Логотип
Шигърият

Мәхәббәт (поэма)

Халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, шигъри романнар, драматик поэмалар, халык күңелен яулаган җырлар авторы Ренат Харис «Сөембикә» журналы өчен махсус «Мәхәббәт» дигән поэма язган. Кадерле укучыларыбыз, бу әсәрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Мәхәббәт ул – бәхет! 
Бәхәсләшмим!
Мәхәббәт ул – газап! 
Килешмим!..
Мәхәббәт ул – җәннәт багларының
тәмуг уты янган өлеше.

Мәхәббәтне бөтен кеше белә,
ә аңлата алмый беркем дә!
Мәхәббәт ул гади гакыл гына
барып җитмәс Куәт иркендә!

Мәхәббәт ул кыюсызлардан да
эшләттерә үлмәс батырлык!..
Мәхәббәт ул – кеше җанындагы
иң тиле һәм иң саф матурлык!

* * *
«Билайн»нан теңкәгә тиделәр
хәбәр арты хәбәр җибәреп –
миңа мәхәббәтне аңлаталар
процентлар белән! Җүләрлек,

җүләрлек бу! Әле беравыктан
ваттлар, омнар, байтлар китәрләр – 
сөю көчен сынап карар өчен
шуларны да үлчәм итәрләр...

Мәхәббәтне хәтта промиллеләр
ярдәмендә булмас билгеләп,
гәрчә сөю сәрхушлеккә охшаш –
бу кадәрен инде мин беләм!


* * *
Студент чак... 
             Үлеп гашыйк булдым
күрше факультеттан бер кызга...
Мәхәббәтем әле утка сала,
әле бозлы суда агыза...

Лекцияләр авыр... Шул чакта да
күз алдыма килә фәрештәм...
Һәм бер тапкыр, онытылып китеп,
җырлап җибәргәнмен дәрестә...

Колагыма аю баскан, юкса,
тамагыма карга төкергән!..
Шундый кешене дә гыйшык көче
Рәшит Ваһаповтай иттергән!..

Курсташлар шаулап көлешәләр...
Мин дә, айнып китеп, 
                        баш кашыйм...
Доцент бераз торды да аптырап:
– Көлешмәгез! – диде, – 
                         ул – гашыйк!..

Ул бәхетле, – диеп әйткән иде, 
лекциясен өзек калдырып, –
ә мин менә гашыйк була алмый
күпме гомер йөрим каңгырып...

Без, наданнар, аңламаган идек:
алдашамы, чынын әйтәме –
сүзләрендә аның шаяртумы,
күзләрендә аның матәмме?

Гашыйк булыр өчен ничек инде
тырышырга кирәк булсын ди?! –
йөрәк бит ул, шул җен кереп тулса,
Иблискә дә хәтта буйсынмый.

Гашыйк булыр өчен ничек инде
үз-үзеңне мәҗбүр итәсең?! –
акыл кайчак һәйбәт юл күрсәтә,
ә син хистә агып китәсең,

кая барып чыгарың белмичә, 
уйламыйча ниләр көткәнен!
Егермегә җитәр-җитмәс, мин дә
инде яраланып беткәнмен... 

Ә ул: «Гашыйк булып булмый!..»
 имеш...
Юк! Шыттыра Доцент, шыттыра!..
Бу дөньяда гыйшык һөҗүменә
бирешмәгән кеше юктыр да... 
 
Ни өчендер ул, чишелеп, бераз
ачкан иде йөрәк ишеген...
Ул күптән юк... 
Ә мин истә саклыйм 
гыйшкы үлгән боек кешене...

* * *
Безнең Доцент чибәр абзый иде.
Кырык яшьтән бик аз узгандыр...
Курстагы кайбер кызлар аны
әллә ничегерәк кызганды...

Аның хәлен җиңеләйтергә дә
теләүчеләр, бәлки, булгандыр –
«Гашыйк була алмыйм!» 
                          дигән сүздән
кызлар җаны шактый тулганды.
Һәрберсенең күңел почмагында
шытты бугай өмет бөресе...
Берсе, хәтта, әйткән: «Ә мин аны 
гашыйк итәчәкмен, күрерсез!..»

Ул кызыбыз бездән өлкән иде...
Мәктәптән соң эшләп алган ул...
Чибәр иде... Матур җырлый иде...
Белеп өлгермәдек калганын...

Группада староста булды –
чыбыркыбыз безнең, нуктабыз...
Һәм бер көнне, һич тә көтмәгәндә,
китеп барды старостабыз

башка бер шәһәргә, башка вузга...
Айлар үткәч, белдек сәбәбен:
Доцентның ул, фатирына барып,
ашыктырган җиңү сәгатен...

Ул, кемнеңдер төлке тунын киеп
һәм кемнеңдер модный итеген,
чәчләренә кар сардырган килеш,
шакып ачтырган да ишеген

бәреп кергән аның фатирына...
Китап томын каерып ачкандай,
тунның канатларын каерып ачкан...
һәм Даная* кебек, ялангач,

басып калган Доцент каршысында...
Күз алдыма моны китерәм! 
Һәм китергән саен ул ташҗанны
хыялымда буып үтерәм...

Басып торган гүзәл сурәт булып...
Ләкин Доцент Зевс булмаган,
нотацияләр дә укымаган,
әрләмәгән хәтта... Кумаган –

төлке тунның төймәләрен генә
үз куллары белән каптырган,
кыз учына түләү хакы тыгып,
телефоннан такси чакырган...

Шундый буламыни миһербанлык?!
Шундый буламыни олылык?!
Бәлки, шул тун эчендә киткәндер
җанын эретерлек җылылык?!

Ә теге кыз хәбәрсез өзелде,
оялыпмы, җаны тарданмы...
Дөрес, кемгәдер ул хат та язган 
Ульяннанмы, Чабаксарданмы...
Бераз өметләнеп көткән идек,
ул яңадан безгә кайтмады...
Искә төшкәч, туры килмәсә дә,
аны Даная дип атадык...

* * *
Доцент үзе белми иде ул чак
нигә җаны чакмаланганын...
Ул сугышта булган... 
                     Кайткан. Күргән
хатынының дөрләп янганын

башка кочактагы учакларда...
Һәм бүлтәеп чыккан көмәнен...
Ул ничә ел утлар арасында
йөрәгендә йөрткән сөйгәнен...

Никахтан соң атна гына узган –
ире кигән солдат биштәрен...
Бал капканга чәй бирмичә кара!
Белмим-белмим – 
                    үзең нишләрсең...

Гаепләүме, әллә ачынумы?..
Сугыш дигән афәт булмаса,
шәт, бик җайлы тәгәрәр дә иде
тормыш дигән матур куласа...

Сугыштан соң тол хатыннар – 
диңгез!..
Кем эләксә – шуның итәген
нәфесенең үчле корабына
давыл тулы җилкән иткән ул

дөньясына ачу белән... Һәм дә
тол хатыннар хакын хаклаган...
Алар аңа, сусап, ташланганнар,
ул берсен дә кире какмаган...

Мәхәббәтсез ләззәт, сиздермәстән,
җанындагы дымны киптергән...
Аның гыйшкын назга ач хатыннар
керфек белән чәнчеп үтергән...

Шуннан бирле гашыйк була алмый!..
Ялгыз кичә салкын төннәрне...
Ә дуслары аңа димләгәннәр
әллә-әллә-әллә кемнәрне...

Берсенә дә җаны ябышмаган,
этәрсә дә моңа акылы –
атлап чыгалмаган йөрәктәге
төзәлмәгән яра аркылы.

Нәфрәт янса, аның көекләре
үтеп керә икән тирәнгә...
Учак көле калган урында
озак еллар үсми чирәм дә...

* * * 
Ун елдан соң группабыз белән
белем йортыбызга җыелдык.
Хатирәләр, җәйге яңгыр булып,
бертуктаусыз өскә коелды...

Барыбыз да башлы-күзле икән.
Күбебезнең ике баласы...
Гаиләдән уңмаганнарыбыз
корып куйган инде яңасын.

Без кайчандыр лекция тыңлаган
аудиториядә шул ук тын.
Шул тын минем, сөюдән исереп,
җыр җырлаган чакны яңартты.

Элеккечә, шаркылдашып көлдек,
дөнья гамен тәмам онытып...
– Өйләнештегезме? – диде кемдер...
– Ә без эшне, – димен, – 
тиз тоттык...

Һәм шул вакыт Доцент килеп керде
һәм кузгатты иске тузанны...
Ә без аны чакырмаган идек...
Юк, яратмый идек без аны,

битараф һәм шыр ваемсыз идек –
җан борылган иде аңардан...
«Сердәш группама – салют!» – 
диде...
Шәкерт чаклар кайтты яңадан...

Әйтерсең лә, коллоквиум бара –
ул тикшерә безнең белемне...
Һәм телемә дуамал уй килде...
Тешләмәдем никтер телемне:

– Сез һаман да гашыйк була алмый
йөрисезме? – диеп сорадым...
Доцент чырай сытты...
                        Авырттырды
соравымның очлы боравы...

Өндәү билгесенә әверелеп, 
тынып калды безнең ханымнар –
йөрәк эше белән кызыксыну
бөтен ханымнарның канында!

Барыбыз да җанлы игътибарга
әверелдек... Безнең хәтердә 
ни өчендер шушы чүптәй сорау
дулкынлана иде хәзер дә...

Хатын-кызны өнәмәүче ир-зат
Ходай каршысында гаепле –
ул бит санга сукмый йөрәктәге
«Сөю» дигән бөек гаетне!

Шундый бер кемсәсен Ходай ничек
көн иттерә икән? Кызык бит!
Нигә кичерә ул бу гамьсезнең
кеше кичермәгән языгын?!

Доцентыбыз озак тынып торды 
һәм кеткелдәп 
                көлеп җибәрде...
Бөтен сынын аның биләп алды
әкияти горур чибәрлек.

– Онытмыйсыз икән шуны, – 
диде, –
ләкин арындым мин сихердән,
һәр көн өйдә каты тезләремдә
йомшак итеп бала сикертәм...

– Ничек алай булды? – 
                           диде кемдер...
Доцент, сүтеп серләр киләбен,
тәмләп, истә кала торган итеп,
гаҗәеп бер кыйсса сөйләде.

...Мин Доцент дим, ә чынында исә 
ул профессор икән күптәннән...
Җанга ерак кешенең еллары
хәбәрсезлек булып үткәннәр...

Полкташы аны, эзләп табып,
Буа районына чакырган...
Кызык нәрсә сөйләгән ул аңа
Бола буендагы чатырда...

Сугыштан соң болар авылында
кайтмый калган солдат өенә
мал фельдшеры чуаш тамыр җәя...
Бөтен авыл моңа сөенә:

кайсылары духтыр булды диеп,
килде диеп изге сәгатьтә,
кемнәр – укымышлы кеше диеп,
солдаткалар – башка сәбәптән...

Ләкин фельдшер гайбәт авызына
чәйнәр чүбек булып төшмәгән –
көнне, төнне, бәйрәм-ялны белми,
эшләгән дә, бахыр, эшләгән:

ихлас дәвалаган кешеләрне,
кирәк булса – малын-туарын... 
Тирә-юньдә маллар духтырының
дәрәҗәсе булган югары...
Күрше чуаш авылыннан моңа
әллә ничә димче сугылган...
Ул аларга, нинди самогон ди?!,
тәкъдим иткән бары су гына...

Чөнки инде гашыйк булган икән
каршыдагы яшь тол хатынга.
Һәм авылда легендалар йөри
алар мәхәббәте хакында...

Хатын аны әллә өнәмәгән,
әллә хәйлә белән булышкан –
моның хисен сынар өчен дипме, 
табып торган төрле йомышлар 

әкияттәге көйсез хан кызыдай.
Һәр йөкләмә торган үтәлеп:
капка баганалары турайган, ди,
койма алыштырган читәнне,

тәрәз йөзлекләре буялганнар,
һәм казылган тирән кое да...
Ләкин хатын һаман суза икән,
нидер саклый икән уенда.

Хәтта төнлә Бола елгасында
коенганнар, диләр, бергәләп...
Ләкин хатын чуаш егетенең
кочагына һаман кермәгән,

тәмам интектергән фельдшерны ул...
Кайдан килгән шундый җансызлык?!
Әле булса, искә төшкән саен,
үтерәсе килә кансызны...

Нигә кирәк инде хатын-кызга
андый чыдам, андый түземлек?! 
Мәсәлдә дә төлке ташлап киткән,
бик югары булгач, йөземне...

Кинәт фельдшер чирли. Чире аның
булмый өйдә генә үтәрлек...
Җиде чакрым район больнисына
хатын киткән аны күтәреп...

Кара төндә... Чит-ят күздән посып...
Дога укый-укый йөгергән...
Инде каны бозыла башлаган...
Вакытында илтеп өлгергән...

Еллар үткәч, хатын серен чишкән:
соңгы шарты төшкән кыйммәткә –
биш ай сугыш татыган солдатны
утырттырган икән сөннәткә...

Ә тегесе – замана Мәҗнүне –
кайнар хисләрендә эрепме,
үз-үзенә бабачы булган да,
ярасына агач череге
сипкән икән кемнәндер ишетеп...
Бу – акыллы кеше эшеме?! –
сөю генә, бары сөю генә
шундый тиле итә кешене...

Хәзер алты бала үстерәләр...
Алтысы да никтер кыз бала.
Шул гаилә белән танышканда
күңелемдә нидер кузгалган,

нидер туган!.. Өр-яңа җан булып
кайтып кердем тәнем-кабыма...
Күргән хатын-кызлар искә төшә...
Сизәм – канда ялкын кабына.

Күзләр эзли тәнле матурлыкны,
кочак эзли җылы гүзәллек,
җаным эзли үз-үзенә дәвам,
көч калмады моңа түзәрлек...

Үз-үземә кабат гаҗәпләндем...
Яшь узса да күптән кырыктан,
үлеп гашыйк булдым... 
Һәм өйләндем!
Менә шулай, сердәш группам!..

Гашыйк була алу – бөек бәхет!
Гашыйк була алмау – газаплы!
Мәхәббәт ул – бер йөрәккә сыйган
гүзәл коллык, котсыз азатлык!

Гашыйк була алу – яши белү,
чын кешечә яшәү асылда!
Мәхәббәткә чынлап та урын бар
гомердәге һәрбер фасылда!..

Шагыйрьләрчә итеп сөйләде ул,
ләззәтләнеп матур сүзләрдән,
яз гөлләре алып чыга-чыга
күзендәге алтын көзләрдән...

Тын да алмый тыңлап утырганбыз,
тыңлагандай «Декамерон»ны*...
– Хатыныгыз кем соң? – 
                          диде берәү,
мышкылдатып яшьле борынын...

– Ә ул үзе тиздән килеп җитәр –
сезнең юбилейны белдем дә, 
мин аны да бирегә чакырдым,
диссертациядән бүлдем дә... 

Һәм, чыннан да, аудиториянең
ачылды да авыр ишеге,
күрдек «женоненавистник»ны да
гашыйк итә алган кешене.
«Мин табылдым!» – 
диеп кычкырды ул...
Мин таныдым аның тавышын –
качып киткән старостабыз ич!.. 
Даная ич! 
Юк, юк, ялгышмыйм!..

Һәрберебез белән кочаклашты...
Әйтерсең лә якын туганы...
Ул элек тә чибәр иде, хәзер
чын алиһә кебек булган ул!

– Ничек гашыйк итә алдың? –
                                дидек, –
ничек салдың сөю чаткыңны?
– Белмим, – диде ханым, –
                             аны бары
чуаш фельдшерларга чакырттым...

Таныш абзый аша... Һәм үзем дә
ул авылда идем... Анда мин,
аңа күренмәдем... Ул сизенде...
Бер тамчы да менә алдамыйм... 

Көчләп гашыйк итү мөмкин түгел...
Хисле йөрәкне дә тыйма син!..
Мәхәббәт ул – гади гакыл гына
җитә алмас Куәт йоласы...

Һәм дөресен әйтим – бик теләдем
гашыйк булмый гына җиңәргә...
Ләкин Ходай аңа минем аша
иң мөкатдәс көчен җибәргән.

Гашыйк кына гашыйк итә ала!
Куркак гыйшык – бәхет түгелдер...
Мин – Даная, ә ул, Зевс кебек,
алтын яңгыр булып түгелде...
 
* * *
Күпме еллар узды... Миңа хәзер...
Төгәл санны әйтер Ходаем...
Мәхәббәтне һаман аңлый алмыйм,
аңлатса да зирәк «Билайн»...

Мәхәббәт ул – бәхет! 
Бәхәсләшмим!
Мәхәббәт ул – газап! 
Килешмим!..
Мәхәббәт ул – җәннәт багларының
тәмуг уты янган өлеше.

Мәхәббәтне бөтен кеше белә,
ә аңлата алмый беркем дә!
Мәхәббәт ул – гади гакыл гына
барып җитмәс Куәт иркендә!

Мәхәббәт ул кыюсызлардан да
эшләттерә үлмәс батырлык!..
Мәхәббәт ул – кеше җанындагы
иң тиле һәм иң саф матурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч! Мәхәббәткә мәдхия буларак язылган шедеврлар белән беррәткә куярлык!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур, бер сулышта укып чыктым. Уйландырды, көчле язылган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ринат абый гына яза ала мондый поэманы. Сәламәтлек Сезгә, озак яшәгез!

        Хәзер укыйлар