Логотип
Блоги

Күрше хакы

Шәһәрнең күпкатлы йорты – карурман түгел. Үз фатирың булса да, монда барыбер үзең теләгәнчә яши алмыйсың.

Стеналарны әллә ни калын диеп булмый: идәнгә каты-каты басып йөргәнең, кулыңнан нидер төшеп китеп ватылганы, икенче бүлмәдәгеләргә кычкырыбрак дәшкәнең, төчкергәнең, йөткергәнең – барысы-барысы астагы-өстәге, уң һәм сул ягыңдагы күршеләргә ишетелеп тора. Бигрәк тә панель йортларда шулай бу. 

Авылда кешенең бөтен тормышы – уч төбендәге кебек күренә, диләр. Шәһәрдә дә шулай ул. Күршеңнең ничәдә эштән кайтканын, нинди кәеф белән кайтканын, кемгә кунаклар килгәнен, кайсы катта яшәүчеләрнең баласы һәр көнне төнге сәгать ничәдә елап уянганын, өстәгеләрнең кер юу машинасы кичке ничәдә керләрне юып туктаганын – теләсәң дә, теләмәсәң дә, белеп, ишетеп торасың.  

Әйе, шәһәр йортының стеналары сер сакламый.
Шуңа да шәһәрләргә күрше хакы турында ешрак уйланырга кирәктер. 
Кирәк тә бит... 
Күңелгә уелып калган ике очрак турында сөйлисем килә. Икесе дә мине шаккаттырган очраклар.  

Беренчесе
Бу хәлгә тиздән 25 ел була инде. Чирек гасыр! Әмма мин аны кичә генә булган кебек хәтерлим. 

Олы улымның әле балалар бакчасына йөргән чагы. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң аның Эмиль исемле бер дусты группада күренмәде. Бала-чага авырмый тормый бит инде, салкын тидергәндер, шуңа килмәгәннәрдер дип уйладым. Башка әниләр белән дә шулай сөйләштек.

Пәнҗешәмбе көнне улымны алырга килсәм, тәрбияче коточкыч хәбәр җиткерде: Эмиль үлгән...  Белмәгәнбез дә, бәйрәмнәрдә өйдә диваннан сикереп кулын сындырган булган икән. Бер-бер артлы өч операция ясаганнар. Соңгысында исә наркозны ялгыш күбрәк биргәннәр: бала айнымаган...   

Бала югалту хәсрәтен  күрергә беребезгә дә язмасын. Группада ничә әти-әни бар – Эмильнең әти-әнисенә килгән бу кайгыны барысы да йөрәге аша уздырды ул чакта...  Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Безнең группа гына түгел, бөтен балалар бакчасы – әти-әниләр, тәрбиячеләр кушылды бу изге эшкә.   Без – ата-аналар комитеты инде җыелган шушы акчаны Эмильнең әти-әнисенә кертеп тапшырырга тиеш идек. 

Бик авыр вазыйфа булды ул. Әнисе Миләүшәнең хәлен бик беләсебез, аны кочаклап юатасыбыз килә, әмма барыбыз да аңлыйбыз: безне күрү аңа җиңел булмаячак. 

...Алар яшәгән фатир ишегендәге кыңгырауга бастык та, чыгып ачуларын көтәбез. Колакка ишетелә дип торабыз – эчтән гармун тавышы килә! Ялгыштык дип уйлар идек, адресларын төгәл беләбез – шушы йорт, шушы фатир. Миләүшәләрдә берничек гармун уйный алмыйлар, димәк, күршеләрендә...
 
Ишекне Миләүшә үзе чыгып ачты. Тышкы ишек ачылган тавышка бугай каршы күршеләренең дә ишегендә бер апа күрендә. Фатирлары ишеге ачылгач, тагын да яхшырак ишетелде – гармунны, чынлап та, аларда уйныйлар иде. Хәтта уйнаучысын күрергә дә өлгердек – өлкән генә абый. 

Хәзергәчә аңламыйм: күршеләренә яңа гына күтәрә алмаслык шундый зур хәсрәт килгәндә ничекләр гармун уйный алды икән ул? Нигә аны өйдәгеләренең берсе дә тыймады икән? Һичьюгы, баланың җидесенә кадәр булса да. 

Без Миләүшәләрдә сөйләшеп утырганда да, күз яшьләребезне берничек тыя алмыйча, бөтенебез бергә елап алганда да, саубуллашып чыгып киткәндә дә күрше фатирда гармун уйнадылар ул кичне...  


Икенчесе
Мин ул ханым янына аның шактый катлаулы язмышын язарга барган идем. Почмак якта чәй эчтек тә, залга кереп утырдык: икәү генә калып, озаклап барысын да ачыктан-ачык сөйләшергә... 
– Гөлнур, игътибар итмәгез, минем монда ремонт булырга тиеш, – диде ул уңайсызланып. – Бөтен материал алынган, склад кебек яшәп ятам менә...
– Ремонтны башлап була, бетерү генә гел авыр инде аны, – дим елмаеп.
– Башлый да алмыйм шул әле...

Ике ел элек җыенган булган ул ремонт ясарга.  Обое, җилеме, идәнгә җәяргә ламинаты –  барысы да сатып алынган. Алыштырасы яңа тәрәзәләргә кадәр килгән. Осталар сөйләшенгән, килешенгән. Тик эшкә тотынабыз дигәндә генә, ул үз астындагы фатирда торучы күршесенең авырып киткәнен белгән. Яман шеш... 

– Гомер буе аралашып яшәгән күршебез. Мәрхүм ирем белән дә бик дуслар иде. Бер ел буе авырды... Ул анда газапланып, тилмереп ятканда ничек ремонт башлыйм?! Аның баш түбәсендә көннәр буе шакылдап ятып булмый бит инде... Барысын да кичектердем, өлгерер әле дидем. Күрше хәленә ничек кермисең... Аны җирләгәч тә ремонтка шунда ук тотынасы килмәде. Хатыны бик авыр кичерде аның шулай көтмәгәндә китүен, соңгы көнгәчә өметләнде... Күршең көн-төн кан-яшь түккәндә, өеңнең матурлыгы турында  уйлап буламы? Азрак вакыт узсын, бераз булса да тынычлансын дидем. Ел ашы узганын көтәм менә...  Аннары башласам да шәт гаеп булмас...

Әле үз язмышын сөйләргә керешмәсә дә, каршымда нинди олы җанлы әңгәмәдәш утыруын инде аңлаган идем.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар