Логотип
Күңелеңә җыйма

Санаторий маҗаралары 2

Габдерәхим санаторийга дәваланырга килгән иде, әмма беренче көнне үк аның планы үзгәрде. Бүлмәдәше Наил аны кичке дискотекага алып төште, ә анда Габдерәхимне көтмәгән бер очрашу көтә иде.

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary

Санаторий урманлы, калкулыклы бер матур җирдә урнашкан булып чыкты. Автобустан төшүгә Габдерәхим иң беренче итеп һаваның үзгәрүен сизде. Шәһәрдәге машина, асфальт һәм тузан исе урынына монда дымлы урман, үлән һәм нарат агачларының үзенә генә хас хуш исе аңкып тора. Ул юл сумкасын җиргә куеп, тирә-якка күз салды. Күптән мондый тынлыкта торганы юк икән. Шәһәрдәге иртәдән кичкә кадәр ишетелгән машина тавышы да, кешеләрнең ашыга-ашыга каядыр баруы да монда юк. Урман гына үзенчә шаулый, ерактан кошлар сайраганы ишетелә. «Рәхәт икән монда», – дип уйлап куйды Габдерәхим.

Каршыда өч катлы зур бина күренә. Габдерәхим юл сумкасын кулына алып, шунда таба атлады. Ләкин ишеккә якынлашкан саен, аның игътибарын бер нәрсә җәлеп итте: монда хатын-кызлар бик күп икән. Иң кызыгы, аларның күбесе шәһәрдәге кебек ашыгып-бөтерелеп йөрми. Чәчләрен матур итеп ясатканнар, җиңелчә генә бизәнгәннәр, әйтерсең санаторийга түгел, каядыр кунакка җыенганнар. Кайберләре хәтта биек үкчәле аяк киеме дә кигән.

Габдерәхим үзенең спорт киеменнән булуына бераз уңайсызланып куйды. «Болар ял итәргә килгән, мин командировкага килгән хезмәткәр кебекмен бит», – дип уйлап, үзе дә елмаеп куйды.

Фойега кергәч, аның гаҗәпләнүе тагын да артты. Ресепшенда да яшь кенә бер кыз утыра, коридорда ак халатлы санаторий хезмәткәрләре үтеп-сүтеп йөри. Кайсы якка гына карама – хатын-кызлар, монда табиблар да хатын-кызлар икән.

Габдерәхим ресепшен янына килеп басты.

– Исәнмесез.

– Исәнмесез. Фамилиягез?

– Хәйруллин Габдерәхим.

Мөлаем гына кыз компьютердан аның исемен тапты, паспортын карап алды да елмайды.

– Сез бездә беренче тапкырмы?

– Беренче.

– Аңлашылды. Менә сезнең бүлмә ачкычы. Өченче кат, 317 нче бүлмә. Лифт сул якта.

– Рәхмәт.

Габдерәхим ачкычны алды да юл сумкасын сөйрәп китте. Берничә адым атлагач, туктап калды. Нидер исенә төшкәндәй, кире әйләнеп ресепшен янына килде.

– Гафу итегез, ашханә кайда була?

– Беренче корпуста.

– Ә процедуралар?

– Табиб белән сөйләшерсез. Хәзер урнашыгыз да ресторанда көндезге ашны ашап алыгыз.

– Ярар, рәхмәт.

Габдерәхим «лифт сул якта» дигән сүзне үзенчә аңлап, беренче күренгән коридорга керде. Аннары икенчесенә чыкты. Бер ишек артында тагын бер коридор, аның артыннан тагын бер ишек. Бераздан ул үзенең кайда икәнен бөтенләй аңламый башлады. «Менә сиңа ял, – дип уйлады ул. – Беренче көннән үк адашып йөрим».

Санаторийның коридорлары бер-берсенә шулкадәр охшаган иде ки, Габдерәхимгә бина эчендә түгел, ә бертөрле сихри лабиринтта йөргәндәй тоелды. Бер якта бертөсле ишекләр, икенче якта бертөрле тәрәзәләр. Кайсы якка гына борылмасын, барысы да бер үк. Ахырдан, күпме йөргәнен үзе дә аңламыйча, яңадан ресепшен янына килеп чыкты.

Өченче катка күтәрелгәч тә, 317 нче бүлмәне Габдерәхим тиз генә таба алмады. Әмма бу юлы ресепшендагы кыздан сорарга оялды. Коридорны бер кат әйләнеп чыккач, ниһаять, кирәкле номерны күрде. Ачкычны борып, ишекне ачты.

Бүлмәдә бер ир-ат бар иде. Ул карават читендә телефонын карап утыра. Габдерәхим керүгә, башын күтәрде.

– Исәнмесез.

– Исәнмесез. Мин – Наил. Сезнең бүлмәдәшегез.

Ике ир кул биреп күрештеләр. Наилнең йөзе ачык, сөйләшүе иркен иде. Кеше белән тиз уртак тел таба торганнардан икәнлеге беренче күрешүдән үк сизелеп тора. Ул Габдерәхимнең юл сумкасына карап алды да тәрәзә янындагы караватны күрсәтте.

– Менә сезнеке. Җайлырак. Тәрәзәдән күренеш тә матур.

– Рәхмәт.

Габдерәхим чемоданын карават янына куйды. Бераздан, кызыксынып, бүлмәдәшенә карады.

– Сез дә беренче тапкырмы?

Наил шул сүзгә генә көлеп җибәрде.

– Минме? Юк, абый. Мин монда беренче тапкыр түгел.

– Ничәнче тапкыр инде?

– Ел саен киләм.

Габдерәхим аңа гаҗәпләнеп карады.

– Димәк, ошый монда?

– Ошый. Бик ошый.

Моны әйткәч, Наил бераз тынып торды да серле генә елмайды.

– Монда үз тәртибем бар минем.

– Нинди тәртип?

Наил җавап бирергә ашыкмады. Телефонын кесәсенә тыгып, Габдерәхимгә карады.

– Соңрак аңларсыз.

Габдерәхим бу җавапны артык аңламады. «Үз тәртибе бар» дигәннән нәрсә әйтергә теләгәненә дә төшенмәде. Кемнеңдер иртән зарядкасы була, кемдер бассейнга йөри, кемдер ашханәдә беренче булып ашарга керә. Санаторийда нинди генә тәртип булмас.

Чемоданын ачып, ул киемнәрен шкафка урнаштыра башлады. Бераздан коридордан хатын-кызларның көлешкән тавышлары ишетелде. Ишек яныннан берничә хатын-кыз үтеп киткәне ишетелде. 

Габдерәхим үзе дә сизмәстән ишек ягына карап алды.

Моны күреп Наил елмайды.

– Әйтәм бит, монда күңелсез булмас.

– Мин монда күңел ачарга килмәдем, – диде Габдерәхим.

– Берәү дә алай дип килми.

– Ә сез?

– Мин дә беренче елны шулай уйлаган идем.

Габдерәхим аңа карап елмайды.

– Аннары?

Наил җилкәсен генә сикертте.

– Аннары фикер үзгәрде.

Көннең икенче яртысы тыныч кына үтте. Габдерәхим табиб янына кереп чыкты, кирәкле кәгазьләрен тутырды, бүлмәсенә кайтып бераз ял итте. Беренче көн булуына карамастан, процедураларга да өлгерде: массаж алды, авырткан аягына парафин куйдырды. Хезмәткәрләр бик ягымлы икән монда, ишек төбендә чират юк: һәркем үз вакыты белән килә.

Кичке аштан соң Габдерәхим нык кына аруын сизде, караватыннан торасы да килмәде. 

Сәгать сигез тулгач, Наил шкафын ачты.

Габдерәхим аңа карап:

– Син кая җыенасың? – дип сорады.

– Дискотекага.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар