Исән булса, без быел декабрь аенда «җанҗиләгем» белән матур гаилә корып яши башлавыбызның кырык еллыгын гөрләтеп бәйрәм итәр идек... Әмма рәхимсез әҗәл, моннан нәкъ ике ел элек, шул ук декабрь аенда, Аны арабыздан мәңгелеккә алып китте...
Инде мин Дамирә хакында, күптәннән кияүгә чыгып, балалар үстереп ятадыр, дип уйлап йөри идем. Баксаң, ул – шәһәр кызы – ун-унбер яшьлек чагында очраткан гади бер авыл малаена чын-чынлап гашыйк булып, шул гомердән бирле «Аның» белән очрашуны көтеп яшәгән икән!
Соңыннан Дамирәм шул хакта үзе әйткәч, тел вә сүз белән әйтеп-аңлатып бирә алмаслык тирән тетрәнү, ихлас соклану хисләре кичердем. Ә ул исә, балачактагы хатирәләрне тагын бер мәртәбә исенә төшереп, болай диде:
– ...Син бит миңа, тез башымдагы ярамны дәвалаган-да: «Туебызга хәтле төзәлер!» – дигән идең. Мин һаман да синең белән яңадан күрешү көннәрен көтеп яшәдем…
Менә сиңа, мә! Балачактагы Дамирәм «Туеңа хәтле төзәлер!» дигән сүзләремне «Туебызга кадәр...» дип аңлаган икән...
Әнә шулай, «Кыргый роза» белән дуслыгыбызны яңадан яңартып җибәрдек. Сеңлем Саҗидә исә Дамирәне үзенә ияртеп, туган авылыбыз Арташка да алып кайтып килде. Авыл башындагы Локман абыйлар өенә җитәрәк, ташка абынып егылып, ул тагын шул ук тез башын җәрәхәтли.
әбиебез Миңлекамал исә моны яхшыга юрады:
– Безнең якның шифалы туфрагы да сине үз иткән, кызым! Бер дә борчылма, туеңа хәтле яраларың төзәлер... Күңелем сизә: Арташ килене дә булып куярсың әле, Аллаһы боерса!.. Тубылгытауда очраткан чакта ук бик ошаткан идем бит мин сине...
Юраганы юш килде әбиебезнең. Озак та үтми, һәр ике якның да хәер-фатихаларын алып, 1969 елның 22 декабрендә Мамадыш ЗАГСында паспортларыбызга «Мәңге бергә!!» дигән мөһерләр суктырдык. (Ул чакта мин – әти-әниемә, туганнарыма матди яктан ярдәм итү максатыннан – университетның читтән торып уку бүлегенә күчеп, Мамадыш район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли идем.) Аннары Чистай шәһәрендә никах укытып, Кукмарада гөрләтеп туй үткәрдек...
Тагын шунысын да искәртим: Дамирәмнең тез башындагы яралары «җ» хәрефен хәтерләтеп җөйләнде. Җиләк яфрагыдай яшел, җиләк чәчәгедәй ак, җиләкнең үзедәй ал-кызыл төсләрне яратканга һәм, әлбәттә инде, тезендәге серле «җ» тамгасын да искә алып, гомерем буена бик яратып «җанҗиләгем!» диеп йөрттем мин Аны.
Кадерле әтиебез Әхмәтсафа белән сөекле әниебез Гөлзәйнәп тә, бертуган энеләрем һәм сеңелләрем дә бик яраттылар Дамирәмне. Тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тә тәңгәл килгән иде Аның!
Тормышның җитди сынауларын Дамирәм белән кулга-кул тотынышып уздык. Бер-беребезне укытып чыгарып, җаваплы вазифалар башкардык. (Казанда хәләлем хокук һәм сәламәтлек саклау, төзекләндерү оешмаларында эшләде.) Балалар, оныклар үстердек. Катлаулы операцияләр кичергәндә бер-беребезгә ышанычлы, ныклы терәк булдык...
Дамирә безнең гаиләгә 13 нче кеше булып килде. Мәгълүм булганча, төрки дөньяда «13» саны иң бәхетле саннардан санала. Дамирәм дә гаиләбезгә бәхет, шатлык-куанычлар гына алып килде. Әти-әниебезне, үз әти-әниседәй күреп, ихластан хөрмәтләде. Кукмарага, аннары Казанга күчкәч тә, безнең туганнарыбыздан күңел җылысын кызганмады ул.
Биредә прозаик сеңлем Илсөяр Тимербаеваның Дамирәмә багышлап язган «җиңгәчәй» дигән кыйссасыннан бер өзек китереп үтим әле:
«...Барыбызны да дисәм, ялгыш булмас, Әни белән Әти канаты астыннан чыккач та, безне Шаһинур абый белән җиңгәм тәрбияләде. Бары тик уныбызның өчесе генә «Кукмара мәктәбе» аша узмады. Чират гел кабатлана – беребез мәктәптә укуын тәмамлап, Кукмарага училищега килә торды, икенчебез һөнәр алып китә торды. Беребезгә бер караңгы чырай күрсәтмәгән җиңгәбезгә рәхмәтләребезне әйтеп бетерә алдык микән соң?!
Әле Чаллыга соңгы килүендә дә: «Утыр әле яныма, рәхәтләнеп бер сөйләшик әле», – диеп, тормышның ачысын-төчесен инде күп күргән җиңгәм, киңәшләрен биреп, алдагы көннәргә ничегрәк карарга, үзеңне ничек тотарга икәнлекне искәртте. Әйтерсең лә, саубуллашырга килгән... Барлык хатирәләрне яңартып, бик озаклап серләшеп утырдык. Соңгы тапкыр булган икән шул. Юкка гына: «Бик яратып яшим Шаһинурымны!» – дип әйтеп калдырмаган икән. Ай да үтмәстән, аны Аллаһы Тәгалә үз хозурына алды. Әнисенең – Рабига кодагыебызның! – куенына ук барып ятты җиңгәм...»
Әйе, Дамирәмнең гомере бик вакытсыз – 2007 елның 1 декабрендә Казан–Чистай юлында, фаҗигале төстә, автоһәлакәттә өзелде. Әмма сөеклем миңа яңа «Мәхәббәтнамә» дастанын язарга рухи көч-дәрт, тылсымлы каләм вә күңеледәй чиста ак кәгазь калдырып киткән икән. Аның вафатыннан соң, көне-төне эшләп, «Җанҗиләкле гомерем мизгелләре» дигән китабымны «дөньяга тудырдым»... «Дөньяга тудырдым» дигәч тә, балаларыбыз турында да бер-ике сүз әйтеп үтим әле. Без, Дамирәм-«Җанҗиләгем» белән бергәләп, Рушан һәм Гөлназ исемле иманлы-тәүфыйклы, җәмгыятебезгә файдалы шәхесләр үстердек (улыбыз Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә эшли, хаҗи; кызыбыз – галимә, ветеринария фәннәре кандидаты). Берсеннән-берсе сөйкемле, тырыш дүрт оныгыбыз – Динә, Морат, җәмилә, Рәхимә – күңелләрне сөендереп, матур гына үсеп киләләр, Аллаһыбызга мең шөкер! Димәк, Тормыш җыры дәвам итә!..
...Улыбыз Рушан элегрәк еш кына бездән: «Ничек сез шулай бер-берегезне бик яратып яшисез?» – дип сорый торган иде. Мин исә аңа: «Әниең гел сагынып көтеп торсын өчен, шактый вакытымны, эзтабар язучы буларак, командировкаларда йөреп үткәрәм бит... Шуңа үзем дә Аны бик сагынып кайтам!» – дия идем...
Дамирәм хәзер үзе дә озак сроклы командировкага киткән кебек. Гел сагындырып торыр өчен!.. Әмма без Аның белән киләчәктә – бакый дөньяда – барыбер очрашачакбыз бит! Кайчан да булса... Әйе, ул көн барыбер киләчәк... Мине әле хәзер дә «җанҗиләгем»ә карата булган ихлас сөю хисләре яшәтә һәм рухи яшәртә!!.
«Сөембикә», № 12, 2009.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк