Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.
Әнә күз алдында әтисе салган матур төзек йорт. Өй эчендәге карават, өстәл, ә бер якта әнисе йоклаган бәләкәй бүлмә чагылып калды. Курчаклары белән шул бүлмәдә уйнарга ярата иде Әлфия. Ә менә абый-апалары бергә уйнар өчен олы якны хуп күрделәр. Әниләре Гөлҗиһан да Әлфиянең аерым уйнавына игътибар итте, ахырда түзмәде:
– И бала, бала, әллә инде язмыш сине читкә алып китмәкчеме, гелән туганнарыңнан аерым уйнаган көнең, – диде.
Нәкъ шулай буласын кем уйлаган ул чакта! Әнә бит барлык туганнары әниләре канат астында, янәшәдә. Ә язмыш Әлфияне еракларга озатып куйган. Көннәр, айлар үткән саен, сагыну-сагыш хисләре бәгырьләрне телгәләп ала. Телгәләнгән бәгырь исә күз яшьләре булып күптән тамарга әзер.
Әлфия урыныннан кузгалды. Кибеткә керүчеләр байтак иде. Ике катлы бу кибеттә яшәү өчен кирәкле барлык товарлар да җитеш кебек. Өй төзим дисеңме, бакчада эшләү өченме, кухня кирәк-ярагымы – һәрнәрсә кул сузымында гына. Ире Асман белән менә 30 ел инде шушы кибеттә әвәрә килмешләре. Туган яклардан бик еракка китсә дә, иреннән уңды Әлфия. Беренче танышкан көннәре әле дә исендә. 18 яшьлек кызның Пенза сәүдә техникумында укып йөргән чагы була. Партадашы Дания аеруча якын итте аны.
Көннәрдән бер көнне тел бистәсе Дания дус кызына менә мондый сүзләр тезде: «Абыем белән таныштырам үзеңне. Татар иленә бөтенләйгә алып та китмәгәек әле!..» Әлфия бу тәкъдимгә каршы елмаеп кына куйды. Бераздан дус кызыннан янә яңа сүзләр ишетте:
– Иртәгә сигезгә клубка кил, үзеңә бер сюрприз, – диде дә, күзен кыскалап, яңгыр җиледәй выжылдап үзып та китте.
Кич ахирәте клуб янында көтә иде инде. Әмма ялгыз гына түгел, янында чибәр генә бер егет тә шәйләнә. Урта буйлы, кара дулкын чәчле, 30 яшьләр тирәсендәге егет... Кочаклашып күрешкәч, кызлар клубка ашыкты.
– Тукта, Әлфия, кая дуладың? Абыем белән таныштырасы идем!
– Абыең?! Егетең түгелмени?
Егет елмаеп кызга кул сузды:
– Асман булам мин.
Әлфия оялудан күзләрен түбән төшерде. Битенең дә, уты сүнеп, кызарып янган күмердәй кыза баруын сизде.
– Әлфия, – диде ул, ниһаять, үзен кулга алып. Бармак очларын гына Асманның кулына куйды.
Иртән иң күп сүз боткасын кайнаткан кыз, әлбәттә, Дания булды:
– И Әлфия җаныкаем, абыем шундый ошаткан үзеңне. Бик тә чибәр икән шул, миңа күз дә салмас инде, дип тә әйтте хәтта.
Чибәр... Бик чибәр иде шул Әлфия. Кече яшьтән үк әнисенең: «И чибәркәем, сылукаем», – дип сөюләре исендә. Үсә төшкәч, малай-шалайның да үзенә игътибар итүләрен тойды. Инде җиткән кыз булгач, күп егетләрнең сокланып карауларын гел сизә торды. Озак-озак көзгегә карап торганы бар. Кая яшеренгән икән соң бу матурлык? Гап-гади түгәрәк йөз, коңгырт куе кара чәчләр, бакчадагы юеш карлыгандай чем-кара күзләр, елмаеп торучы бөрлегәндәй иреннәр – бары шул. «Синең күзләрең бигрәк матур, алар, кояш нурларыдай, җанга җылылык сирпи», – дип әйткән икән егет кызга...
* * *
– Әлфиякәй, өйлә җитте... – дип йомшак кына аваз салды Асманы.
Татлы хыяллар, хатирәләр иртәнге томандай таралды. Икенче катка менеп, Әлфия намазга басты. Бераз чәйләп тә алгач, тәрәзә катына ашкынды хатын. Тышта исә ябалак карлар җирне иркәли иде. Тукта, тукта... Ул кичне дә нәкъ шундый ак күбәләктәй карлар ява иде бит. Яныннан гына атлап кайткан Асманга да нәрсәдер булды кебек. Әлеге сихри тынлык аны әллә нишләтте. Әлфияне кочып, нур чәчеп торган күзләренә бакты да бөрлегәндәй алсу иреннәренә үрелде. Бу – кыз баланың беренче үбешүе иде. Кар яуды исә искә килә дә төшә һаман. Еллар үткәч, Асман: «Мин бит кызлар ирене шундый тәмле икән дип уйлаган идем. Бактың исә ул җиләк тәме килә торган помада сөрткән икән», – дип көлеп искә алган иде.
Уйлансаң-уйланмасаң да, Әлфия бу фани дөньяга үзенең 53 ел гомерен бүләк иткән инде. Пензада гомер кичерүче әнкәсенә дә 86 яшь тулган. Бер-бер артлы туган өч малай да егет булып өлгергән. Асман да 63 яшен тутырып килә. Бар да яхшы, әмма шуларның берсе дә булмаска мөмкин иде. Газраил бит бары бер адымда гына чалгысын кайрап торган…
Әлфиянең әтисе Зиннәт белән әнисе Гөлҗиһан 12 ел буена бик бәхетле гомер кичергәннәр икән. Уңган егет Зиннәт бизәкләп эшләп, бик күркәм йорт та җиткезеп куйган. Берсеннән-берсе сөйкемле биш бала да өйнең нуры булып мәш килеп йөри. Инде мунча саласы. Шул ният белән туганнар урманга юнәлә. Агач кисү башлана. Озын-озын наратларның киселгәннән соң салмак кына җиргә төшүен урманчылар яхшы чамалый инде. Нибары 20 секунд... Әнә агач киселде. Аварга чамалый. Тик балта гына теге яктагы агачка чабылып калган. Зиннәт балтага омтыла. Ә нарат агачы исә нәкъ аның баш түбәсенә төшеп, ир-атны җиргә сеңдерә.
Зиннәтне шифаханәгә озаталар. Канаган җире дә юк, башында гына зур кара шеше бар. Табиблар төшенә: баш миенә кан сауган. Ире янында утырган Гөлҗиһан да ярым үлек хәлендә. Сигез айлык авыры булган анага бу хәсрәт кичеп чыга алмаслык ярсу дәрья сыман. Озак уйлар чак түгел, табиблар бер карарга килә: иртәнгә чаклы үлмәсә, очкыч белән өлкә шифаханәсенә озатырга!.. Озын төн, ниһаять, узып та бара бугай. Гөлҗиһан, ирен кочкан килеш, зур кайгы эчендә йөзә. Кинәт хатынның кулы салкын тәнгә тиеп китә. Ул иренең пульсын тотып карый, йөрәген тыңлый. Йә Ходай! Бар да бетте! Гөлҗиһанның газиз ире бакыйлыкка күчкән... Күз яшь-ләренә коенган хатын ни эшләргә дә белми: кешеләргә кычкырыргамы, әллә табибларны дәшәргәме? Алар килсә, моргка гына алып китәләр ләса. Юк, юк, һич югы таңгача янымда булсын. Гөлҗиһан, татар хатыннарына хас булганча тыелып кына елап, ире өстенә ава...
Иртән табиблар Зиннәтнең үлүе турында төнлә әйтмәгәне өчен хатынны шелтәләп алалар. Санитарлар ирен моргка алып киткәндә, Гөлҗиһан һушсыз идәнгә егыла...
– Укол кадап туачак балаңнан котылдырыйкмы үзеңне?
Бер табибәнең шул сүзләре Гөлҗиһанның акылына барып җитми әле. «Котылдырыйк!..» Тукта, тукта, бу сүз аңа бик тә таныш кебек... Ничәмә дистә еллар узса да, бәгырьне чәрдәкләгән әлеге вакыйга, телдән телләргә күчеп, Гөлҗиһанга да килеп ирешкән була.
1941 ел. Ленинград чолганышта. Шәһәрдә тиф канат җәйгән. Чолганыш бөтенләй йомылганчы авыру балаларны туганнары булган җиргә озату башлана. Мәрьямнең дә, өч улын алып, поездга ашкынган көне. 4 яшьлек Зиннәт әлегә үзе атлый. Әмма 6 яшьлек улына санитар ярдәме кирәк. 2 яшьлеген Мәрьям үзе күтәреп бара. Товар вагонына утырту башлана. Шулкадәр бала-ларның, аналарның бергә җыелган чагын Мәрьмнең беренче күрүе. Вагон эчендә аяк басарлык та урын юк, кеше өстенә бассаң гына. Өч баласын кочып, ул уртагарак чүмәшә. Тынчу һава, сабыйларның ыңгырашып елаулары бәгырьне айкый. Көзге салкын һаваны ерып, поезд алга ыргыла. Туган җиргә – Пенза ягына юллары. 6 яшьлек улының хәле авырайганнан-авырая бара. Тәне кызу мичтәй эсселек бөрки, күзләре йомык, тәнендә сарылыкызыллы таплар шәйләнә. Кайтып җиткәнче түзә генә алсалар ярар иде, Ходаем. Бераз вакыт үткәч, ана улына орына. Тән сап-салкын. Санитар хатын, баланы одеялга төреп, ишек катына юнәлә.
– Калдыр баланы!
Мәрьям, нәниен Зиннәтнең итәгенә куеп, балага барып ябыша.
– Тифтан үлгән баланы вагонда калдырырга ярамый! – дип, санитар хатын Мәрьямне читкә этәрә.
Вагон ишеге ачыла. Соры төргәк сары яфраклар белән капланган каты җиргә барып төшә. Һушсыз калган хатынны янәшәдегеләр бер бушрак урынга сала. Елау түгел, ыңгырашу төне буе шомландырып тора. Иртән Мәрьям Зиннәтне, булган киемнәргә төреп, бер почмакка утырта. 2 яшьлек улының юеш киемнәрен алыштырмакчы була, әмма кул янә боздай гәүдәгә тия. Янә шул ук хәл. Ишекнең ачылуын да, баланы төшерүләрен дә Мәрьям күрә алмый. Вагон ишегеннән ташланганда тотып калалар үзен.
Тәрәзәләрдән яктылык иңә. Димәк, таң атып килә. Туган йортка да ара кул сузымында гына. Мәрьям Зиннәткә күз сала. Баланың күзләре йомык, үзеннән эсселек бөркелә.
– Бирмим, берсен булса да бирмим! – дип ыңгыраша хәлсез ана. Көч-хәл белән изүен чишеп җибәрә дә баланың ялангач тәнен үз изүенә каплый. Ике җан бер булып сулыш ала. Хатын үз тәненең кайнарлануын тоя. Ә Зиннәтнең эсселеге кими төшкән кебек. Менә ул акрын гына күзләрен ача. «Су...» – дип пышылдый. Йотлыгып су эчкән баласына карап, ананың кайнар яшьләре битен чылата...
* * *
Ике баласын билгесезлеккә ташлаганда ничек акылдан язмаган Зиннәтнең әнисе. Тиз котылдырганнар аны. Чөнки сугыш чоры. Тиф галәмәте. Ә биредә тыныч вакытта котылдыру. Менә туам-туам диеп торганда! Табиб һәм ике шәфкать туташы янә Гөлҗиһан янына сугылдылар. Тыныч тавыш белән генә янә сүз башладылар:
– Үзеңә авыр булыр, күмү эшләре, биш бала тәрбияләү, сиңа җиңеллек телибез без. Укол салып, котылдырыйк үзеңне.
Хатынның томан эчендә йөзгән акылы әкрен генә ачыла бара. Зиннәт баласынмы? Ул мескенкәй ничек көтте аны. «Малай булыр!» – дия иде. Юк, юк, тагы бер кат юк! Каян көч килгәндер, Гөлҗиһан торып баса һәм бар тавышка кычкырып әйтеп куя:
– Юк! Үзем табам баламны! Үзем!
Бер айдан соң әтисенеке кебек чем-кара күзле кыз таба Гөлҗиһан. Тик Әлфиягә генә бер тапкыр булса да «әти» дияргә насыйп булмаган… Әйе, «әти» дияргә язмаган шул. Аның каравы, бүгенге көндә дә әнисе, биш туганы яши Пенза өлкәсендә. Әлфия һәр җәйне аларны күрер өчен туган җиренә ашкына. Әй ул күрешү мизгелләре, шатлык яшьләренә коенулар... Әлфия ун көн буена әнисе янында мәш килә. Гөлҗиһан апа инде урын өстендә. Шуңа күрә алты туган һәр кичне әниләре янында табын кора. Гөлҗиһан апага сөйләшү дә бик авыр. Ул төпчеге Әлфиянең аркасыннан сөеп утыруны гына хуп күрә.
Әй тиз үтә дә соң бу ун көн дигәнең! Инде кайтырга кирәк! Китәсе көнне иртән Әлфия, зиратка барып, яраткан бабасы Хәйруллага дога укып кайтты. Бала чактан сөеп үстергән бабасын бик еш искә ала ул. Хәтерендә әле, иртүк торуга, әбисе Азизә, бабасы Хәйрулла өенә йөгерә иде. Ә анда өстәл тулы пластинкалар. Бабасы, патефонны боргалап, төрле җырлар җырлата. Ә бәләкәй кызга рәхәт: тыңлый да тыңлый. Бабасы бигрәк тә «Кара урман»ны ярата, моңлы тавыш белән үзе дә кушылып җырлый иде…
.jpg)
Әлфия күз яшьләрен сөртеп алды. Хатирәләр күңелне кузгаткан иде. Менә ул инде кайтыр юлда. Ә күз алдында – һаман әнисе һәм туганнары. Иң олы апасы Рабия... Әтиләре үлгәч, әниләренең төп ярдәмчесе булган ул. Бүгенге көндә дә ике авыру аның карамагында. Әнисен һәм инфаркт кичергән ире Ханәфине карый. Ания белән Галия апалары аңа ярдәм итеп тора. Абыйлары Фәрит белән Рәшит тә Рабиянең төп булышчылары: азык-төлек, кирәк-ярак гел алар карамагында. Туганнарының балалары да тырыш, акыллы. Үзләре шикелле матур исемнәре дә татар моңын тирә-якка таратып тора кебек: Равил, Ринат, Наил, Илдар, Гөлнара, Ильмира, Мәрьям. Болар бит Пенза ягының киләчәге! Туган як ышанычлы кулларда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк