Логотип
Безнең йолдызлар

Июнь, 2016

Галия Булатова (24.06.1906-13.09.1985) – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе.
Әлки районы Әлки авылында туып үсә. 1926 елда Татар театр техникумын тәмамлаучы беренче төркемдә ул да була. Берара төрле театрларда эшләгәннән соң, 1929 елдан 1965 елга кадәр – Татар академия театры сәхнәсендә. Тамашачының мәхәббәтен казанган атаклы актрисаларыбызның берсе. Халык хәтерендә бик чибәр, мәһабәт гәүдәле, зыялы кеше булып саклана ул. Академия театрында уйнаган беренче роле – Фәтхи (Г. Кутуй «Җавап»). Иҗат итү дәверендә башкарган рольләре бихисап. Иң уңышлылары дип саналганнарының берничәсен генә күрсәтеп үтик. Алар – Шәмсекамәр (М. Әблиев «Шәмсекамәр»), Зифа (Н. Исәнбәт «Зифа»), Миңлекамал (М. Әмир «Миңлекамал»). Казан шәһәренең Николаев урамындагы ул яшәгән 5 нче йортка мемориаль такта эленгән. Җәсәде Казанның Яңа Татар зиратында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар