«Мин әтине кырыс кеше дип белә идем. Әтинең әнисе Сабира әби кышларын бездә яшәде. Ләйсән белән артык шаулаша башласак: «Атагыз гына кайтсын әле, барысын да сөйләп бирәм», – дип әйтә иде. Бу сүз артыма каеш белән эләктергән кебек тоела иде. Шуңа без әтидән куркып үстек дисәм дөресрәк булыр. Баксаң, әти башкача булган икән», – ди Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Лилия МӘХМҮТОВА.

«Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе белән бергә әтиләргә багышлап мультипроект гамәлгә ашыра.
Лилия ханым, әти белән театрда бергә эшли башлагач кына якынайдым дисез.
– Күчмә театрда эшләгәч, әти белән әни гел гастроль-ләрдә булды. Сеңлем Ләйсән миңа караганда бәхетле-рәк – ул алар белән бергә йөрде. Ә мин театрда әти белән эшли башлагач кына аның йомшак күңелле, безне бик ярата торган кеше булуын аңладым. Алар театр янында гына яшиләр иде. Әбәт вакытында аларга керәм. «Кызым, чәй эчәсеңме?» – дип сорый иде әти керүгә үк. «Юк, әти, рәхмәт», – дип әйтә идем. Бераз вакыт узуга әти кабат сорый, аннан тагын сорый. Әни түзми: «Аптыраттың инде баланы, Хәлил, эчмим диде бит инде», – дигәч: «Туктап тор, Исламия, ул хәзер эчәм дип әйтәчәк», – дия иде. «Яса инде алайса, әти, чәеңне», – дип әйтә торган идем. Күрәсең, әтинең мине сыйлыйсы, бергәләп утырып чәй эчәсе килгәндер дип уйлыйм хәзер. Безнең әти бик тәмле пешерә торган иде. Ул бервакытта да бу – хатын-кыз, бу ир-ат эше дип бүлмәде. Гомумән, әтинең тормышы, бигрәк тә балачагы фильм төшерерлек. (Болар хакында Лилия ханым видеода җентекләп сөйли. Хәлил абыйның гомерендәге иң зур үкенечен дә әйтте. – Ч. Г.)
«Миңа әти назы җитеп бетмәде, әмма гаиләгә тугры булганы өчен аңа бик рәхмәтлемен».
Тормышта сезне Хәлил кызы дип йөртәләр.
– Әйе, мине сәхнәдә – Исламия кызы, тормышта Хәлил кызы дип йөртәләр шул. Мин әтигә охшаган. Ул туры сүзле иде. Кеше артыннан сөйләп йөрмәде, барысын да туп-туры йөзгә бәреп әйтә торган иде. Кырыс булса да, бик гадел кеше иде. Мин дә аның кебек туры сүзле, гаделлекне яратам.
Рәхмәт, әти дип сүз башласагыз...
– Әти-әнине еш күрмәсәк тә, аларның барлыгын һәм кем булуларын тоеп яшәдек. Алар күтәрелгән биеклектән төшәргә ярамаганлыгын белдек. Тугры булганы, эшен яратканы, туганнарны хөрмәтләгәне, ягымлы кеше булганы өчен, кырыс булып күренсә дә, йомшак булганы өчен рәхмәтлемен әтигә... Әгәр мөмкин булса, мин аңа хәзер: «Бик яратам сине, әти», – дип кенә әйтер идем.
Әңгәмә тулысы белән видеода.
Фото: Юлия Калинина, гаилә архивы
Оператор: Азат Әхмәдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк