Логотип
Күңелеңә җыйма

«Хезмәтче булудан туйдым!»

Бала тугач, ярты елга дип кенә күченгән идем, ә биш елга калдым. Һәм әни булудан туктадым. Бу хатамны төзәтергә булдым.

Кызым соңгы вакытта минем белән боерык биргәндәй сөйләшә башлады. Иртәләрен бездә гаилә белән җыелып, бергәләп ашау түгел, ә планёрка. Әйтерсең кызым үзенең кул астында эшләүчесенә боерык бирә.

– Тавыкны суыткычтан эретергә чыгардым. Кичкә мичтә пешерерсең. Идәннәрне дә юып алырсың, әни, аякка чүп ябыша алайса, – дип, Миләүшәнең тезеп китүен эндәшми генә тыңлап утырам. – Мәликәне бию түгәрәгенә бүген дүрткә алып барып җиткерәсе. Соңга калмагыз. Анда кер дә күбәйгән, юдыртырга кирәк инде.
–  Бүген юармын дип уйлаган идем, – дидем мин.
– Ярар. Кибеттән азык-төлек тә ала кайтырсың инде, ватсабыңа җибәрермен исемлекне.
– Ярар, кызым…

Кызым бала тапканда, пенсия яшенә керсәм дә, эшләп йөри идем. Бердәнбер кызым бит. Беренче онык. Үземнең дә ярдәм итәсем бик килде, кызым да бала туганчы ук: «Фатирыңны арендага биреп, безгә күченерсең, әни. Миңа ярдәмче кирәк», – дигән иде. Сөенә-сөенә күченеп килдем, ярдәм итә алганыма куандым гына. Фатирымны арендага бирдем дә, кызым гаиләсе янына башка шәһәргә күчендем. Бер еллап яшәрмен дә, бала бераз үсүгә кайтып китәрмен дип уйладым. Әмма бер ел дигәнем, үзем дә сизмәстән, биш елга сузылды.

Бала да үсте, инде мәктәпкә барып җитәр вакыты да якынлаша. Мин, бала гына карармын дип килгән кеше, бөтен йорт мәшәкатьләрен үз өстемә алдым. Моның ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Кызым белән киявем бик яхшы урыннарда эшли. Өй җыештыручы ялларга мөмкинлекләре бар иде. Башта бу хакта сүз булганда, үзем үк: «Күкрәк баласы булган өйгә чит кеше кертмәгез», – дидем. Бу сүзләрем өчен аннан соң күп тапкырлар үкендем. Бала үскәч балалар өй буенча ярдәмче турында авыз ачмадылар. Әниләре барысын да бушлай эшләп торганда, нигә кеше ялларга?
Бер көнне Миләүшә иптәш кызларын кунакка чакырды. Табынны, әлбәттә, мин әзерләдем.

– М-м-м... – дип, кунак кызларның берсе ләззәтләнеп күзләрен йомды. – Нинди тәмле! Безнең Сәлимә апаның куллары алтын!
– Нәрсәсе бар инде аның, – диде Миләүшә. – Әни өйдә утыра бит. Аңа кыен түгел. Вакыты күп, эше дә, мәшәкате дә юк. Ничек тели, шулай пешерә алырга мөмкинлек тудырылган.

Кунак кызлар бер-берсенә карашып алдылар.

– Шулай да, – диде икенчесе, – болай тәмле итеп пешерү өчен сәләт кирәк. Минем әни дә өйдә утыра, тик пешерми. «Сез кечкенә чакта җитәрлек пешердем, хәзер ял итәсем килә», – ди. Син ул яктан бик бәхетле, Миләүшә!

Кунаклар таралышкач, мин савыт-саба юарга керештем. Күземнән мөлдер-мөлдер күз яшьләре акты. Бу өйдә инде әни булмаганымны аңладым. Балалар өчен гап-гади бер хезмәтчегә әйләнгәнмен икән бит. Бу уй йөрәгемә энә булып кадалды. Әмма моның өчен үземнән кала беркемне гаепли алмадым.

Шуннан әле тагын берничә ай узды. Бәлки, үз-үземә үпкәмне эчемә йотып яшәгән дә булыр идем. Әмма кызым белән булган «аңлашу» барысына да нокта куйды. Ашау өчен үз акчамны да тотам, балалар да бирә, чөнки азык-төлекне гел мин генә алам. Чекларны сорамасалар да, кайтарып, шкаф өстенә куям, шунда тора-тора да түгелә алар. Беркөнне Миләүшә шул чекларны алып карый башлады.

– Әни, итнең нигә шулай кыйммәтлесен аласың? – диде бу.
– Арзаныракларының сөяге күп була бит.
– Ә эремчек? – Миләүшә миңа нәкъ тикшерүче кебек карады. – Нигә тугыз процентлысын аласың? Ул бит бик кыйммәт!
– Мәликә шуны ярата.
– Мәликә ярата... – дип мыгырданды кызым. – Әни!
– Нәрсә, кызым? – дидем мин арыган тавыш белән.
– Син безнең акчага яшисең. Бераз экономиялерәк яшәп булмыймы?
– Минем үз пенсиям дә бар, – дидем мин тыныч кына. – Фатирымнан аренда акчасы да килә.
– Чагыштырма инде, зинһар, – дип көлеп җибәрде кызым. – Үзеңнең тиеннәрең белән безнең керемне!
– Ярар, тиен булсын, – дидем мин. – Әмма мондый сөйләшүләр башка булмасын өчен, азык-төлекне үзегез алыгыз, мин пешерермен. Ярыймы?
– Юк инде, әни. Беләсең, без эштән бушый алмыйбыз. Син өйдә утырасың. Ризык юнәтү, пешерү – өйдә утырган кешенең бурычы ул. Димәк, синең бурычың.

Эсселе-суыклы булып киттем. Мин аңа безнең килешүдә бу «бурычның» кайсы пунктта язылганын сорарга теләдем. Әмма эндәшмәдем. Үзең үстергән балаңнан мондый сүзләр ишетү бигрәк авыр икән. Кызым янына күченүемә чын-чынлап үкендем шул минутта. Кайтып китәргә кирәк дигән уй килде шунда. Оныгым гына жәл, әти-әнисе көне-төне эштә, аны түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Әллә күрше-тирә йортлардан фатир арендалап торыйм микән дип уйладым. Аннан соң квартирантларымны да ел уртасында чыгарып җибәрә алмыйм.

Фатир эзләп карагач, аңладым: монда бәяләр бик кыйммәт иде. Бер бүлмә генә арендалар өчен дә пенсиямне һәм арендадан килгән акчаның яртысын түләргә туры килер иде. Ә үземә нәрсә кала? Шуңа бик уңайсызланып кына булса да, квартирантларым белән сөйләшеп, башка урын эзләргә тәкъдим иттем. Ә алар фатир алып күченергә җыенып яткан булган инде. Ике атна дигәндә фатирымны бушаттылар да.

– Кызым, үзең гел эштә. Өйдә ярдәм итәр өчен берәр кеше эзли башла, яме, – дип сүз башладым.
– Ә нигә эзләргә? Син бар бит, әни. Барыбыз да канәгать.
– Мин кайтып китәргә булдым.
– Кая?
– Фатирыма.
– Ничек инде? Монда бит мин, оныгың. Бездә рәхәт түгелме сиңа?
– Кызым, мин сиңа хезмәтче булудан туйдым.

Кызым күзләрен шар итеп ачып, миңа карап тора башлады.

– Әйе, – дидем. – Биш ел буе синдә бушлай хезмәтче булдым. Син миңа шулай карадың. Өй җыештыручыга акча түләмәс өчен, минем хезмәтемнән файдаландыгыз. Әлбәттә, мин аңа караганда уңайлырак, чөнки тәүлек әйләнәсе сезнең янда. Монысына да түзгән булыр идем. Әмма синнән һәр тиенем өчен хисап таләп итүең мине инде әни итеп түгел, ә чит кеше – хезмәтче итеп кабул итүең турында аңлатты.

– Әни...
– Җитте, Миләүшә! – дидем мин каты итеп. – «Әни» бетте. Инде үзегезнең көнкүрешегезне үзегез алып барыгыз.

Мин бүлмәгә таба юнәлдем. Исәбем – әйберләремне җыя башлау иде.

– Ә Мәликә? – дип ишетелде артымнан. – Аны да ташлап китәсеңме?

– Баланы бу эшкә катнаштырма, – дидем мин коры гына.
– Үзең беләсең, – диде Миләүшә. – Әмма шуны онытма: хәзер китсәң, Мәликәне бүтән күрмәячәксең.
– Ярар. Үскәч, үзе аңлар әле.
– Әни!
– Сагынсагыз, кайтыгыз. Адресымны беләсез.

Кызым миңа башка эндәшмәде.

Кичен Мәликәне назлап йоклаттым. Аның белән әкиятләр укыдык. Мәликәне кочаклаганда, күзләремнән мөлдерәп яшь чыкты. Оныгым үскәч, барысын да аңлар әле дип уйладым. Оныгым хакына да мин хезмәтче булып яшәргә риза түгел идем башка. Икенче көнне балалар уянгач ук чыгып киттем. Кызым белән кабат сүзгә керәсем килмәде.

Әйе, кызымны үпкәләттем. Әмма минем башка чыгу юлым бар идеме соң?

Теги: күңелеңә җыйма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар