Логотип
Блоги

Син ялгышкансың, Салисә апа!..

1998 елның сентябре. Минем олы улым белән декрет ялында утырып, яңа эшкә чыккан чагым. «Сөембикә» журналының ноябрь санын планлаштырабыз. Салисә апа Гәрәеваның юбилее икән – 60 яше тула. «Аны журналда ничек бирик икән?» - дип сөйләшәбез.

Шагыйрә белән мин ул чакта шактый якыннан таныш: «Татарстан хәбәрләре» (туксанынчы елларда дөнья күргән республика газетасы бу. Редакторы Ренат Харис иде.) газетасында бергә эшләдек. Сөйләшеп утырган чакларыбыз да күп булды...
– Салисә апа белән интервью эшләргә телим, – дип үзем тәкъдим иттем.
Редакциядә каршы килмәделәр.

Безнең журналда хәзер «Ачыктан-ачык» дигән рубрика бар. Салисә апа белән ул чактагы әңгәмәбез менә шул рубрикага бик тә туры килер иде. Барысы хакында да ачыктан-ачык сөйләштек.

Беләсез инде, язмыш аны 1962 елда, икенче курста укыган чакта ук читкә – Чиләбе каласына алып китә. Университетның тарих-филология факультетын читтән торып кына тәмамлый. Балалар бакчасында тәрбияче, китапханәдә бүлек мөдире була. Аннан производство берләшмәсендә радиотапшырулар редакторы булып эшли. 1980 елда аны Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар редакциясенә редактор итеп алалар. 
1963 елда Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсе оеша. Салисә апа аны оештыручыларның берсе була. 1977 елдан башлап ул берләшмәне үзе җитәкли. 

Күз алдына китерү авыр түгел: Салисә апаны танымаган, белмәгән татар булмый Чиләбедә! Бигрәк тә телевизор экраннарында күренә башлагач. 
– Мин анда королева кебек идем, – дип сөйләде ул миңа.

Әмма бит дөньяда әле яшьлек эзләре калган Казан бар! Анда чын мәдәни тормыш кайный: язучылар бер-берсе белән очрашып, аралашып тора, анда көн саен татарча концерт-театрлар куела, анда... Әйе, Казан аны гел үзенә чакырып, ымсындырып тора. Җитмәсә, туксанынчы еллар җитә. Татарстан башкаласында милли күтәрелеш башлана. 

Һәм ул тәвәккәлли. 

– Ә Казанда шагыйрәләрнең һәркайсы үзенә генә аерым яшәп ятуын килгәч кенә аңладым. Очрашулар, иҗат буенча фикер аралашулар бөтенләй юк икән... Мине, гомумән, Казанда берәү дә көтмәгән... Монда беркемгә дә кирәгем юк, мине монда беркем белми икән... Тик инде Чиләбегә дә юллар ябылган иде. Ялгыз башыңа бер шәһәрдән икенчесенә җиңел генә күчеп йөри алмыйсың...

Интервью вакытында мәхәббәт темасына да кагылдык. Гомер буе яратып яшәгән кешесен дә искә алдык. 

Бердәнбер кызы турында да сөйләштек. 
– Ике ел элек Мәскәүгә килгән иде, шунда күрештек... Сагынам, әлбәттә. Әмма аның тормышы анда – Германиядә әйбәт булса, мин барысына да – сагынуга да, калганына да түзәчәкмен. Кызым гына бәхетле булсын! – диде ул миңа.
Бер булышучысыз, баласын ялгызы, мең авырлык белән үстергән ана сүзләре иде бу. («Кызым турында авыр сүз әйтмәгез!» Соңрак, инде ялгызы гына яши алмыйча, Минзәлә картлар йортына күчәргә хәл иткәч тә, үзе белгән һәркемгә кабатлады Салисә апа бу юлларны. Кызына ул беркайчан да рәнҗемәде. Язмышы белән килеште...)

Интервью әзер булуга, аны күтәреп кабат Салисә апа янына киттем. 
Шунда ук укып чыкты. 
Аннан:
– Монда язылганнар барысы да дөрес. Һәммәсе дә мин сөйләгәнчә... Әмма чыгармыйк без бу язманы, сеңлем. «Сөембикә»не Чиләбедә дә алалар. Укырлар, мескен дип мине жәлләрләр... Андагы татарларым каршында мескен булып күренәсем килми. Элеккечә «королева» дип санасыннар... Ятсын бу интервью, мин үлгәч бастырырсың, – диде.

Без ул елны журналда аның юбилеен шигырьләре белән билгеләп үттек. Аннан соңгы гомер бәйрәмнәрен дә. 

Ә теге язма... Ул минем өстәлемдә бик озак ятты. 
Берничә ел элек, өстәлдәге кәгазьләрне тәртипкә салганда, тагын шул язма кулыма эләкте дә, кинәт: «Нигә саклыйм соң моны?! Салисә апаның үлемен көткән кебек», – дип уйладым һәм...

Һәм мин аны чүп чиләгенә салдым. Ул ерак – 1998 елда безнең язмалар кулдан языла, аннан язу машинкасында җыела иде. Шулай булгач, электрон варианты да юк. 
Журналист буларак, язманы менә шулай ташлау минем иң зур ялгышым иде. Моны аңлаганда соң иде шул инде... 

Нишләтәсең, барыбыз да ялгыша. 
Салисә апа да ялгышкан. «Мине монда беркем белми, минем монда беркемгә дә кирәгем юк» дип ялгышкан. 
Узган ел гына әнә «Язучы» нәшриятында «Бер кайтырмын» дигән китабы басылып чыкты. Артыннан үзе йөреп, үзе туплап бастырган китап түгел. 
Аны белгән, аның иҗатын зурлаган әдипләр шулай хәл иткән. 
Шигырьләре яшәгәндә, ул әле үзе дә безнең күңелләрдә яшәр.

...Бүген аны туган ягында – Минзәләсендә соңгы юлга озаттылар. 
Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Салисә апа... 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иии Аллаhым эчендэге кайнаган утларын,сагышларын узе генэ белгэндер мэрхумкэем,анлыйм ,БИК кызганыч.Урынын ожмахларда булсын,Эмин.

    Хәзер укыйлар