журналист, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары
Поделиться:
Без барыбыз да соңгы атнада 8 яшьлек ингуш малае Хизир турында уйлап яшәдек бугай.
Авырткан җирдән кул китми, диләр. Тагын янгын турында язам әле.
Узган атна ахыры безнең гаиләгә бик зур хәсрәт алып килде – Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлем Гөлфияләрнең өйләре янып китте.
Әтинең кырыгына әзерләнәбез. Киләсе атна азагында – шимбә көнне булачак ул.
Яшь әни белән яңа туган бәбине бала тудыру йортыннан каршылауны күпләр зур бәйрәмгә әйләндерә хәзер. Бөтен туганнар җыела, әни кешене чәчәккә күмәләр, хәтта аниматорлар килә. Кайбер бәхетле хатыннарны бала тудыру йорты ишеге төбендә иреннән бүләк – яңа машина да көтә... (Әйе, андыйлар да бар!)
Бүген инде кечкенә якта иртән аларның гөлдер-гөлдер сөйләшүләренә уянмадык. Әни генә анда вакыт-вакыт үзалдына нидер искә төшереп әйтеп куя.
Яраткан шагыйребез Рәсүл Гамзатовның туган җире Дагстан соңгы вакытта авыр көннәр кичерә.
– Миндә депрессия әле... Еш кабатлыйбыз без бу сүзләрне. Кәеф булмаган саен...
Беренче мәхәббәт бер кешенең дә тормышында эзсез генә узмыйдыр ул. Иң тәүге, иң ихлас, иң самими, иң чиста хисләр бит...
Без – хатын-кызлар өчен нигәдер гел беренче урында сүз тора. Барыбыз да шундыйдыр дип әйтә алмыйм, әмма күпләребезгә хас сыйфат бу.
Бөтенебездә дә шулай булганы бардыр: кайчак кечкенә генә бер проблема бөтен җан тынычлыгын ала. Син ятсаң да, торсаң да бары шул хакта гына уйлыйсың. Бернәрсәнең яме, кызыгы калмый. Эчкән чәеңнең дә, ашаган ашыңның да тәмен тоймыйсың...
Әйдәгез, бер мизгелгә яңа гына әти-әни булган – кадерледән- кадерле кечкенә төенчегегезне кулга алган чакларыгызга кайтыгыз әле.
Бала – ничә яшьтә булса да, әни өчен барыбер бала булып кала инде ул. Монысы – бәхәссез. Әмма ике араны бәйләп торган күзгә күренмәс җепләрне бер көн килеп чишәргә – газизеңне зур тормыш юлына озатырга кирәк. Бу хәл кайчан булырга тиеш – аны һәр ана үзе генә хәл итәдер. Кемнекедер ул җепләр иртәрәк өзелә, кемнәрнекедер хәтта ахыргача өзелеп тә бетми. Әмма бу хәл берәүдә дә җиңел генә узмый бугай.
Бу танышымның ире берничә ел элек аңа хыянәт иткән иде. Хәзер аның читтә улы үсә... Аңлашыла инде – шактый авыр көннәр кичерделәр. Ире ул чакта сөяркәсен түгел, ә яшьтән яратып өйләнгән хатынын сайлады – гаиләдән китмәде. Инде күптән барысы да артта кебек.
«Минем соңгы урыным кайда булыр икән?» дип уйланмаган кеше юктыр инде ул. Китәргә ашыкмасаң да – якты дөньядан кем туйган?! – кайчакларда башка керә бит.