Кулыма диплом алуга мин, япь-яшь табибә, эшкә авылга китеп бардым. Шәһәр хастаханәләренә урнашкан кайбер группадашларым, бәлки, артымнан кызганып та калгандыр. Ни генә дисәң дә, авылда шартлар ташка үлчим, диагноз куярга махсус аппаратура да юк дәрәҗәсендә… Әмма авылда, тудыру йортында эшләгән ул чакларымны бүгенгәчә сагынам. Тормышымның гаҗәеп унөч елы булган ул! Балалар күп туа иде һәм беренче биш елда ук мин бай тәҗрибә тупладым, утны-суны кичеп, яхшы белгеч булып җитештем.