Мин дүртенче баламны 47 яшем тулып биш ай үткәч алып кайттым. Ягъни әкренләп 48 яшемә таба «үрмәли» барганда.
Яшь вакытта үземне дүрт бала әнисе булырмын дип, ялгыш бер тапкыр да күз алдына китергәнем булмады. Күп дигәндә ике бала табармын дип уйлаганымны хәтерлим. Бер малай һәм бер кыз дигәнмендер әле. Ә монда дүртәү-ү-ү... Җитмәсә, өч малайдан соң «заказ»га почык борынлы, бит очы «батып» торган – сөйкемле «мәхәббәт чокыры» булган кыз бала тусын әле! Бәндә меңне юрый, Аллаһ берне юллый, диләр халыкта. Бездә дә нәкъ менә шулай булды.
Мин дүртенче баламны 47 яшем тулып биш ай үткәч алып кайттым. Ягъни әкренләп 48 яшемә таба «үрмәли» барганда. Бу очракта үрмәләп дигән сүз урынсызрак булса да (ничек инде шушы яшендә балага узу бәхетенә ирешкән хатын «үрмәләп кенә» йөрергә тиеш ди әле?!), дөресе шул: күпләр кырыкны узгач инде бу турыда уйларга да курыкканда, шундый бик җаваплы адымга бардым.
Айлиябез турында сөйләүгә күчкәнче, иң элек улларымны алып кайту тарихларын искә төшерим әле. 1994 елның апреле. Кияүгә чыкканыма нәкъ тугыз ай тулып узган көннәр. Мин беренче тапкыр әни булдым! Баш балага кыз туса да, малай туса да барыбер иде. Чөнки яшь чак – әле бар тормыш алда. Ленарымны бала тудыру йортыннан алып кайтканда шундый якты, матур, кояшлы, җылы бер көн иде. Юлдан челтер-челтер килеп аккан гөрләвекләр әле һаман да күз алдымда тора. Өстемдә ачык шәмәхә төстәге, ул заман өчен бик затлы саналган җылы озын плащ-куртка. Кулымда, бәлки, чәчәк бәйләме дә булгандыр әле – анысы нигәдер истә калмаган. Ә менә 7 апрель кичен бүген дә бөтен нечкәлекләре белән хәтерлим.
...Табиблар куйган срогым җитеп килә, ул көнне эчем дә катып киткән шикелле тоелды. Бәбәйлим бугай, дип, күршедәге фельдшер Мәдинә апаны чакырдык. «Маткаң тонуста, барырга кирәк», – диде ул инде тау кадәр булган корсагымны тоткалап караганнан соң. Әмма тиз генә китеп булмады әле: телевизордан «Санта-Барбара» сериалы бара, ничек инде аны карамыйча юлга чыгасың ди! Җитмәсә, әле бит тулгагым да башланмаган. Борчылудан ишекле-түрле йөреп, өйдәгеләрнең шуны карап бетергәннәрен көттем.
Чираттагы серия, ниһаять, тәмамланды. Әлеге дә баягы шул шәмәхә плащны киеп урамга чыктым. Ирем Айнур әтисенең «Урал» мотоциклын кабызды. Әти белән әни 100 метрлап араны ике ягымнан култыклап, күрше урамга кадәр озата бардылар: юлның ул өлеше бик түмгәкле, сазлы иде һәм матайның бишегенә җайлап утырттылар. Китүен киттек, әмма юл буе күңел тыныч булмады, чөнки «Урал»ның фарасы янмый иде. Ярый әле район хастаханәсе ерак түгел – өйдән өч чакрым тирәсе генә. Рәхмәт яугыры, кичке сәгать уннар тирәсе генә булса да, каршыга килүче машиналар да очрамады. Бала тудыру йортына кергәч, үзем өчен дә түгел, күкрәк астындагы сабыем өчен дә түгел, ә бу вакытта юлда фаралары янмаган мотоциклда өйгә кайтып барган Айнур өчен борчылдым: исән-сау гына булсын инде!
