“Казандагы “Ярдәм” мәчете рамазанга әзерләнә.
Матур гадәт буенча, быел да биредә "Рамазан чатыры" кунакчыллыгы белән яшен-картын үзенә җыяр дип ниятләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары - “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов ачыклык керткәнчә, быел рамазан аенда мәчет янындагы мәйданда көн дә 1 мең кешегә исәпләнгән ифтар уздыру күздә тотыла, шуңа әзерлек эшләре бара.
Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге буларак танылган “Ярдәм” мәчете Казанда Серов ур., 4а адресы буенча урнашкан, Россиядә һәм БДБ илләрендә аның әлегә төрдәше юк.
чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк