Логотип
Блоги

«20 көн эчендә яңа машинаны юкка чыгардым...»

Берәүнең дә тормышы сынауларсыз гына узмый. Юк андыйлар җир йөзендә! Дөрес, кемнеңдер өлешенә сынауларның зурраклары, авырраклары килә. Нигә үлчәү тәлинкәләре бар кешенең дә бертөсле түгел икәнен бер Ходай үзе генә белә. Сынаулар безне үзгәртер өчен – көчлерәк, зирәгрәк, акыллырак итәр өчен бирелә.

Әйе, сынаудан сабак алган кешене үзгәртә ул. 
 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, алып баручы, оештыручы, музыкант Илмир ЯМАЛОВ үзе белән тормышта булган шундый бер очракны сөйли. 
– 2007 ел. Мин бу елны Казанга укырга кердем. Нәкъ шул елны права да алдым. Әниләр булыштылар – шул елны миңа машина да алып бирделәр. Теләсә кайсы авыл малае өчен машиналы булу бик зур бәхет тә, зур дәрәҗә дә инде ул.
«Ока» машинасын алар миңа 6 июльдә алып бирделәр. Яшел төстә иде ул. Эчләре дә бик матур эшләнелгән иде. 

Юлны авыр тота торган машиналарның берсе ул. Тик нигәдер өйрәнгәндә бөтен кешегә: 
– Әнә «Ока»дан башлап кара, анда йөри алсаң, аннары яхшыракны үзең алырсың, – диләр. 

6 июльдән 26 июльгә кадәр (26 июль – апаның туган көне, мин аны шуңа бик яхшы хәтерлим) – нәкъ 20 көн йөреп калдым мин анда. Егерме дигәннән, без «Ока»ны да 20 меңгә алган идек. Коточкыч зур акча иде бу ул вакытта! 12 меңен әниләр үзләре җыйган иде, калган 8 меңен кешедән бурычка алдылар. 
Кыскасы, минем өчен дә, әти-әниләр өчен дә зур вакыйга булды машина алу. 

Без бит үскәндә бик кысылып үстек. Яшьли әтисез калдык... Әни безгә карата шактый кырыс иде – башкача ярамагандыр да. Синең яшьтәшләр велосипед белән су керергә китәләр, ә син бакчада бәрәңге төбе өясең. Кичке сәгать алтыда бакчадан керәсең һәм көтү каршыларга китәсең. Аннан суган чүбе утарга чыгасың – анысы инде әни белән бергә. 
Башкалар кебек гамьсез була алмый идем инде – әти вафат булгач, җаваплылыкның бер өлеше миңа да күчте. 

Шуңа күрә яшьлек – бунтарь вакыт сизелмичә үтеп киткән. Ә «Ока» машинасы миңа үзем тоярга өлгермәгән шул ирек хисен бирде. Беренче көнне үк кич белән машинага утырып чыгып киттем. Икенче көнне өйдән тагын да иртәрәк кузгалдым. Эштән кайтып ашап кына алдым да. (Ул чакта  җәйләрен гел заводта эшли идем.) 

Өченче көнне инде әнигә карашлар үзгәрде... 

Соңгы – егерменче көнне Илмир инде өйдән әнисе белән саубуллашмыйча да чыгып китте. Әни моңа ничек түзгәндер... 
Ул артымнан: 
– Бу балага берәр нәрсә булмаса ярый инде, – дип әйтеп калган. 
Ул көнне яхшы хәтерлим. Мин мөстәкыйль егет бит инде – машинада йөрим! Беркемгә бәйле түгел! Шулай булгач, миңа беркем дә: «Алай эшлә! Болай эшлә!» – дияргә тиеш түгел! Мин үзем дә беләм нәрсә эшләргә икәнен! Өйрәтмәсеннәр мине! 
Әни капка төбендә басып калды. «Улым, исән-сау гына йөр!» – дип әйткәнен ишетүемне соңыннан гына искә төшердем.
– Ярар! – дип кычкырдым. 
Әйе, әйтмәдем – кычкырдым.

Шушы китүдән соң, кайтканда мин юл һәлакәтенә эләгәм. Машина берничә тапкыр асфальтта әйләнә. Тәҗрибәсезлек инде... Зур бәрелү-имгәнүләр, шөкер, булмады: тәрәзә пыяласы ватылып, шуңа гына киселгән идем.  

Юлдан узучылар ярдәм итәргә – машинаны торгызып бастырырга дип туктадылар. 
– Күптән түгел алган идем, машинаның төбен күргән юк иде. Шуны күрәсе килгән иде, – дип шаярткан булам...  

Аннан әнигә шалтыраттым. (Бу вакыт әни башка кеше белән тора иде инде. Без аны хәзер «әти» дип сөйләшәбез – бик яхшы абый килде безгә. Әтине яхшы хәтерләгәч, миңа «әти» дип әйтү авыррак, әмма хатыным «әти» дип, балалар «бабай» дип дәшә. Башкаларга аның турында сөйләгәндә мин дә «әти» дип сөйлим.) 
Телефонны Флер абый алды. Мин шундук:
– Әнигә бирмә әле телефонны! – дим. 
Төнге сәгать икеләр бу. Ә ул йокы аралаш аңламыйча, телефонны барыбер әнигә бирде. Әни алды да, шундук:
– Нәрсә булды, улым?! – диде. 
Нидер булганын шундук сиздем, диде ул соңыннан. 

– Юк, юк, берни дә булмады, тәртип! Флер абыйга бир әле телефонны, – дим. 
Әни кире телефонны Флер абыйга бирде.
– Флер абый, кечкенә генә ДТПга эләктем... Мине килеп тактырып алып кайта алмыйсыңмы? – дим. 
Аңа, билгеле, әни дә ияргән. Юл буе: «Бу балага ни булды икән инде?» – дип өзгәләнгән. 

Мин үзем Тукай районы Мусабай-Завод дигән авылдан, ә авария Сарман районы җирендә булды. Кызлар яныннан кайтуым инде... Мине эчмәгәнме-юкмы дип тикшерергә алып киттеләр.

Аннан кайтырга кузгалдык. Авылга кадәр, күп булса, 30  чакрым. Әни ул көнне юл буе елап кайткан. Мин аларны күрмим бит – артка тактырылган «Ока»да кайтам. Машинаның тәрәзәсе юк, җил... Әни кебек мин дә елыйм! Үзем кайтам, үзем үткән 20 көнне уйлыйм. Сәгать, әйткәнемчә, төнге икеләр – инде апаның туган көне иртәсе җитеп килә. «Аның туган көненә менә нинди бүләк ясадың, вәт син шалкан!» – дип үз-үземне сүгәм... Шөкер, башыма шул вакыт әллә нинди начар уйлар килмәгән. Югыйсә читтән караганда хәлем шактый мөшкел иде бит: 20 меңлек «Ока»ны 20 көн эчендә юкка чыгар әле. Шушы 30 чакрым ара миңа элеккеге Илмирга – мәктәптә укыганда шулкадәр тәртипле, итагатьле булган егеткә нәрсә булды дигән сорауга җавап эзләргә дә булышты. 

Авылдашлар каршында читен бит – капка төбенә алып кайткач, «Ока»ны каплап куйдык. 
Иртүк безгә апа менде. Инде барысын да ишеткән... Көлә:
– Бу машинага утырып та карамадым бит, – ди. 

Хәзер, еллар узгач, минем белән бу хәл нәкъ тиешле вакытында булган дип саныйм. Шушы вакыйгадан соң әни минем иң якын дустыма әйләнде. Шундук түгел, билгеле. Башта минем белән җитди итеп сөйләшү, аңлату, тәрбия эшләре алып бардылар, билгеле. 
Әти-әнинең кадерен, хөрмәтен аңлап бетермәүчеләр бар бит ул... Гомер буена да! Һәм аннары соңга да калалар. Уйлап карасаң, бу бит бик куркыныч әйбер. Танышлар арасында әниләре белән аралары җылы булмаучылар барын белсәм, мин шундук:
– Шалтырат әниеңә, йә кайт, утырып сөйләшегез,  – дим. 

Без хәзер әни белән теләсә нинди темага сөйләшә алабыз. Мин аннан нинди очракта да киңәш сорый алам. 
Ул якта эшем булса, әниләргә керми калмыйм. Иң рәхәт йокы – авылда. Агач йортның һавасы ук башка... Иң рәхәт йокы – әни янында...
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар