан кафе, кино-театрларга барырга да риза. Интернет чыганак-ларда язылганча, әлеге хезмәт XX гасыр башында Көньяк Кореяда барлыкка килгән – ул чакта туйга кунаклар арендалау ихтыяҗы туган. Бүген бер сәгатькә дус хезмәте Япониядә бик популяр. Хәтта махсус агентлыклар эшли. Таләпләреңә туры килгән дусны сайлап бирә-чәкләр. Дус дигәндә, мәсәлән, ялгыз хатыннарга – мәктәп чараларына барырга баланың «әтисе», вакытны күңеллерәк үткәрү өчен әбигә – «онык»... АКШта «арендага дус ал» дип аталган хезмәт 2009 елдан бирле эшли. Безнең илдә исә язма язылган вакытка (хәзерге дөнья темпларын искә алсак, бәлки, тө-зелеп тә ятадыр) махсус агентлык-лар, сервислар юк иде. Ә менә белгечләр эзләү, тәкъдим итү платформасында мондый төр белдерүләр бик күп. Бер платформада алар саны җиде меңгә җитә. Язманы әзерләгәндә, сату-алу буенча популяр булган интернет порталга кереп, Татарстан буенча белдерүләрне барлап чыктым. Бездә артык күп түгел – бары утыз тирәсе. Әмма юк та түгел. Казан адресы белән күрсәтелгән белдерүләр егермедән артык, калганнары – республиканың
зур шәһәрләреннән. Тыңларга әзер булучылар – нигездә, хатын-кызлар. Ир-атлар да бар. Алар хезмәтенең бәясе кыйммәтрәк. Яшьләре буенча да төрле. Хәзер иң кызыгы – бәяләре: сәгате 300 сумнан 3500 сумга кадәр. Бәя, алда әйткәнемчә, ничек аралашырга теләүгә карап аерымлана. Кайбер дуслар тыңлаудан тыш, проблемаңны хәл итү юлын таро, метафорик карталар ярдәме белән дә күрсәтә ала. Араларында уч төбенә карап багучылар да, үзләрен профессионал дип атаган психолог-лар да бар. Иң мөһиме: алар белән рәхәт булачак һәм кәефегез күтәрелеп китәчәк.

Ә кеше барыбер ялгыз, һәм ул сөйләшер өчен ятлар эзли. Бу, гадәттә, зур шәһәрдә яшәүчеләр проблемасы.

Дөрес аңларга кирәк, Татарстан белдерүләренең барысында да интим тәкъдим итмәскә дип язылган. Бары тик дусларча аралашу. Белдерүләргә күз салсак:

«Мин 5 яшьлек малайның әнисе. Балачагымда кырыс әти тәрбиясе алдым, әнинең игътибары җитмәде. Бер ел инде психологик төркем белән эшлим, төрле кешеләр белән эшләү тәҗрибәм бар. Сөйләшер кешегез юк, сезгә моңсу, якыннары-гыз аңламый, башкалар гаепләр кебек икән, миңа языгыз. Мин бик игътибарлы һәм эмпат кеше...»

«Ялгызлыктан туйдыгызмы? Даими ыгы-зыгыга һәм төрле үзгәрешләргә бай хәзерге дөньяда ялгызлык хисе зур проблема булырга мөмкин. Һәркем үзен аңлауларын, терәк булуларын тели. Шуңа мин сезгә уникаль мөмкинлек тәкъдим итәм – бер сәгатькә дус. Очрашу бары тик онлайн».

«Мин бу дөньяның рухи ягын да, материаль ягын да өйрәнәм. Шуңа тәҗрибәм белән уртаклашып, сезне тыңлый алам. Башкалар фикерен ишетәсегез, борчуларыгызны нәкъ менә алар белән бүлешәсегез килсә, сезгә файдалы булырга әзермен». 

«Язышу – 500 сум, шалтыратышу – 800 сум. Шәхси очрашулар юк. Аралашучан. 19 яшь».

«Минем белән телефоннан сөйләшергә, велосипедта йөрергә, кафеда утырырга, театр-күргәзмәләргә, шугалакка (дөрес, бик начар шуам) барырга, паркта йөрергә була. Бәлки, синең бу минутта проблемаларың бардыр, авыр хәлдә калгансыңдыр, якыннарың белән мөнәсәбәтләрең бозылгандыр, йә син бик ялгыздыр. Мин – яхшы әңгәмәдәш. Сиңа уңайлы һәм күңелле булачак. Сине игътибар, зур канәгатьлек һәм йөрәк җылымны биреп тыңлармын».

Күргәнегезчә, белдерүләр бертөрле диярлек. Араларында акча мәсьәләсенә шактый җитди караган һәм зур игътибар биргәннәре бар – белдерүләренең яртысы бәя аңлатудан тора. Татарстан «дуслары» арасында бушлай тыңларга теләк белдерүче юк, ә менә Санкт-Петербургта андый берничә кешегә юлыктым. Ир-ат «дуслар» алу отышлырак,
кайберләре өй буенча ир-ат кулы кирәк булган эшләрне башкарырга да тәкъдим итә. 

Булышырга телим, тик акчага

Казан адреслары буенча куелган белдерүләрнең күбесенә кармак салып карадым. Ниятем – бу хезмәткә алыну сәбәпләрен барлау, клиентлары турында сораштыру иде. Әмма күбесе баш тартты. «Белдерүне яңа куйдым, шалтыратучы булмады әле», дип язучылар да хәтсез булды. Белдерү астында язылган клиентлар-ның шәрехләмәләре аз икәнен исәпкә алсак, Казанда бу хезмәткә әллә ни ихтыяҗ зур түгел дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. 
– Дөньяны төрле яклап өйрәнәм, шуңа кешеләр белән аралашу бик кызык, – дип сөйләде Илнур. – Ул һич кенә дә һөнәрем белән бәйле түгел. Мин – финанс өлкәсендә шәхси эшмәкәр. Бик күп сәяхәт итәм, төрле кешеләр белән очрашам, тормыш тәҗрибәм зур. Үзем дә рухи яктан үсүдән туктамыйм. Бу эшкә алынуым, мөгаен, кешеләргә һәм Аллаһыга хезмәт итәсем килүдәндер. 

Аллаһка шушы рәвешле хезмәт итәргә теләгән Илнурның тарифы да уртача бәядән хәтсез югары. 

– Нигә бу эш белән шөгыльләнергә булдыммы? – ди Елена. – Күңелемдә әлеге идея берничә ел йөрде инде. Наймда эшләгәч, аны гамәлгә ашырырга вакытым булмады, көчем дә җитми иде. Наймнан китеп, үземә эшли башлагач, мөмкинлек барлыкка килде. Башкаларда бик сирәк булган сыйфатым бар – игътибар белән тыңлый беләм. Бу – көчле якларымның берсе. Минем белән аралашканда кеше ачыла – үзе турында бик күп сөйли. Төрле клиентлар яза. Яшермим, сексуаль ихтыяҗларын канәгатьләндерергә теләүчеләр дә юк түгел, андыйлар белән эшләмим. Тормышка, ирләренә, хатыннарына дәгъвалары, сораулары булганнарны алам. Клиентлар күп килә дип әйтмим, әмма бар. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать итә. Берничә тапкыр клиентлар белән очрашканым да булды. Кешегә дөрес сорау бирә белү мөһим – сөйләшү белән идарә итеп була. Шул рәвешле аралашуны кирәк булган юнәлештә алып бара аласың. Минем өчен бу хезмәт – кешегә дөрес сораулар бирергә өйрәнү буенча тренировка. Клиентларымның тарихларын беркемгә дә сөйләмим, бу яшерен мәгълүмат. Миңа ияләшкән клиентлар да булды. Хәтта җитди мөнәсәбәтләр дә тәкъдим иттеләр. Миңа бу кызык түгел. Ун ел инде гаилә бәхетендә яшим. Андый клиентлар белән араларны шундук өздем. Күбрәк хатын-кызлар мөрәҗәгать итә дип әйтә алмыйм. Бертигездер, мөгаен. Нигә миңа киләләрме? Чөнки гаилә-ләрендә җылы, ышанычлы мөнәсә-бәт юк. «Якыннарым мине ишетми», – диләр. Тормышында килеп чыккан берәр хәлгә карата чит кеше фикерен ишетер өчен махсус килү-челәр дә булды. Араларында эчендә җыелганны сөйләргә теләүчеләр дә бар. Аларны бары тыңларга гына кирәк. Хәтта сорау да бирмим. Алар үзләре сөйли дә сөйли. Миңа килгән 70–80 процент хатын-кызларның тормыш тарихлары минекенә охшаган дигән фикергә килдем. Ә мин инде ул хәлләрне үттем. Шуңа клиентларыма сорауларына дөрес җавап эзләгәндә озатучы ролендә булып, кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтәм».

Эчендә җыелганны сөйләргә теләүчеләр дә бар.  Аларны бары тыңларга гына кирәк.

Бер сәгатькә мин дә дус табып карарга булдым. Нинди кешегә эч-серләремне бушата алыр идем икән, дип, ярты көн белдерүләр актарганмындыр. Баксаң, миңа кешенең йөзен күрү бик мөһим икән. Фотосыз йә чәчәк рәсемнәре генә куелган белдерүләрне уздырып кына җибәрдем. Кешенең үзе турында язуы да мөһим булым чыкты. Ә белдерүләрдә, гадәттә, бу хакта язмыйлар. Яшь, фотога кыланчык-ланып төшкән хатын-кызларны да уздырып җибәрдем. Боларга минем урта яшь кризисым кызык та түгел. Ир-атлар арасыннан эзләргә тотындым. Акыллы кыяфәтле, шактый өлкән бер абзыйның белдерүе ошады. Әмма, алда язганымча, ир-атлар нигәдер дуслыкларын кыйммәт бәяли. Ахырда, Санкт-Петербургтан бушлай тыңларга әзер булган «дус» белән кичен видеоэлемтә аша сөйләшергә сүз куештык. Минем яшьтәшем булган, психолог белемен үзләштереп, бу өлкәгә кереп китәргә җыенган Светлананың үзенә сораулар яудырам. Ахырда, мин түгел, ул үз тарихын сөйләп чыкты. Соңыннан әле рәхмәт әйтте. Инде ничә еллар журналистикада эшләп, әллә ничә дистә кеше белән әңгәмә кору, аларны ачу өчен сорауларны дөрес итеп бирергә өйрәнү эзсез калмый икән. Ярый әле тү-ләүле дус алмадым дип уйладым. Кем белән сөйләшсәм дә, тыңлау-чыга әйләнгән булыр идем. Ә бәлки, үземә дә шушы хезмәткә алыныргадыр?!. 

Кешегә кеше кирәк

Лилия ДӘҮЛӘТШИНА, гаилә психологы, экзис-тенциаль психотерапевт

Лилия ДӘҮЛӘТШИНА, гаилә психологы, экзис-тенциаль психотерапевт

– Бу хезмәт кешеләрдә бушану, хис-кичерешләрен сөйләү ихтыяҗыннан тугандыр дип уйлыйм. Димәк, аралашу, сөйләшү җитми, – ди гаилә психологы, экзистенциаль психотерапевт Лилия Дәүләтшина. – Бу – чын дуслык мөнәсәбәтләре булмаудан. Димәк, кешенең мондый мөгамәлә корырга инструментлары, осталыгы юк, дөньяга ышанычы югалган. Җылы мөнәсәбәтләр кора алмауның үз аспектлары бар. Беренчесе – түбән эмоциональ интеллект. Ягъни эмоциональ яктан салкынлык, хисләреңне күрсәтмәү, башкаларныкын аңламау. Гадәттә, негатив мохитле гаиләдә үскән кешеләрдә очрый ул. Алар башкалар белән йә тәнкыйть күзлегеннән чыгып, йә манипуляцияләр аша гына аралаша. Икенче сәбәп – әйләнә-тирәдәгеләр бәясенә бәйле булу, һәрвакыт шөбһәләнеп яшәү. Мондый кешеләр ачык, һәрвакыт һәркемгә ярарга тырыша. Үзенә илтифатсыз мөнәсәбәткә дә түзә. Үзбәяләре түбән чөнки. Үзләрен яратмыйлар. Андыйларны абьюзерлар, тираннар, манипуляторлар бик тиз эләктереп ала. Һәрвакыт шик-шөбһәгә бирелеп яшәгән кеше башкалардан үзенә бәя көтә, булмаса, үпкәли. Аларга чын дуслар табу авыр. Өченче сәбәп – дусларга карата көнчелек, көндәшлек. Дусларның һәрвакыт янәшәдә булуын телибез, әмма тормышта бу мөмкин түгел. Гаилә, балалар, эш, яңа дуслар... Дусларыгызны алардан көнлисез икән, яхшыга китермәячәк. Дустыгызны мәхәббәтегез белән буасыз һәм аның тормышында сез артык күп икән, бу инде чын дуслык түгел. Дүртенчесе – дусларыгыз алдында үзегезне ничек бар шундый итеп күрсәтүдән оялу. Гаепләнүдән, уңышсызлыгыңны күрсәтүдән курку, чын дуслыкка урын калдырмый. Бу очракта, әлбәттә, чит кешегә барып зарланып кайту кулайрак кебек. Ә бит проблема барыбер калачак. Ул – үз-үзегезне кабул итмәү. Аннан соң экологик дуслык дигән төшенчә дә бар бит әле. Ягъни дусларга борчуларны, җыелган негативларны күрсәтеп, аларны артык ялкытырга теләмәү. Бер тапкыр зарланырга була әле ул, ә менә кат-кат зарланып, дустыңа үз хәләтеңне «йоктыра аласың». Моны аңлау да начар түгел, әлбәттә. Бу очракта кемгәдер барып зарланып кайту файдалыдыр да әле, тик төшенчәләрне бутарга ярамый. Акчага тәкъдим ителгән хезмәт дуслыкны алыштыра алмый. Шуны да әйтәсем килә: «бер сәгатькә дус» – квалификацияле психолог түгел. Димәк, киңәш-табыш итү дә бигүк дөрес булмас. 

Психолог кисәтә: сезне яратмаган, бөтенләй белмәгән кеше сезгә хезмәт күрсәтә. Ул шул рәвешле акча эшләмәкче, йә булмаса үзенең травмаларын, проблемаларын сезнең хисапка хәл итмәкче. Әгәр дә инде социаль дусларыгызны арттырасыгыз килсә, аның күптөрле формалары бар: кызыксынулар буенча клуб-лар, төркем терапияләре, шул ук спортта да дуслар табарга мөмкин. 

Парадокс: ачык мохиттә яшибез, аралашу өчен әллә никадәр мөмкинлекләр бар. Социаль челтәрләр генә дә төрлесеннән. Ә кеше барыбер ялгыз, һәм ул сөйләшү өчен ятларны эзли. Бу, гадәттә, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр проблемасы. Көндәшлек зур, көн саен уңыш артыннан куабыз, ә очрашып, иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт юк. Уңышка ирешкән дустыңа зарланып утыру да оят кебек. Почет тактасына әйләнгән тормышыбызда беребезнең дә булдыксыз булып күренәсе килми. Ә чит кеше сине белми. Бар да, рәхәтләнеп зарланып кайт. Бәлки, менә шул мотив ихтыяҗ тудырадыр?! Тагын бер категория бар әле – көне-төне интернетта «яшәүче» яшь буын. Социаль челтәрләрдә дуслары күп аларның, ә тормышта – юк. Прокатка алган дус әлеге бушлыкны тутыра ала. Дөрес, бу хезмәтне тиздән ясалма фәһем алыштырачак. «Кайтам да ChatGPT (ясалма фәһемле чат-бот – Ч. Г.) белән сөйләшәм, киңәшләр бирә, аның белән аралашканда яңа идеяләр туа», – дигән фикерләрне яшь-ләрдән еш ишетергә туры килә хәзер. 

Мондый суррогат дуслык кешеләрдә иллюзияләр тудыра. Проблемаларыңны бүлешердәй дусларың булмауны аңлау, моның өчен ниндидер сыйфатыңны үзгәртү, үз өстеңдә эшләү дөресрәк булыр кебек тә бит. Ни генә дисәк тә, кешегә үзен аңлардай кеше кирәк, дус кирәк. Дустыңның сиңа карата җылы хисләре, кызыксыну чаткылары тулы күзләре, мимикасы, бар да яхшы булыр, борыныңны күтәр, дип җилкәңә сугып куюы йә кочаклап алуы... Әнә шул җылылык, әнә шул мөнәсәбәтләр кешеләрне кеше итеп тота түгелме соң инде бүген җәм-гыятьтә?! Калгандыр бит инде андый эчкерсез дуслык?!

 

Эльвира КАМАЛЕТДИНОВА, «Болгар» радиосы алып баручысы\

Эльвира КАМАЛЕТДИНОВА, «Болгар» радиосы алып баручысы
 Польшада бер ханым кочаклашу салоны ачкан. Клиентлар алдан язылалар икән хәтта. Кызык, бүген дөнья шаукымына ияреп, эч серләрен сөйләргә вакыт тапмыйбыз. Әйе, дөрес, ачылу, бушану өчен дә бит үзеңә караганда да ныграк ышанган кеше булу кирәк. Аның белән күрешү өчен икеңнең дә шул көнне, шул сәгатьтә буш булуы да шарт бит әле. Телефоннан, мессенджерлар аша күңел халәтен аңлатып бетереп булмый ул. Хәзерге акыллы колонкаларда хәлеңне сорагач, кәефем юк, арыдым дисәң, ул, хәлеңә кергәндәй, интонациясен, тавыш тембрын үзгәртеп, киңәшләрен бирә. Тик күз карашыңнан, хәтта сулышыңнан халәтеңне, күңел борчуыңны тоюларын белеп тору мөһим. Мин бик эмоциональ кеше. Аккан суга сөйләп бушанганым да, каләм алып, кәгазь битенә күңелдәге төерне сәйләннәрдәй тезгәнем дә бар. Ләкин... Кешегә кеше кирәк. Бары тик  тыңлаулары гына кирәк... Җанымда булганны бүлешә алырдай кеше күңелемә хуш килергә тиеш.

Бер белмәгән кешегә дә тартылам кайчак, ә күптәннән белгән якыннарга сер сөйләргә бик ашкынмый... Күңел ничек куша – шулай эшлим. Ул теләсә – сөйлим, теләми икән – юк. 

Радик САБИРОВ, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире

Радик САБИРОВ, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире
Берәр эшсез психолог уйлап тапкандыр инде бу хезмәтне. Аралашырга яратып та, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә дусларыннан, туганнарыннан читләшкән кешеләр өчен кызыклыдыр дип уйлыйм. Эч-серләрен якыннарына ача алмаучылар бар бит ул. Ир-атлар бу хезмәткә мөрәҗәгать иткәндә хатын-кыз белән танышу максатын куярга мөмкин. Хәер, хатын-кызларга да ир кирәк, алар өчен дә менә дигән мөмкинлек. Кайвакыт якынаеп китү өчен нәкъ менә аралашу, сөйләшү (серләрең белән бүлешү дип аңларга кирәкми) җитми кешегә. Бу яктан караганда, әйбәт хезмәт. Минем кебек ябык кешеләр өчен (шәхси киңлегемә бик аз кешеләр генә керә) кызыклымы бу? Әлеге дә баягы, ялгызлар өчен бәлки кызыклыдыр.  Әмма бер шик туа күңелдә: ир-атлар болай да елакка, зарланырга яратучыга әйләнеп бара. Андый ирләр тагын да артмас микән?!. Хатын-кызга болай да хас, хәтта ки килешә бу сыйфатлар, ә менә безгә – юк! 

 

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА, «Идел» журналы журналисты

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА, «Идел» журналы журналисты
Беренче карашка, кемгәдер «дуслык» өчен түләү сәер, әлбәттә. Мин, гомумән, яңа танышлар, дусларны тиз табам. Бәлки, экстраверт булуым да роль уйныйдыр. Кешеләрне реаль очрашулардан читләштерә барган заманда  кемнәргәдер дус табу кыенлашадыр да. Мондый хезмәт туган икән, димәк, ихтыяҗ бар дигән сүз. Әмма сәгатенә түләнгән «дус» никадәр дус соң ул? Сәламәтлегең һәм бәхетең аңа ни дәрәҗәдә кирәк? Андый дустыңны кирәксенгән саен, ул синең хисаптан акча эшләвен дәвам итмәсме? Әлеге хезмәтне психолог та,
студентлар да, бу өлкәдән ерак кешеләр дә тәкъдим итә дип укыганым бар. Димәк, бу – психологлар өчен тәҗрибә туплау ысулы, ә инде күңелен бушатырга теләүчегә — тыңлаучы иптәш.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар