21 декабрь Казан тарихына кереп калыр инде. Шомлы иртә булып.
Хәбәрләр бер-бер артлы килеп кенә торды:
– «Лазурные берега»га беспилотник бәрелгән! Югары катларның берсеннән төтен чыга!
– Икенче дрон очып килгән! «Лазурные берега»да пожар!
– Клара Цеткин урамындагы «хрущевка»га да төшкән!
– Бер дрон «Манхеттен»ның шпиленә эләккән!
– Тагын берсен Идел өстендә бәреп төшергәннәр!
Бу куркыныч хәбәрләрнең очы-кырые булмас кебек тоелды бер мәлгә...
«Безнең йорт ике тапкыр сикереп куйды. Шунда ук күңелем сизде – дөрес хәл түгел бу, дим... – дип сөйли бер танышым. – Йорт чатына яздым – беркем бернәрсә белми. Ул арада интернетта беренче хәбәр чыкты... Бездән ике генә тукталыш ары бәрелгән беспилотник. Туганнарга шалтырата башладым. Берсе дә алмый! Соңрак элемтәгә чыктылар – әле йоклаган булганнар икән. Миндә инде «паническая атака» башланды – бер бүлмәдән икенчесенә йөрим... Бу хәл булганда идән юып ята идем. Чүпрәгемне шунда ук ташладым. Хәзер бу идәнне, гомумән, юарга кирәкме икән миңа, әллә юкмы, дим.
Ни эшләргә белми торган арада, улымның класс җитәкчесеннән ватсаптагы чатка хәбәр килеп төште: «Тиз арада балаларны мәктәптән килеп алыгыз! Һәр бала үзенең әти-әнисе белән генә кайтып китә!» – дигән. Кулыма нәрсә эләкте, шуны кидем дә мәктәпкә чыгып чаптым. Эчкә бөтенләй шом керде...»
«Ят, сәер тавышка уяндык. Шимбә бит, соңрак тора торган көн... – дип сөйли икенче танышым. – Ирем шундук: «Әллә беспилотник инде?» – ди. Икебез дә урыннан сикереп тордык. «Әйдә, ваннага кереп утырыйк», – дим. Дүрт стена эчендә куркыныч янамас дип уйладым, күрәсең, ул минутта... «Лазурные берега» йортыбызның балконыннан күренеп тора – ул-бу булмагандыр бит, дип, без балконга чыкканда ул яна иде инде... Соңрак урамдагы кешеләр төшергән видеоларны карадык – беспилотник безнең күрше йорт өстеннән очып узган...»
«Минем балаларның фатиры «Лазурные берега»да, – дип сөйли өченче танышым. – Дроннар бәрелгән этажлар тирәсендә, әмма йортның башка ягында. Алар әле ремонт ясыйлар, менә-менә күчәргә тиешләр иде. Фатирлары нинди хәлдәдер, әлегә белмибез – йортка кертмиләр...»
Төштән соң шәһәр тынычлана төште.
Янгын сүндерелде. Шөкер, беркемнең дә гомере өзелмәве мәгълүм булды. Ярдәм кирәкләргә – ярдәм күрсәтелде.
Зыян күргән фатирлар ремонтланыр, коелган тәрәзә пыялалары куелыр.
Йөрәктәге шом да әкренләп китәр. Узар... Бар да элеккеге эзенә төшәр. (Төшә генә күрсен!)
Әмма бүгенге иртә биргән сабак онытылмасын иде: барыбызның да тормышы бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин икән. Бердәнбер тормышыбызны вак-төякләр өчен борчылып үткәрмәсәк иде. Кемдер әйткән кыек сүз, эштәге ыгы-зыгылар, яңа күлмәккә акча җитмәве, балаңның син теләгән уку йортына керүдән баш тартуы, ишегалдындагы карны вакытында чистартмаулары...
Тормышта болардан күпкә мөһимрәк әйберләр бар. Беренче чиратта, ул – тормышның үзе! Аннан – якыннарыбызның гомеренә куркыныч янамау. Баш очындагы күгебезнең һәрвакыт аяз булуы.
Комментарий юк