Ленарымны мин «йокы тулгагы» белән, ягъни йокы аралаш авыртып таптым. Шуның кадәр интектем дип әйтә алмыйм, әмма «китереп кыскан» вакытлары булды инде. Тимер карават башын кысып басып торганда, күк йөзендәге күксел болытларның башкача булулары да, ничектер ачылып-ачылып китүләре дә күз алдымда тора. Таң аткан тирәләр булган инде ул. Иртәнге сәгать сигездә Айнурның бала тудыру йортындагы телефонга шалтыратуы, малае туганын белүе, минем яныма килгәч, тәрәзә аша тип-тигез 32 тешен ялтыратып басып торуы да онытылмый.
1998 елның сентябре. Айназымны да «йокы тулгагы» белән таптым. Инде үз йортыбызны төзеп кереп, шунда яшәгән чагыбыз. Балага узуымны белгәч: «Яңа өйгә – яңа кош икән», – диделәр. Сентябрь ае иде, авырым инде якынча 40 атналык тирәсе. Бәрәңге казыган чор. Мин бәрәңге чүпләргә бара алмагангамы өйдәгеләрнең никтер үпкәләгән кебек торулары да исемдә саклана.
Әлеге матур исемне – Айназны – мин бала тудыру йортында сайладым, ә әтисе мин кайтканчы өйдә нәкъ шушы исемне уйлап куйган булып чыкты. Ничек шулай туры килергә мөмкин – шаккатарсың! Ә шәм-шәмәхә йөзле, бите җыерчыкланып беткән баланы тәрәзә аша күрсәткәндә, Айнурның иң беренче сүзе, беләсезме, ничек булды: «Әч-чәч, бигрәк ямьсез бала бит бу!» Алга китеп булса да әйтим, бик күпләр: «Айназың арада бер чибәр, күз тимәсен!» – диләр.
2006 елның феврале. Өченче тапкыр әни булырга әзерләнәм! Миңа инде 35 яшь. Кырык икенче атнам азагына якынлашып килә, ә Аязымның һаман да туасы килми дә килми. Айнур күрше урамдагы Газинур янына барып, ат белешеп кайтты. Имеш, итәкне ике аяк арасыннан артка таба чыгарып, шуннан атка солы ашатсаң, бәбәйлисең икән дигән ырым бар икән. Кем белә, бәлки, чынлап та булышыр, дип ашаттык. Студент чактан калган шакмаклы озын итәгем бар иде, шуны келәттәге сандыктан тартып чыгарып, аңа ярты чиләктән азрак солыны салдык та, атны рәхәтләндереп сыйладык.
Шул көнне кайткач самса пешердем. Хәл белергә бер дус-таныш апа да килгән иде, ә ул бөтен Кукмарага билгеле табиб-гинеколог Хейранова Мансура Гаян кызының якын дусты. «Һаман таба алмыйм менә», – дип зарлангач, ул Мансура Гаян кызына шалтыратты. Шундый-шундый хәлләр әле монда, ни диярсең, дип. Гинеколог минем хәлемне сорашты да: «Әйдә, кил, юлын ачам. Авырый башлауга хәбәр итәрсең, бала тудыру йортында үзем каршылармын», – диде. Яңа гына мичтән чыккан самсаларны күчтәнәчкә төреп, Әминә апа белән аның янына киттек. Гинеколог самсаларымны мактый-мактый ашап, үз эшен башкарды да, «хәбәреңне көтәм», дип, хастаханәдән кайтарып җибәрде.
Нәкъ ул әйткән вакытта – кичке сәгать биштә авырый башладым. Тик бала тудыру йортына иртәнге биштә генә бардым әле. Ул төнне Айнур да йокламады, таңга кадәр компьютердан «Солдаты» киносын карады. (Бу фильмның музыкасы яңгырауга әле хәзер дә эчем кыбырсырга тотына – әйтерсең тулгак башлана. Башкаларның ничектер, ә минем, гомумән, бәбәйләп, берничә ай үткәч тә, каршыма авырлы хатыннар очраса, эчем үзеннән-үзе бер сәбәпсез авыртырга керешә иде.) Мин аш бүлмәсендә әрле-бирле йөреп торам, Айнур күрмәгәндә (югыйсә ачулана!), мунчадагы ваннага кереп утырып, эчемә шлангтан җылы су җибәреп массаж да ясыйм. Кыскасы, булдыра алганча түздем. Иртәрәк бала тудыру йортына бармадым – дежур акушерны уятып бимазалыйсым килмәде. Дөрес эшләгәнмен, чөнки барганда да барыбер бәбәйләргә әле әзер түгел идем. Иртәнге сәгать җидедә Мансура Гаян кызы килеп җитте. «Вәт, актриса! (Мәрхүмәнең яратып кулланган сүзе иде бу.) Ә мин сине төштә дә күрдем, ник шалтыратма-дың?» – диде. Система куйдылар. Тулгак ачысына түзә алмыйча, үлүем шушы икән дип ятканда, берничә сә-гатьтән соң, ниһаять, Аязым бу якты дөньяны күрергә булды. Инде бу көннәргә егерме ел үтсә дә, төнге кизүеннән соң кайтып китмичә, эчемне уып, сәгать уңаена сыпырып торып авыртуымны җиңеләйтергә тырышкан санитарка Чулпанга рәхмәтем чиксез.
Әтисе Адель исемен әзерләп куйса да, минеке җиңде: «Карале, Ленар, Айназ, Аяз матур була бит», – дигәч, Айнур төпчегенә Аяз исемен кушарга ризалашты. Дөрес, аңарчы бер дустына шалтыратып киңәшләште. Ул елларны искә алганда гел газ плитәсе өстендәге зур тимер кәстрүл күз алдыма килә. Шул кәстрүлне тутырып аш пешереп куя идем дә, ул «ә» дигәнче бушый иде. Дүрт ир-егеткә бер кәстрүл аш кече телгә дә йокмагандыр инде.
Шулай итеп, бик күп сулар акты. Малайлар үсте. Төпчек дигәненә дә 12 яшь тулды. 2018 елның июле. Айлиямне – Кәтүгем, Әйлүшемне алып кайткан ел бу. Әйе, никахыбызга 25 ел тулганда мин кыз әнисе булдым. Операция нәкъ шул көнгә – никах көненә билгеләнгән иде. Әмма табибның Казанга китәсе билгеле булгач, аны 9 июль көнне, төштән соң ясауларын сорадым. Шулай итеп, без өч егеттән соң дүртенчегә кыз бала алып кайттык. Бала көткәнемне белгәч тә, ишегалдындагы мастерскоенда нидер эшләүче әтисе янына чыгып: «Мин балага узганмын, синең шикелле кара чәчле, озын кара керфекле, кара кашлы, бит очы батып торган яшел күзле кыз алып кайтам», – дигән идем. Фәрештәләрнең нәкъ менә «амин» дигән чакларына туры килде бугай – 8 яшьлек Айлиябезнең саргылт чәчләре каралып килә. Әгәр дә «бит очлары» дигән булсам, «мәхәббәт чокырлары» ике битендә дә булыр иде дә бит... Айлия дигән исем безнең районда хәзергә бердәнбер. Ә минем Айлин кушасым килгән иде. Шушы урында исем тарихына да тукталып үтим әле.
...Без ул вакытта өйләнешмәгән идек әле. Газетадан кисеп алган бу рәсемне Айнур ничек биргәнен хәтерләмим дә инде, әмма әлеге язу һаман да саклана. Бер ягында баласы янәшәсендә утыручы әни кеше рәсеме булса, икенче ягына: «Кич. Лилия белән Айлия Айнурның эштән кайтканың көтәләр. Озакламый Айнур кайтыр, кадерлесен кочып алыр... 1 март, 1993 ел» дип язылган аңа. Баланың исемен дә үзе уйлап тапкан – икебезнең исемнәрне кушып язган иде ул. Мин исә аның кырыена «Алла боерса» дип өстәп куйганмын. Менә шул «Алла боерса» дигәнем барып ирешкәнме, әллә туасы җан булганмы, Аллаһыма мең шөкер, без бүгенге көндә шушы кадерле кызыбызны үстерәбез.
Әлбәттә, 48 яшем тулганда бала алып кайтырмын дип планлаштырмаган идем. «Улларың нәрсә диде, бу яңа-лыкны алар ничек кабул итте?» – дип кызыксынучылар шактый. Яшь аермалары ярыйсы бит... Тәрбия дөрес бирелгән булгандыр инде, сөенделәр. Ул вакытта инде өйләнгән булса да, олы улыбызның үз балалары юк иде әле. Киленем Оля миңа караганда да күбрәк куанды шикелле. «Әни, ничек хәлләрең?» – дип, көн саен диярлек сорашып торды. Кечкенә сеңелләрен карарга иң күп булышканы исә Аяз булды.
Балага узганымны белгәч: «Миңа бәбәй кирәкми, үзең үстерерсең, карарга да булышмыйм», – дигән ирем, Айлияне тапкач, 360 градуска үзгәрде дә куйды. Эчү-тартуын ташлады, мәдрәсәдә укып, имам-хатыйп дипломы алды. Ә аның мине ничек итеп котлавы үзе бер матур истәлек.
Ромашка чәчәген үлеп яратканымны күпләр белә. Ишегалдында, бакчада, капка төбендә – кайда буш урын бар, шунда чәчәк ата алар бездә. Кукмара үзәк хастахәнәсенең хирургия бүлегендә баламны ярып алдылар. Тәртибе шулай: беренче төнне реанимациядә үткәрдем, ә Айлияне бала тудыру йортына алып киттеләр. Икенче көнне иртән мине алырга, ягъни Айлия янына күчерешергә Айнур белән Аяз килде. (Ике улыбыз бу вакытта инде бик еракта иделәр.) Шулай тиеш икән, якынча 100 метр ара гына үтәсе булса да, минем кебек операция ясаткан әниләрне бер бинадан икенчесенә «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып баралар. Таш тутырган кебек булган эчемне тотып, машинага көч-хәл белән чыгып утырдым. Төшкәч, Айнур: «Бер-ике генә метр атлап бу тирәгә килә аласыңмы?» – диде. Карасам, бала тудыру йортының яшел тимер коймаларында зу-у-у-р кәгазь картоннар эленеп тора. Ә анда ромашкалардан «Рәхмәт!» сүзе язылган. Кич буе Аяз белән икәү утырып, һәрбер картонга вак-вак тишекләр тишеп, шушы тишекләрнең һәрберсенә ромашка чәчәкләре беркетеп чыкканнар. Никадәр хезмәт бит бу!
Исем китте. Хәлемне белергә кергән Мансура Гаян кызы да шаккаткан иде. «Ничә ел эшләп мондый рәхмәтне күргәнем булмады», – диде ул. Бала алып кайтырга теләге зур булып та, инде өлкән яшьтәмен дип икеләнеп йөргән әниләргә әйтәсе сүзем шул: курыкмагыз. Йөкле чагымда республиканың иң танылган белгечләренә күренергә тырыштым: түләүле клиникалар аша моны эшләп була. Кызым туачагын да алар әйтте. Бу хәбәрне җиткергән табибны кочаклап ук алган идем... «Эшлисең дә, кызың белән кабат мәктәпкә дә кердең, аны волейболга, йөзүгә дә йөртәсең, авырмы? Үзеңә дә бит инде 55», – диләр. Юк, авырсынмыйм. Бүгенге көндә ул – өебезнең җылы нуры, яктысы, әтисе белән мине бер итеп торучы «Кәтүгебез»!
Балалар бик тиз үсә икән – улларыбыз таралышты әнә. Өчесе дә бер үк юлдан китте – хәрбиләр. Иң олы улыбыз Ленар киленебез Ольга белән Оренбургта, бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Айназыбыз – Уссурийскта, июнь аенда махсус хәрби операциядән яраланып кайтты. Шөкер, инде аякка басып килә. Киленебез Ирина белән октябрь ахырында ир бала көтәләр. Аязыбыз Хабаровскида беренче елын хезмәт итә. Күрешүләр сирәк эләгә – барыбыз бергә җыелулар турында әйтмим дә... Улларыбызның яшәү, эшләү, хезмәт итү урыннары буенча гаиләбезнең географиясе киңәйде. Аларның шулай ил буенча сибелүе күңелләргә сагыну хисе өстәде. Әмма хәзерге заманда аралашу чаралары бик күп: һәрдаим сөйләшеп, социаль челтәрләрдә фотолар һәм видеолар белән бүлешеп торабыз. Бер-беребезне сагыну хисе зуррак булган саен, очрашулар кадерлерәккә әйләнә... Аларның читтә булуын Ватаныбыз картасында нәсел тамырларыбыз таралу дип кабул итәм. Балаларым, оныкларым кайсы шәһәрдә, кайсы төбәктә яшәсә дә, күңелләрендә туган йорт җылысын, ата-анага мәхәббәт хисе саклый. Бу – иң мөһиме.
Лилия НУРГАЛИЕВА
Кукмара
Фотолар: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк