Бөтенроссия авыл Сабан туе: Ульяновскига хуш килдегез!

Быел 4 июньдә VII Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул иткән Ульяновск өлкәсендә бәйрәм җомга иртәсеннән үк башланып китте.
Бу якларда иң зур татар авылларыннан берсе булган Иске Кулатка авылына Сабан туена килүче делегацияләрне көн дәвамында Ульяновск өлкәсе чигендә Чынлы районы Кәшә татар авылы халкы чәк-чәкләр, күмәчләр белән, самавырлар кайнатып, гармун уйнап, җырлап-биеп каршы ала.Ерактан ук бәйрәм автобусларын күреп-карап, әзер булып торыр өчен 74 яшьлек Николай абзый Кадеев Кәшә башына бинокль күтәреп чыккан. «Иң беренче Татарстаннан кунаклар Ульяновск җиренә аяк басты, тиздән Марий Элдан, Киров өлкәсеннән автобуслар килеп җитәчәк. Бүген-иртәгә бөтенесе иң зур Сабан туйга Иске Кулаткага юл тотачак», – ди авыл җирлеге башлыгы Наил Тамаев.
Быел җиденче тапкыр оештырыла торган Бөтенроссия авыл Сабан туе милли гореф-гадәтләрне саклап яшәүче, биш мәчетле Иске Кулаткада ике көн узачак. 3 июньдә биредә Татарстанның сәнгать осталары катнашында Кичке Сабан туе үтәчәк. 4 июньдә төшкә кадәр авылның «Гөлчәчәк» балалар бакчасында төбәкара балалар Сабан туе оештырылачак. Ә сәгать көндезге 11дә исә төп мәйданда Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылачак. Анда милли уеннар, ат чабышлары, парасабантуй программасы, күргәзмә-ярминкәләр, Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре белән таныштыра торган стендлар, милли көрәш ярышы көтелә. Сабан туе кичен абсолют батырга Татарстаннан автомобиль ачкычы, һәм киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрәчәк Пенза өлкәсенең Әләзән авылы вәкилләренә бәйрәмнең символын тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.