Логотип
Белгеч киңәше

Ачыктан-ачык сөйләшү

Нурия ГАФУРОВА, югары категорияле акушер-гинеколог.
 
Кулыма диплом алуга мин, япь-яшь табибә, эшкә авылга китеп бардым. Шәһәр хастаханәләренә урнашкан кайбер группадашларым, бәлки, артымнан кызганып та калгандыр. Ни генә дисәң дә, авылда шартлар ташка үлчим, диагноз куярга махсус аппаратура да юк дәрәҗәсендә… Әмма авылда, тудыру йортында эшләгән ул чакларымны бүгенгәчә сагынам. Тормышымның гаҗәеп унөч елы булган ул! Балалар күп туа иде һәм беренче биш елда ук мин бай тәҗрибә тупладым, утны-суны кичеп, яхшы белгеч булып җитештем.
Балалар гинекологы булып инде унбиш елга якын эшлим. Яшүсмер кызларның «шыксыз үрдәк бәбкәләре»ннән гүзәл аккошларга әйләнү мәлен күзәтү күңелле. Бүгенге кызлар — иртәгә әни буласы затлар Тормышларындагы иң зур, иң мөһим адымга исә аларны без — гинекологлар һәм әниләре бергәләп әзерләргә тиеш. Табибларга йөрергә берәү дә яратмый, бигрәк тә гинекологка. Ә йөрергә, күренергә кирәк!


Кайчан?

Кайбер әниләр: «Кыз бала гинекологка үсеп буй җиткәч кенә барырга тиеш», — дип уйлый. Дөрес фикер түгел бу. Ул кыз булып туган, аның шушы җенескә караган җенес органнары бар һәм алар кызыгыз кияүгә чыкканчы да үз функцияләрен башкаралар бит инде.

Беренче тапкыр кыз баланы гинеколог ул дөньяга килүгә, тудыру йортында ук карый. Мәктәпкә керер алдыннан да кызларны гинекологка күрсәтергә кирәк. Кыз баланың парта артына утырырга әзерме-юкмы икәнен шушы табиб билгели. Укырга аларны сөт тешләре алышына башлагач кына бирергә ярый. Киресенчә, инде даими тешләре чыгып беткән кызларын, «Әле аңа сигез тулмаган», дип, һаман да балалар бакчасына йөртүче әти-әниләр дә бар. Андый кызлар, гадәттә, иртә өлгерәләр. Һәм классташларыннан алда, башлангычта ук күрем күрү балага бик уңайсыз була.



Унбер яшь тулганчы ук күрем күрә башлау иртә дип санала. Ундүрт яшьтән соң да күрем килмәсә, ул инде, димәк, ниндидер сәбәпләр аркасында тоткарлана дигән сүз. Һәр ике очракта да табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күрем килә башлагач, гинекологка ярты елга бер мәртәбә даими рәвештә күренәләр. Табиб янына менструация тәмамланганнан соң — беренче атнада ук баралар.


Үзгәрешләр башланганчы

Кыз баланың күкрәге үсә башлаган икән (сүз уңаеннан, күкрәкләр сигез яшь тулганчы ук үсә башласа, бу иртә дип санала), димәк аның организмында тиздән тагын нинди үзгәрешләр булачагын сөйләшергә вакыт җитте дигән сүз. Моны, әлбәттә, әни кеше үзе эшләргә тиеш. Һәм бу сөйләшү бер-бер артлы, берничә мәртәбәләр кабатланса әйбәтрәк. Якын арада күрем күрә башлавын беренче тапкыр ишетү кыз баланың күңеленә шом сала. Аңардагы шул шом, курку беткәнче, ул тәмам тынычланганчы сөйләшергә кирәк тә инде.

Әйе, әниләр өчен дә зур вакыйга бу. Күңелле дә, моңсу да. Ана кеше моны, гадәттә, үзенең картаю билгесе итеп кабул итә. Чөнки баласы әле генә сабый иде, менә инде ул хәзер кыз, ә аннан әни дә булыр. Гомер шулай, сизелмичә дә үтә икән… Бу хакта кычкырып әйтмәсә, сөйләмәсә дә, эчтән аларның һәммәсе дә шулай уйлый.
 


Беренче тапкыр

Гинеколог янына кыз бала беренче тапкыр  әнисе белән барса әйбәтрәк. Дөресрәге, алар икәү бергә килергә тиеш тә. Чөнки без унбиш яшь тулганчы кызларны әниләре белән бергә кабул итәбез.
Беренче тапкыр  килгәндә табиб кызны чишендереп карамаска, сөйләшергә, сораулар гына бирергә дә мөмкин. Әгәр кыз бала риза булмаса, теләмәсә, аның тәненә бер гинеколог та кагыла алмый. Гадәттә, яшүсмер кызларга акушер креслосы нигәдер бик ошый. Алар аңа, табиб әйткәнче үк, үзләре менеп яталар. Читенсенү әле соңрак башлана.
 

Ничек әзерләнергә?

Барысы да көндәгечә, гадәттәгечә генә булырга тиеш. Кат-кат юынып килгәндә, организмдагы үзгәрешләрне бер генә анализ да, әлбәттә, күрсәтмәячәк.
Күп әниләр кызларның нечкә җирләрен бик еш сабын белән юалар. Беләм, моны начар ният белән эшләмиләр алар. Әмма әлегә кыз бала өчен гап-гади су белән юыну да бик җитә. Ә интим гельләр куллану бу яшьтә сәламәтлек өчен куркыныч та хәтта.

Шушы көннәрдә генә булган бер очрак исемә төште. «Кызыгызга нәрсә белән юынырга кушасыз?» — дип сорыйм бер анадан. «Кер сабыны белән», — ди. Мин болай эшләргә ярамаганлыгын аңлата башлауга, кызы: «Әйттем бит мин сиңа!» — дип, әнисенә үпкәләргә кереште. Әйе, ярамый, чөнки сабын, бигрәк тә кер сабыны, беренчедән, әчеттерә, икенчедән ялкынсындыру китереп чыгара, корыта, саклагыч флораны үтерә. Бу урында үзегез дә сабынлап юыну белән артык мавыкмагыз дип, әниләрнең кабат исләренә төшереп узасым килә.

Гинекологка барганда, акушер креслосына җәю өчен үзең белән махсус җәймә (пеленка) алырга кирәк. Кайбер хатын-кыз консультацияләрендә алмаш аяк киеме дә алып килергә кушалар.


Һәм, әлбәттә, күрем календарен өйдә онытып калдырмагыз. Аны ничек тутырып барырга икәнен дә кызларга әниләре өйрәтә. «Кыен» көннәр кайчан башланган, кайчан беткән, күрем күп килгәнме, азмы — календарьда барысы да аермачык күренергә тиеш. Дөрес диагноз кую өчен табибка күп очракларда ярдәм итә ул. (Әлегә мондый махсус календаре булмаганнарга, күргәнегезчә, без аны журналның бу санында тәкъдим дә итәбез. Файдаланыгыз! — ред.)

Кызганычка каршы, профилактика йөзеннән гинекологка безнең илдә бик азлар гына йөри. әмма «үтәр әле», «җайланыр әле» дип, табибка баруны сузарга ярамый торган очраклар бар. Алар түбәндәгеләр…
 

Ашыгыч ярдәм

Эндокрин системасының үзәге — гипоталамус — баш миендә урнашкан. Шуңа күрә гипоталамик синдром булганда, кыз баланың иң элек башы әйләнә, авырта башлый, кәефе гел үзгәреп тора. Бу авыртуның сәбәбен эзләп, әни белән кыз кайсы гына табибның бусагасын таптамый! Педиатр, невропатолог, күз табибы, психолог… Кыз баланың ул арада инде температурасы күтәрелә (яки төшә), күзе начаррак күрә башлый, битен бетчә, сыткы баса, гәүдә авырлыгы арта.

Туташларның кайчак һушларын җуеп егылулары Чехов заманында ук, аннан элегрәк тә булган булуын да… Тик нигә шул дәрәҗәгә үк барып җитәргә?! Кызыгызның инде буй җитеп килүен онытмагыз. Димәк, сезгә гинекологка күренергә вакыт. ә гипоталамик синдромны хәзер гинекологлар кыз балага унбиш яшь тулганчы бик җиңел һәм тиз дәвалый. Үз вакытында мөрәҗәгать итсәгез, кызыгызның сәламәтлегенә зыян килмәс, сезнең дә җаныгыз тыныч булыр, киләчәктә, Аллаһы боерса, оныклар да сөярсез.

Прокладка яки тампонны сәгать саен алыштырырга туры килсә, көнгә бер кап прокладка җитмәсә, күрем күп килә дип санала.

Күрем килүнең ритмы беренче тапкырдан ук урнашып калырга тиеш. Бер айда килеп, аннан күремнең яртышар ел «югалып» торуы элегрәк табигый күренеш дип саналган. Әмма табибларның бу мәсьәләгә карата фикере хәзер үзгәрде. Чөнки күпьеллык күзәтүләр, андый «буталчык» күремле кызларның кияүгә чыккач, хатын булгач, төрле проблемалары барлыкка килүен күрсәтә.

Циклның арасы 24-31 көн (күрем килгән беренче көннән санала) булырга тиеш. әгәр менструация ешрак яки сирәгрәк килсә, моның сәбәбен табиб кына ачыклый ала.

Күрем күрү өч көннән җиде көнгәчә (күбесенчә биш көн) сузыла. Күрем кинәт килми башласа яки, киресенчә, бик күп килсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кан китсә, вакытны сузмыйча тизрәк ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. «Апа әйтте», «дус кызымның да шулай булган, ул шулай эшләгән» дип, үз белдеклегең белән генә беркайчан да дәваланырга ярамый. Сәламәтлегең өчен җаваплылыкны белгечләр кулына тапшыру һәрвакыт ышанычлырак.



Табиб… шымчы түгел!

Берсендә яңа гына гинеколог яныннан чыккан бер кызның үзен көтеп торган дустына: «Нинди генә сораулар бирмәде! Белмим, аларның минем авыруыма ни кагылышлары бардыр. Бүтән бирегә аяк басасым юк», — дип ярсып-ярсып сөйләгәнен ишетергә туры килде. Үзалдыма елмаеп куйдым. Табиб нигәдер минем шәхси тормышым белән артык кызыксынды дип саный инде бу туташ. Ай-һай, нык ялгыша! Үз мисалымнан чыгып әйтәм — безне шаккатыруы кыен. Акушер-гинеколог булып эшләү дәверендә нинди генә тарих тыңланмаган — аларны уйлап чыгарырга бер генә язучының да фантазиясе җитмәс иде. Икенчедән, сезгә сәеррәк тоелса да, һәрбер сорау бары тик диагнозны дөрес кую өчен генә бирелә. Аларга төгәл җавап бирү өчен өйдән үк әзерләнеп килсәгез әйбәтрәк тә. Сезне кабул итәргә бүлеп бирелгән вакыт шактый чикләнгән, аннан, ишек артында чират тезелгәнен дә онытмагыз.




Кайсы гинекологка барсагыз да, ул сезгә түбәндәге сорауларны бирәчәк. Ничә яшьтән күрем күрә башладыгыз? Цикл арасы ничә көн? Күп киләме, азмы? Соңгы күремегез кайчан булды? Нинди авырулар кичердегез? Җенси тормыш белән яшисезме? Ничә яшьтән яши башладыгыз? Даими яшисезме?  Ничә партнерыгыз бар? Ничек сакланасыз? Соңгы сораулар, әлбәттә, өлкәнрәкләр өчен.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар